|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2013 Җәмгыять
![]() Казан никах тантаналары өчен төзелгән бинага исем сайлый5 июльдә Казанда никахларны рәсми теркәүче яңа ЗАГС бинасы ачыла. Казан Универсиадасының 27-нче җәйге Универсиада булуы хөрмәтенә, бу көнне биредә 27 яшь парны теркәячәкләр. Киләчәктә Казандагы никахларның күпчелеге шунда узачак. Бинаның өч бүлмәсендә көненә бер йөзләп никах тантанасы үткәрү мөмкин булачак, диелә. Әлегә яңа корылманың рәсми исеме юк. Хәзергә аңа "Казан" тантаналар үзәге" дигән исем бирү тәкъдим ителә. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин аңа исемне шәһәр халкының фикер һәм тәкъдимнәре нигезендә сайлаячакларын белдерде. Башкала мэриясенең интернет сәхифәсе аша һәр казанлы үз тәкъдимен җиткерә ала. Моннан тыш фикерләрне телефон аша башкаланың үзәк ЗАГСына шалтыратып та әйтергә була.
Марсель ӘСКӘРОВ |
Иң күп укылган
|