|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2013 Мәдәният
"Зәңгәр шәл" 4 телдә куелачак8-14 июльдә – XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының Мәдәни программасы кысаларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Казаныбыз кунакларына үзенең иң популяр 7 спектаклен тәкъдим итә. Спектакльләр циклы театрның “йөзек кашы” булган Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән ачыла. Бу юлы легендар спектакль берьюлы дүрт телгә - рус, инглиз, француз һәи испан телләренә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителәчәк. Тамашачының аңа игътибары кимеми, ул 1962 елдан бирле татар театры сәхнәсеннән төшми. Әсәр әдәбият күзлегеннән бик үк көчле булмаса да, пьесага, яшерен шигъри шифр итеп, ир-ат һәм хатын-кызның милли идеалының мәңге яшь, мәңге гүзәл образлары, халыкның ирексөяр холкы, туган җиренә мәхәббәте салынган. Татар театры феноменын аңлар өчен “Зәңгәр шәл”не карарга, аны вакыйгалар тезмәсе буларак кына түгел, ә куәтле эмоциональ агым итеп кабул итәргә кирәк.
|
Иң күп укылган
|