поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.01.2009 Җәмгыять

ӘСГАТ СӘФӘРОВ: БЕЗ БАРЫСЫНА ДА ӘЗЕР

Халык милициягә карата төрле фикердә тора, әмма авыр хәлдә калса, барыбер "погонлы"лар янына чаба. "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" газеталары оештырган "туры элемтә" вакытында да Татарстан эчке эшләр министры Әсгат Әхмәт улы Сәфәровка шалтыратучылар күп иде. Әйтергә кирәк, элемтәгә чыгучыларның күбесе шәхси сораулары белән түгел, ә барыбызны да борчыган уртак проблемалар турында сүз кузгатып мөрәҗәгать итте. Министр исә бу сорауларга милиция хезмәткәре буларак кына түгел, үзен гади кеше урынына куеп та җавап бирде. Беренче сорауны исә журналистлар биреп өлгерде.

– Әсгат Әхмәтович, Эчке эшләр министрлыгында хезмәткәрләрне полиграф ярдәмендә тикшерә башладылар. Бу тестны уза алмаган милиционерлар шикаять белән башка органнарга мөрәҗәгать итә башлар дип курыкмыйсызмы?

 

– Башта шуны әйтәсем килә: бу җайланманы 1999 елдан бирле кулланабыз инде. Аны җинаятьләрне тикшергәндә оператив бүлекләр файдаланды. Ә Россиядә беренчеләрдән булып Татарстанда хезмәткәрләргә психологик ярдәм күрсәтү бүлеге оешкач, безнең милиционерлар да тест уза башлады. Тикшерү бары тик кешенең үз ризалыгы белән генә алып барыла.

 

Шикаять белдерсеннәр ансы. Сафларыбызны милиция исе­менә тап төшерүчеләрдән "чистарту" өчен мин теләсә нинди адымга әзер. Полиграф ярдәмендә тикшерү системасы 2006 елда гамәлгә кертелде. Шул вакыттан бирле әлеге тест аша 200дән артык кеше узды инде. Эшендә югарырак вазыйфага күтәрелүчеләр өчен бу – мәҗбүри процедура. Киләчәктә исә эшкә алынучылар да тикшерү узачак. Бу пункт хезмәт килешүендә дә теркәлгән. Анда шулай ук, полиграф тикшерүеннән баш тарту яки аның нәтиҗәләре эштән җибәрү өчен сәбәп була ала, диелгән. Безнең мондый төзәтмә кертү хокукыбыз бар. Әлбәттә, полиграф кеше турында 100 процент мәгълүмат бирми. Бу җиһаз аның нәрсә уйлавын ачыклый алмый бит. Әмма тикшерү нәтиҗәләренә игътибар итү кирәк. Казан гарнизонының ЮХИДИ хезмәткәрләрен тикшергәндә, мәсәлән, кайбер кешеләрнең ришвәт алулары ачыкланды. Әйтергә кирәк, тестны "риск төркеме"нә кергән, үзләренә карата моңа кадәр дә шикаять белдерелгән хезмәт­кәрләр узды. Тикшерү исә бу шикаятьләрнең нигезле икәнен тагын бер кат раслады.

 

– Кадрлар сәясәтенә бәйле тагын бер сорау. Эчке эшләр министрлыгындагы кайбер идарә җитәкчеләре хезмәт­кәрләр азлыгыннан зарлана. Ничек уйлыйсыз, кризис әлеге хәлләрне тагын да катлауландырмасмы?

 

– Хезмәткәрләр җитмәү күрсәткече бездә ике генә процентны тәшкил итә. Ул күп еллар буе саклана һәм округ буенча да, Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында да иң яхшысы дип санала. Ә инде кризиска килгәндә... Җитештерү тармакларында эш урыннары кыскарганда, хезмәт хакы тү­ләнмәгәндә, хокук саклау органнарыннан, кагыйдә буларак, китмиләр. Киресенчә, безгә эшкә киләләр.

 

– Исәнмесез, Казаннан Светлана булам. Автобусларга һөҗүм итү мәсьәләсе борчый мине. Күптән түгел без утырып барган транспортка да һөҗүм иттеләр. Хәзер кызым үзе генә автобуста йөрер­гә курка башлады. Бу очракларны тикшерү эшләре ничегрәк бара?

 

– Тикшерү эшләренең барышын шәхсән үзем күзәтәм. Берничә махсус тикшерү төркеме төзелде. Мондый хәлләр тагын булыр дип борчылмагыз. Бу очраклар кабатланмасын өчен тиешле чаралар күрелде. Оператив хезмәткәрләр эшли, видеокү­зәтү системасы кулланыла. Әле­ге хәлләрне машиналар яндыру очраклары белән чагыштырырга мөмкин. Хәтерләсәгез, бер урында автомобильләр яндыру турында хәбәр таралгач, башка шәһәрләрдә дә шундый ук хәлләр кабатланды. Автобусларга һөҗүм итү очраклары Йошкар-Олада, Пермьдә, Мәс­кәүдә, Санкт-Петербургта да булды бит. Бу җинаятьләрнең ни сәбәпле килеп чыкканы турында фаразларыбыз да бар. Әлегә аларны әйтергә иртәрәктер. Аның каравы, бу җинаятьләргә алдан ук бик яхшы әзерләнгәннәре хәзердән үк билгеле. Тикшерү барышы турында мәгълү­мат җиткерербез.

 

– Башкаладан шалтыратам. Ике кызым бар. Берсе Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына укырга керде. Ул коммерция бүлегендә белем ала. Кызымны бюджет яки ЭЭМ бүлегенә күчерергә ярдәм итсәгез иде.

 

– Бу мәсьәлә өчен мин җавап бирмим шул. Шуңа күрә институт башлыгына мөрәҗә­гать итсәгез, дөресрәк булыр иде.

 

– Институтка бардым инде. Әмма ­соң­­га калганмын – мондый бүлекләрнең барлыгын соңрак белгәнбез. Ә эштә кыскартуга эләктем. Шуңа күрә алга таба кызымның укуы өчен түли алмам дип куркам.

 

– Алайса, барысын да аңлатып, минем исемгә гариза языгыз. Мөрәҗәгатегездә редакциядә узган "туры эләмтә"гә шалтыратуыгыз турында да искәртегез.

 

– Исәнмесез, Казаннан Лерон Сибгатуллин исемле кеше шалтырата. Өч ел элек Авиатөзелеш районына күчеп килгән идем. Беләсезме, "02"гә шалтыратам, ә милиция килми.

 

– Аңладым, Лерон абый. Бу мәсьәләне тикшерермен. Сез миңа ышанасыздыр бит?

 

– Ышанам, әлбәттә. Зинһар, шәхсән үзегез тикшерә күрегез инде.

 

– Ярый, үзем тикшерермен.

 

– Әсгат Әхмәтович, исәнмесез, Казаннан Ирина булам мин. Күптән түгел танышларым бер вакыйга сөйләделәр. Баш тикшерү идарәсендә эшләүче хезмәткәр алардан җинаять эшен ябу өчен акча таләп иткән. Ә акчаны тапшырганда ришвәт бирүчене кулга алганнар. Хәзер менә шуны коррупциягә каршы көрәш дип атыйлар. Ә минемчә, бу – провокация.

 

– Татарстан Эчке эшләр министрлыгында ришвәттән баш тарткан хезмәт­кәрләргә тәкъ­дим ителгән акча күләмен­дә премия бирә башладык. Әмма акча таләп иттең дә, аннары шуның өчен премия алдың, дигән сүз түгел әле бу. Һәр очракны җентекләп тикшерәбез. Бу эш белән прокуратура да шөгыльләнә. Әгәр әлеге очрак провокация икән, ул кешенең милициядә эзе дә булмаячак. Дө­рес әйтәсез, башта ришвәт таләп итеп, аннары премия алу очраклары чыннан да бар. Без дә моны беләбез. Шуңа яхшылап тикшерәбез. Әмма башка юлыбыз да юк. Бу ысул белән хокук саклау органнарындагы коррупциягә генә түгел, гомумән, ришвәтчелеккә каршы профилактика да уздырабыз. Чөнки милиция хезмәткәренә акча тәкъдим иткәнче, кеше башта яхшылап уйларга мәҗбүр булачак.

 

– Ришвәт алмаган өчен хезмәт­кәр­гә премия бирү артык түгелме? Ул аны болай да алырга тиеш түгел бит.

 

– Әйе, бәхәсле мәсьәлә бу. Ләкин һәр очракны рәсмиләштерү өчен бик күп көч түгелә. Әгәр ниндидер шик пәйда була икән, ул хезмәткәр эштән куыла. Шуңа күрә борчылмагыз.

 

– Исәнмесез, Павел Алексеев сорау бирә сезгә. Күптән түгел Чиләбедән танышларым килгән иде. Алар Казандагы йортларның диварлары, коймаларга язылган "досуг" телефоны номерларына гаҗәпләнде. Башка шәһәрләр­дә мондый күренеш юк бит. Халык фикеренчә, аларны юкка чыгару өчен җитәк-челәрнең сәяси теләге җитми. Ә милициянең "досуг" хуҗаларыннан акча алуы, шуңа күрә чара күрмәве турында сүзләр ишетелә. Бу мәсьәләдә сезнең фикерегез ничегрәк?

 

– Мин бит шәһәрнең коммуналь хезмәтләре урынына бу язуларны сөртеп йөри алмыйм инде. Милиция алдына андый бурыч та куелмаган. Ә безне кем­нәндер акча алуда, берни эш­ләмәүдә юкка гаеплисез. Быел гына да фахишәлек оештыру очраклары буенча 29 җинаять эше ачтык. Әлеге телефоннар аша хуҗаларын табабыз. Фахишәлек белән шөгыльләнгән өчен 357 хатын-кызны административ җаваплылыкка тарттык. Бу юнәлештә төрле чаралар күрелә. Телефоннарны өзәргә дә тырышып карадык, Элемтә министрлыгына, "Таттелеком"га мөрә­җәгать иттек. Әмма закон буенча моңа хокукыбыз юк булып чыкты. Хәзер менә Мәскәү­дәге закон чыгаручыларга мөрә­җәгать итү өчен документлар әзерләнә.

 

Башкарылган эшләр моның белән генә бетми. Әйтик "досуг" телефоннарының барысын да бергә туплап, зур тиражлы бер журнал итеп бастыру фикере барлыкка килде. Ул тормышка ашырылды инде – аның беренче саны дөнья күрде. Файдасы бар: миңа килеп ирешкән мәгъ­лүматларга караганда, диварларда, коймаларда яңа язылган номерлар күренми башлаган. Ярый алардан котылдык та ди. Тик фахишәлек проблемасы барыбер калачак бит. Бу мәсьәлә­не милициянең генә хәл итә алмаячагы белән үзегез дә килешәсездер. Әлегә исә безнең яктан закон рөхсәт иткән барлык чаралар да күрелә.

 

– Казаннан Фирдәвес апагыз шалтырата сезгә. Әсгат Әхмәтович, башкаланың Авангард урамында яшим мин. Безнең йорт каршысында салым бүлеге урнашкан. Менә шунда җыелган машиналар ишегалдына чыгарга да, керергә дә ирек бирмиләр. Участок милиционерына әйткән идек, үзегез хәл итегез диде. Зинһар, ярдәм итегез әле.

 

– Аңлашылды, Фирдәвес апа. Анда хезмәткәрләр җибәрербез. Кызганыч, мондый проблема бөтен шәһәрдә бар. Махсус кую урыны каралмагач, машиналарны теләсә кайда ташлап китәләр. Ин­де аларны җыя башласак, милиция гаепле булып кала. Йөртүчеләрне дә аңлыйбыз: кую урыны булмагач, кая барсын инде алар? Ә икенче яктан карасак, машина хуҗаларында да гаеп бар. Аларны культурага өйрәтәсе иде. Кайбер урыннарда парковка булган килеш, автомобильләрен юл читенә ташлап китәләр бит. Болай барса,Универсиада вакытында бик авыр булачак. Чөнки машиналар саны тагын да артачак. Нәрсә буласын күз алдына да китереп булмый. Кытайда ул әнә Олимпиада вакытында җитәкчеләре фәлән вакытта транспорт белән йөрмәүне сорагач, шунда ук урамдагы машиналар юкка чыккан. Ә бездә исә нинди дә булса берәр чара оештырылса, бер атна алдан бөтен матбугат аша шауларга кирәк.

 

– Әсгат Әхмәтович, Казаннан Любовь Алимжанова шал­тырата сезгә. Элек бездә "уен ромашкалары" бар иде. Аллага шөкер, аларны юкка чыгардылар. Хәзер исә яшерен казинолар, "лото" исеме астында эшли торган яңа уен җайланмалары пәйда булды.

 

– Әйе, бар андый нәрсәләр. Утыз җайланманы тартып алдык инде. Билгеле булганча, Россиядә беренчеләрдән булып Татарстанда уен бизнесына киртә куелды. Тик уен бизнесы интернет салоннары, "лото" кебек төрле ысуллар белән яңадан баш калкытырга маташа. Шуңа күрә мәсь­әлә тулысынча хәл ителде дип әйтә алмыйбыз. Әмма без дә тик тормыйбыз. Әйтик, бөтен интернет салоннарын, "лото" җайланмаларын тикшереп чыгарга җыенабыз. Кызганыч, соңгылары закон буенча уен автоматлары булып саналмый. Россиянең Спорт министрлыгында рөхсәт алып, бизнес белән шөгыльләнергә маташалар. Әмма Татарстан Дәүләт Советы чыгарган карар бар һәм, шуңа нигезләнеп, без аларның эшенә ирек бирмәячәкбез. Әлеге җайланмаларны экспертиза уздыру өчен тартып алабыз. Хуҗалары бу бизнестан баш тартмыйча, аларны кире кайтармаячакбыз. Уен автоматларыннан күп җәфа чиктек инде. Әмма мәсьәләне тыю белән генә хәл итеп булмаячак. Чит илләр тәҗрибәсе шуны күрсәтә.

 

– Исәнмесез, Василий Николаевич булам мин. Соңгы вакытта халык арасындагы чуалышлар хакында еш ишетәбез. Кризис уңаеннан мондый вакыйгалар тагын артачак дип тә сөйлиләр. Әйтү­ләренә караганда, бу хәлләргә әзер булу өчен милициянең эш режимын көчәйткәннәр, хәтта хезмәткәрләргә ял да бирмәячәкләр икән. Сез бу хакта нәрсә әйтә алыр идегез?

 

– Илдә чыннан да кризис бар. Моны беркем кире какмый. Милиция исә барысына да, шул исәптән төрле чуалышларга да әзер булырга тиеш. Ә инде хезмәт­кәрләргә ял бирмәү, тәү­лек буе эшләү режимына күчү турындагы сүзләр дөрес түгел. Барысы да тәртиптә. Әлегә бернинди дә чуалышлар юк. Әл­бәттә, борчылу бар. Кыскартулар, вакытында акча тү­ләмәү аркасында килеп туган дәгъвасын халык эштәге җитәкчеләренә белдерә. Мондый хәлләр булды бит инде. Ул вакытта тагын да авыррак иде. Ә инде Владивостоктагы вакыйгаларга килгәндә, ул бу төбәктә еллар буе дәвам иткән уң як рульле иске чит ил машиналарын сату биз­несының юкка чыгуы белән бәйле. Әй­тергә кирәк, шау-шуны әлеге машиналарны сатып алучылар түгел, ә бу бизнес ярдәмендә акча эшләүчеләр куптара. Ил җитәкчелегенең бу мәсьәләдәге карары – вакытлы чара. Чөнки җирле җитештерүчеләргә ярдәм итәргә кирәк, кризис шартларында бигрәк тә. Моны аңларга тиешбез.

 

– Аңлашылды, тагын бер соравым бар минем. Әйтүлә­ренә караганда, кайбер төбәк­ләрдә түрәләрне безнең машиналарга күчереп утырта башлаганнар. Моның файдасы бармы соң? Россиядә җитештерелгән автомобильләрнең күпме ягулык сарыф итүе барыбызга да билгеле бит. Сезнең бу мәсьәләгә карашыгыз ничегрәк?

 

– Миңа калса, популистик чара бу. Беркем дә ниндидер әмер буенча безнең машиналарга күчеп утырмады әле. Бездә, мәсәлән, Премьер-министр шун­дый карар чыгарды: моннан ары яңа чит ил машинасы сатып алмаска. Әлегә булганында йөрергә кушылды. Минемчә, бу дөрес карар һәм моны барысы да аңлый.

 

– Әсгат Әхмәтович, ничек уйлыйсыз, кризис җинаятьчелеккә нинди йогынты ясар?

 

– Әлегә ниндидер йогынтысы сизелми. Октябрь-ноябрь айлары белән чагыштырсак, вәз­гыять шундый ук. Әмма көнкү­реш җинаятьләре артыр дип фаразлыйбыз. Кайбер предприятиеләрдә эш урыннары кыскара, хезмәт хакы вакытында түлән­ми, төзелешләр туктатыла. Бу тармакта эшләгән гастарбайтерлар исә акчасыз калачак. Аны каян да булса алырга кирәк бит инде...

 

– Исәнмесез, Казаннан Андрей шалтырата сезгә. Ибраһимов проспектында урнашкан безнең йортта яшәүчеләрне бөтен Казанны басып алган "досуг" номерларының кайчан юкка чыгачагы борчый.

 

– Андрей, беләсезме, әле берничә минут элек кенә шундый ук сорауга җавап бирдем. Тулырак мәгълүматны газетадан укып белә алырсыз. Бу юнәлештә эшлибез.

 

– Ә сез бу номерлар юкка чыгачак дип ышандыра аласызмы?

 

– Әйе, ышандырам. Озакламый алар юкка чыгачак.

 

– Әсгат Әхмәтович, киләсе елдан Россиядә 14 яше тулмаган балалар өчен "комендант сәгате" кертергә уйлыйлар. Бу мәсьәләдә сезнең фикерегез ниндирәк?

 

– Бу карар аптыраганнан гына кабул ителмәде. Бу фикер Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевнең докладыннан соң барлыкка килде. Балигъ булмаганнар арасындагы җинаятьчелек турында барыбыз да яхшы белә. Алар җинаять кыла, үзләре җинаятьчеләр корбанына әверелә. Әйтегез әле, 14 яше тулмаган балага үзе­нә генә төнге урамда нәрсә калган? Нәрсә җитми аңа? Йә аны әти-әниләре ташлаган, йә ул, гафу итегез, берәр җиренә ма­җа­ра эзләп йөри.

 

Бу вакытлы карар булыр дип уйлыйм. Моңа кадәр аны, үзләрендәге вәз­гыятькә карап, җирле хакимиятләр кулланды. Бәлки, бу мәсьәләгә ил Президентына ук тотынырга да кирәк булмагандыр. Әмма вәзгыять шуны таләп итә. Әлегә закон кабул ителмәгән. Шуңа күрә аның ничек буласын да әйтә алмыйбыз. Милиция хез-мәткәре буларак фикер йөрт­сәм, әлбәттә, мондый чикләүләр фай­далы булыр иде. Ә инде гади кеше буларак, эчкече әти-әниләре тарафыннан игътибарсыз калган, ташланган сабыйлар, үз балаларын яклый алмаган илебез өчен гарьләнәм. Гаиләләр яхшы булса, балалар урамда буталып йөрмәс иде.

 

– Эчкечелек дигәннән, ЛТПларга (дәвалану һәм хезмәт профилакторийлары) ничек карыйсыз? Аларны кире кайтарырга уйлыйлар бугай?

 

– Безнең фикеребезчә, үз вакытында бу мәсьәләдә ашыгып карар чыгардылар. Эчкечеләрне кая куярга соң? Ә алар бик күпкә артты. Исерек иреннән җәфа чигүче хатын-кыз нәрсә эшләсен? Тегесе аңа үтерү белән дә яный, кул да күтәрә. Ә без аны рәшәткә артына озатырга тиеш булабыз. Дөрес түгел бу. Әгәр ЛТПлар яңадан барлыкка килә икән, яхшы булачак. Тик безнең эшебез эчкән кешеләрне суд карары нигезендә мәҗбүри дәвалауга җибәрүдән генә гыйбарәт булырга тиеш. Ә инде аларны дәвалау – табибларның эше. Шуңа күрә ЛТПлар, ягъни дәвалау учреждениеләре берничек тә Эчке эшләр министрлыгы карамагында була алмый. Гомумән, айныткычларны да табибларга тапшырырга кирәк дип уйлыйбыз. Чөнки милиция турындагы законда медицина хезмәтләре күрсәтү турында бер сүз дә юк, безгә андый бурыч та куелмаган. Әмма айныткычларны да эч пошканнан гына саклап калмадык бит инде. Исерекләр үзләре хокук бозмый икән, аларга карата җинаять кыларга мөмкин­нәр. Бигрәк тә суык вакытларда күпме кешене саклап калдык. Алар беркемгә дә кирәк түгел бит. Шуңа күрә алар белән шөгыльләнәбез дә инде. Ә айныгач, бөтен акчаларын эчеп бетергәнне онытып, милицияне урлашуда гаеплиләр. Бу айныткычларны рә­хәт­ләнеп кыскартыр идек тә бит. Әм­ма... Кыскасы, бу мәсьәлә уңай хәл ителер дип өметләнәм. Чөнки медицина айныткычларын саклап калу һәм аларны сәламәтлек саклау органнарына тапшыру мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә берничә тапкыр күтәрелде инде.

 

– Исәнмесез, Яшел Үзәннән шалтыраталар сезгә. Геннадий Егорович булам мин. Идел кичүен узганда, инспекторлар миңа машинадагы 7 яшьлек сабыйны махсус утыргычка утыртмаган өчен 500 сум штраф салдылар. Штрафны түлә­дем инде. Әмма беренче тапкырга җибәрергә дә мөмкин булыр иде бит?

 

– Миңа шалтыратып дөрес эшлисез. Без көн саен инспекторларга йөр­түчеләр белән йомшак һәм игътибарлы сөйлә­шергә кушабыз. Мөмкин булган урында кисәтү белән генә чикләнергә кирәклеген әйтәбез. Фәлән кадәр беркетмә тө­зергә кирәк дигән күрсәтмә юк бит. Сезнең очракта кисәтү ясарга яки аңлатма бирү белән дә чикләнергә мөмкин булыр иде. Инспекторларга тагын бер кат бу фикерне җиткерербез.

 

– Икенче очракта миңа тагын 100 сум штраф салдылар. Якын араны яктыртучы утларны кабызмаган өчен. Анысын да түләдем. Монысында да кисәтү генә ясарга мөмкин булгандыр бит?!

 

– Аңлашылды, Геннадий Егорович. Экипажларга бу фикерне җиткерербез. Әмма мәсьәләнең башка ягы да бар. Сез беләсезме, авария булган юлда эшләүче инспекторларга моның өчен ничек эләгә?

 

– Әсгат Әхмәтович, күптән түгел Мәскәү мэры Россия башкаласындагы күзәтү камераларының файдасы аз булудан һәм бу максатта тотылган акчаның юкка сарыф ителүеннән зарланды. Аның фикеренчә, камералар ярдәмендә ачылган җинаятьләр саны аз икән. Бездә хәлләр ничегрәк?

 

– Җинаять кылучыларны бу камералар ярдәмендә шунда ук эләктерсәк, яхшы булыр иде. Ә җинаятьләр булмаса, тагын да яхшырак. Беләсезме, камералар булган урында андый очраклар юк диярлек. Безнең максатыбыз бер – шәһәрне камералар белән мөмкин кадәр күбрәк күзәтү астына алып, хокук бозу һәм җинаятьләрне булдырмау. Дөрес, чит илләрдә камералар урнаштыру кеше хокукларын бозу булып санала. Әмма алар да бу мәсьәләдә башкачарак фикер йөртә башлады. Чит илләр дә бу системаны кертү турында уйлана. Иң демократик илләрнең берсе булып саналучы Англиядә, мәсәлән, бөтен җиргә камералар урнаштырып бетерделәр. Беркем дә моны начар дип санамый. Казанда 150дән артык камера бар. Бу милициянеке генә әле. Моннан тыш, төрле оешмалардагы сак хезмәтләренең камераларын да үзебезгә тоташтырабыз. Бу бит профилактика. Ә аларның файдасы турында бары тик ачылган җинаятьләр саны буенча гына фикер йөртү дөрес түгел.

 


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 2-3 | 07.01.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»