• 22.09 "Чулпан". Тинчурин театры. 18:30
  • 23.09 "Туй алдыннан". Тинчурин театры. 18:30
  • 24.09 "Өзелгән яфраклар". Тинчурин театры. 18:30
  • 25.09 "Акча бездә бер букча" (Премьера). Тинчурин театры. 18:30
  • 26.09 Зур концерт. УНИКС. 17:00
  • 27.09-30.09 Фирдүс Тямаев. УНИКС. 18:30
  • 09.10-10.10 Илсөя Бәдретдинова. "Вирусыңны сатыйм". Чаллы. С.Садыкова концертлар залы. 19:00
  • 17.10-18.10 Иркэ. Тормыш жиллэре hэм "Бэйрэм" ансамбле. УНИКС. 17:00
  • 10.11 «1+1» Ирле-Хатынлы Солянка. Филармония. 18:30
  • 19.12 Татар җыры. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы. 17:00
Туган көннәр
  • 21 Сентябрь Сәйфи Кудаш (1894-1993)
  • 21 Сентябрь Тәбриз Яруллин
  • 21 Сентябрь Гүзәл Гайнуллина
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • БИКЭЧ БОЗАУ САТЫЛА БАЛЫК-БИСТЭСЕ.89393347194
  • Камское устье швейная машинка сатам тел 89376119575
  • Кама тамагы районы Борынгы Тегу машинасы сатам 2 штук тел 89376119575
  • Продаю швейная машинка 2 штуки в рабочем состоянии старинная всё вопросы тел 89376119575
  • Актанышта ике булмэле фатир сатыла. Тыныч матур урында. Индивидуаль жылыту. Т. 89869336711.
  • Кабак бн Кыяр сатам.хакы килешу буенча.ватсап:89063704679.Башкирия,Илеш районы,Шэммэт авылы.
  • Актанышта кшын киселгэн нараттан 8×10×3.5м; 6×8×3.5м ойбуралары, 4×8×3.5мянкорма бурасы сатыла.Китереп биру момкинлеге дэ бар.Тел:8 917 858 6034
  • Казан, 13 нче мәктәпкә якын 1 бүлмәле фатир снимать итәм.тел.89172337131
  • Автомат Кер машинасы Эшли торган сатып алам.т.89872630522
  • Сдается однокомнатная квартира на улице Губкина на длительный срок. г.Казань.Собственник.тел.89050238959
 
 

 
Архив
 

               

29.06.2013 Мәгариф

“Мәгариф турында”гы үзебезнең канун әзер

Татарстан җитәкчелеге, киң җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булган республиканың “Мәгариф турында”гы закон проекты икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Агымдагы елның 1 сентябреннән закон тормышка ашырыла башларга тиеш.

Татарстан парламентның бүгенге утырышында Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев закон проектына карата 58 тәкъдим кертелгәнен искәртеп узды. Комитет шуларның нибары унысын кабул итәргә тәкъдим иткән. Калган төзәтмәләр исә төрле сәбәпләр аркасында кире кагылырга тиешле дип табылган.

Төзәтмәләрнең бер өлеше федераль законда каралган нормаларны кабатлау белән бәйле рәвештә кире кагылган. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең “Мәгариф турында”гы законында каралган мәсьәләләрне республика канунына күчереп утыру кирәксез дип белдерде. Федераль закон нормалары республика территориясендә болай да гамәлдә булачак.

КПРФ депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән бик күп төзәтмәләр “Мәгариф турында”гы закон кысаларына сыешып бетми. Фәрит Мөхәтммәтшин сүзләренчә, алар, нигездә, социаль юнәлешкә карый һәм шул өлкәдәге закон актларында чагылыш табарга хокуклы. Шундыйлар рәтенә 1,5 яшен тутырган балага мәктәпкәчә белем учреждениесендә урын булмаган очракта, ата-анага 5 мең сум күләмендә пособие түләү, балалар бакчасы өчен компенсацияләрне арттыру, студентлар өчен ташламалы айлык йөрү билетлары булдыру. һ.б.

Кабул ителгән төзәтмәләр арасында исә мәктәп формасына кагылышлысы да бар. Укучыларның киеменә булган төп таләпләрне Татарстан Министрлар Кабинеты кабул итәчәк. Һәрбер уку йорты исә күрсәтелгән таләпләр нигезендә, әти-әниләр һәм укучылар фикерен исәпкә алып, үз мәктәп формасын сайларга хокуклы.

Сүз уңаенннан, бүген Татарстан парламенты бинасында республикабызда тегелә торган мәктәп формасы күргәзмәсе тәкъдим ителде. Нигездә, җирле фабрикалар мәктәп укучылары өчен киемнәрне 1500-3000 сумга тегәргә риза. Дәүләт Советы утырышында 450 мең Татарстан укучысын форма белән тәэмин итәргә республика җитештерүчеләренең мөмкинлеге җитәрлек булу турында да әйтелде.

 

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 28.06.2013
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№10 (843897) / 30.06.2013 15:08:08

Әнгличәннәр килеп үрәтте- Россия империясе таралды.
Әмерикләр килеп үрәтте- СССР таралды.
Чихлар килеп эребизия ясады- фән тарала.
Гөрҗиләр килеп үрәтсә рәсәйдә таралмас микән әле.
- Әлүүүүү, Сәкәшбили, кайда йөрисең, үрәтергә кил тизрәк!

№9 (843895) / 30.06.2013 14:54:37

Сноуденны да яшерә алмагач мине яшерә алмаулары көн кебек ачык.Мин Татарстанның бер бик зур серен ачып салырмын дигән идем,аннары Төркиядән качу урыны сорарга иде исәбем.Булмас инде бу,мине яшерә алмаслар,куркырлар.

№8 (843893) / 30.06.2013 14:48:36

Еврей малае тәрәзә ватса,аны ата-анасы әрләми,ә бәлки киресенчә, син улым тәрәзәне матур ваттың,синнән дә әйбәтрәк ватучы юк,ләкин ник ваттың соң,моның файдасы бармы дип сорый.

Бер сүз бн әйткәндә- еврей.

№7 (843867) / 29.06.2013 23:33:05

Чынлыкта Академия наукны бетерәләр икән бит. Кичә ЭМ да тапшыру булды бу турыда. Академия номинально кала, ә фән белән идарә итү тулаем ниндидер, әлегә билгесез агентство кулында булачак, ди.Бу инде бетүнең соңгы ноктасы.170 млрд акча бирәчәкләр диме киләсе елга.
Сколководан ни чыкканы күз алдында... җилгә очасы ап-ачык. ПФУны карагыз...Бөтен рейтингларда аска тәгәрәде. Россияне тулаем деградация каплады.

Минем бу биттә икенче тема, яһүдләр билгеләп узган Ходорковскийның 50 яшҗлек юбилеена кагыласым килә. Искә алмасидем, бүген ЭМ да Ларина аның анасы белән сөйләште.Хатын-кыз буларак фикерләре ничек булыр, яңача яңгыраш булмасмы дигән идем... Кызганыч...
Ларина, аңа хас темперамет белән сөйли инде... Менә көнбатыш та берничек тәэсир ясарга теләми. Аңа каршы әни кеше хаклыкны әйтә, ну что поделаешь, нефть, газ, геополитические интересы. Если только народ надавит. Но народ равнодушен... Әлбәттә, әни кеше буларак аңлыйм бер яктан, әмма икенче яктан, син әни КЕШЕ буларак башка кешеләрнең дә ни өчен икәнен битараф икәнен аңларга тиеш идең. С какого фига халык милке булган нефть-газ Ходорковскийныкы гына булган иде соң ул?? Пенсияләр түләнми, зарплаталар түләнми, ил тулы эшсезлек, тик президент булырга теләүче олигарх Ходорковский бар иде. Путинның властьтан китәргә теләмәвенә каршы булсам да, ул килгәч пенсияләр түләнә, минималь зарплаталар бирелә башлады.Мин боларны бик яхшы хәтерлим. Һәм халык меньшее злога тавышын бирә. Бу яктан караганда Ходорковскийны күпме алдан чыгарсалар, шулай яхшырак булачак иде. Чөнки Путин режимы үзенең соңгы стадиясенә кергәндә, Ходорковский шәхесе киресенчә көч алуы бар. Безнең халык обиженныйларны ярата, ә мин исә Ходорковскийның властька килүен теләмәс идем.Ходорковский, әлбәттә, көчле шәхес. Әмма аның анасы халыкның ни өчен битараф икәнен аңламый алмый икән, димәк ул үстергән ул (сын) да шул дәрәҗәдә халыкка битараф, бары үз амбицияләрен генә аңлаучы кеше.Ул язганнарны караштыргалап барам, бернинди үзгәреш юк.Властька каршылык бар, әмма нинди яңалык һәм үзгәреш белән киләчәксез, бу турыда берни дә юк!!!

№6 (843824) / 29.06.2013 14:40:11

/Шундыйлар рәтенә 1,5 яшен тутырган балага мәктәпкәчә белем учреждениесендә урын булмаган очракта, ата-анага 5 мең сум күләмендә пособие түләү, балалар бакчасы өчен компенсацияләрне арттыру, студентлар өчен ташламалы айлык йөрү билетлары булдыру. һ.б.\

Бразил халкы урамга чыкты шул. Әзрәк шөлләтә дә торгандыр инде.

№5 (843815) / 29.06.2013 12:49:48

Ялгышасыз,Бетте.

Аерым рус мәктәпләрендә югары "дворян" балаларын укыту бара рәсәй буйлап. Ул мәктәпләр барлык рус балалары өчен дә,башка хаыклар өчен дә түгел.(башы яследән башлана). Бу мәктәпләр турында кычкырып әйтмиләр. Старшии браттан үрнәк алып,татар да,талантлы татар балалары учен,шундый мәктәпләрне булдырса икән урыннарда. Бу эшләрдә ЗЫЯЛЫ татар байлары катнашса,бигрәк тә яхшы булачак. Бу эшләрне,акыллы,мәнле,укыган татар патриотлары гына башкара алачак

Киң халык массаларына бетте ул мәгәриф. Ялгышмагыз.

Татар да үзе турында уйларга тиеш!!!

Соңа калмасак ярар иде.

№4 (843814) / 29.06.2013 12:47:26

Вот из-за таких "избранных" депутатов страна и долшла до ручки!Лучше, граждане депутаты, верните ваших детей из Англии и пусть учатся в татарстанских школах-это будет лучшей рекламой для образовательной системы РТ! А то получается, нашим детям командуете, что делать и что носить, а своих гурьбой отправляете за рубеж.НЕПОРЯДОК!

№3 (843807) / 29.06.2013 11:00:26

Бетте, Фурсенко һәм башкаларны гына гаепләү дөрес түгелдер. Укыйсы килмәгән, но яхшы яшәргә теләгән бер халык кастасы (күп чакта, закон белән ладит итмәүче), үз требованиесен диктовать итә башлады. Ялган дипломныларны, укып-укып та белем алалалмауны-катыргы өчен укымадым диючеләрне, бер дүртле аркасында укырга керә алмадым дип, колакка тукмач элүчеләрне, югары постларга выдвигать итүләре, пропоганда өлкәсендә, шулар доминировать итү, шуның ачык мисалы.

№2 (843806) / 29.06.2013 10:51:03

Рәсәй - мәгариф турындагы канунда туган тел дигән категория булмаган дөн-яның бердәнбер иле. Анда "дәүләт теле" һәм "регионал компонент" терминнары кулланылган. Кайсы вакыттан башлап кешенең туган теле, ата-анасының теле - гарип бер компонент кисәгенә әйләнде соң әле? Бар Европа илләрендә дә, Америкада да - туган телне белү, өйрәнү, аннан имтихан бирү - мәҗбүри, аннан башка бер генә балага да аттестат бирмиләр. Рәсәй үзенең бу кануны белән, бу илнең дөн-ядагы иң реаксион, иң колониал ил икәнен тагын бер тапкыр раслады.

№1 (843805) / 29.06.2013 10:50:17

Рәсәйдә мәгариф дигән әйбер бетте инде ул, үлде, дөмекте. Иң күп укый торган илдән илдән иң аз укый торган илгә әйләнде бу ил. Ил халкы, аеруча яшләр белем буенча иң артта калган Африка илләренннән дә түбәнрәк хәзер. Андый белем дәрәҗәсе белән бервакытта да бу ил алдынгы технологияләргә, новасияләргә ирешә алмаячак. Америкада да ике-өч тапкыр күбрәк укыйлар хәзер. Япон балалары көн саен ике сәгат информатика, математика өйрәнәләр, ә бу илдә - атнасына дүрт сәгат. Илне юкка чыгару өчен махсус куелган дилетант һәм коррупсионнарның җитәкчелек командасының ачык вәкиле Фурсенко һәм башкалар юкка чыгарды ул мәгарифне махсус, халыкны маймылга әйләндерү өчен, үзләренең коррупсионлыкларын аңларлык илдә бер кеше дә калмасын өчен.
Бу илне бернинди дә яхшылык көтми, иң начар ссенарийга әзер булырга кирәк, халыкның шулкадәр дә аңгыралыту, миңгерәлетү шартларында. Чөнки һәр илнең үсеше – аның халык сыйфатына, ул халыкның аң-белем дәрәҗәсенә туры пропорсионал. Ә аң-белемнең чамалы гына түгел, тәмам мокытлык дәрәҗәсенә төшеп баруына ачык дәлил – 2000-че елларда кабул ителгән бар карарлар, бар кануннар (ВТОга нинди шартларда керүләрен генә алыгыз). Алар барысы да бу илгә каршы, бу илне юкка чыгару өчен, халыкара капитал мәнфәгатләрендә, аны, аларның чимал чыганагына әйләндерү өчен эшләнгәннәр.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте