27.06.2013 Җәмгыять
Күпсенми торыгыз яки Хәлең ничек, пенсионер?
Беркөнне телефоныбыз чылтырады. Чәбья авылыннан (Мамадыш районы) Мәхмүт агай Габитов икән. Без аның белән Мамадыш педучилищесында бергә укыган идек. Бер газетада югары дәрәҗәдәге чиновникларның пенсия һәм резерв фонды акчаларын үз белдекләре белән теләсә-ничек туздырулары хакында укыган да, шуңа борчылып чылтыратуы икән. Мәкаләнең кайбер өлешләрен миңа да укып күрсәтте. Илнең иң көчле финанс агымы режимны саклауга, полициягә, чиновникларны тук яшәтүгә тотыла икән. Пенсиягә чыгу яшен 65кә җиткерү турында да сүзләр бар иде анда.
Чиновникларның тел төбеннән аңлашылганча, дәүләткә авырлык килмәсен өчен җүнле пенсионер 70кә җиткәч үзе белеп “тегендә” китәргә тиеш икән. Мәкаләдә ачыктан-ачык язылмаса да, мондый вәзгыять күптән бара түгелме соң? 70тән узган өлкәннәрне сырхауханәләргә бик теләп алмаулары шул “балык башы” түгелме? Чирең турында әйтсәң, кайбер табиблар: “Сиңа ничә яшь соң?” – дип, йөзләрен кыйшайталар. Нигә японнардан үрнәк алмыйлар икән алар? Анда гомернең уртача озынлыгы 80 яшьтән артык. Пенсионер сәяхәткә барырга теләсә, аны Европага, Америкага бушлай җибәрәләр икән бит! Ә безнең район үзәгенә барып кайтырга да хәлебез җитми. Мескен пенсиябезне ут яндырган, газ яккан, су тоткан өчен түлибез, фәлән кадәресен салымнарга, файдасы булмаган, әмма бик кыйммәт даруларга тотабыз, шуннан чәй-шикәрлек тә акчабыз калмый.
Салым дигәннән, 30 ел элек машина алган идем. Хәзер миңа 80 яшь, машинада берничә ел йөрмим инде, җәй ахырында урманга гөмбәгә генә барып кайткалыйм. Ә техник күзәтү үтәргә баргач, автогражданка салымын барыбер түләтәләр. Путин пенсионерларны бу салымнан азат итәбез дип вәгъдә биргән иде дә, ләкин әлеге яңалык түрәләргә ошамады ахрысы, вәгъдә чынга ашмады.
Тагын бер мисал китерим әле. Монысы Җиңү көне хакында. Мин 1944-45 елларда элекке Тәкәнеш районының 1 Май колхозында сугышка китәсе атларны тәрбияли (кыш көне суларына кадәр җылытып эчердем) һәм аларны район военкоматына үз кулым белән илтеп тапшыра идем. Миңа ул вакытта 11 яшь иде. Александр Некрасовның “Мужичок с ноготок” әсәрендәге кебек кышкы 30-35 градус салкыннарда ат җигеп, авылдан дүрт-биш чакрым ераклыктагы урманга утынга бара идем. Ач бүреләр ат чанасына ияреп, мине авылга кадәр озата киләләр иде. Мин бик батыр идем, бу хакта газеталарга да яздылар, әле яшүсмер бала булуга карамастан, үз-үземне аямый эшләгәнем өчен 1946 елда медаль белән дә бүләкләделәр. Колхозда ат каравымны дәлилләүче документларым да бар, ләкин миңа “Тыл ветераны” исеме бирмәделәр. Бу – закон чыгаручыларның наданлыгы. Хәзерге өлкән пенсионерлар – Бөек Ватан сугышы чоры балалары, яшүсмерләре. Ул чакта шәһәр балалары 10-11 яшьтән станок артына басса, без – аларның авылдагы яшьтиләре, сыер җигеп, басу сукаладык, җилкәләргә тубал асып, авыл картлары белән бергә чәчү чәчтек. Бәрәңге белән алабута оны буталган сыек шулпа эчеп, каткан телогрейка, чабата киеп, 10-12 сәгать эшли идек. Әмма бирешмәдек, эшләдек, булдырдык, дошманны җиңдек. Ләкин безне хәзер гаеплиләр, имеш, без коммунистларның рәхәт тормышы өчен көрәшкәнбез, әтиләр, абыйлар шулар өчен яуда башларын салганнар икән... Минем дә ике абыем сугыш кырында ятып калды, әтием Мәскәүдән Берлинга барып җитеп, аннан японнарга каршы Ерак Көнчыгышта сугышып, яу кырында 7 ел йөреп кайтты. Саимә апам трудармиядә эшләде. 9 Май – Җиңү көне миңа бәйрәм түгел, ә кайгыхәсрәтне тагын бер татып карау, яңарту көне.
Депутатлар “Тыл ветераны” исемен 14 яшьтән эшләүчеләргә биреп дөрес эшләмәделәр: эшләмәгән кешеләр дә шул исемгә лаек булды, ә чынлыкта эшләүчеләр кыерсытылып калды.
Инде Чәбья авылыннан чылтыраткан Мәхмүт агай укыган мәкаләдән аңлашылганча, балачагын сугыш урлаган, авыр эштән гомер буе башы чыкмаган пенсионерларның гомерләрен күпсенә башлаганнар икән. Күпсенми торыгыз әле! Без авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән халык, түзәрбез.
“Татарстан яшьләре”ндә 2004 елның 30 сентябрендә басылган “Ялгыз йөрәк тиз суына” дигән мәкаләне җыеп куйган идем. Анда мондый юллар бар: “Менә кеше пенсиягә чыга һәм инде аның эшкә килеп йөрүен өнәми башлыйлар, инде аның акыл өйрәткәнен тыңлаучылар юк”. Ә бит элек өлкәннәрнең акыллы киңәшеннән башка бер эш тә эшләнмәгән. Гаиләдә өлкәннәр сүзеннән чыгу булмаган. Коммунистлар заманында да өлкәннәр советы эшләде әле, шуңа да авылларда һәм шәһәрләрдә тәртип иде.
Кыскасы, өлкәннәрне хөрмәт итмәгән илдә беркайчан да тәртип булмас, ишелер, җимерелер ул ил.