поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.01.2009 Җәмгыять

ФӘНИС ЗЫЯТОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Каршы алыгыз!..

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ИМТИХАН  

 

Ак каеннарга тиңлим буеңны 

Ходай биргән сиңа сылулык.

Үзеңә тиң пар канатың табып, 

Яшәвеңне телим куанып. 

 

Сафлыгыңны сакла насыйбыңа  

Яманнардан Аллам сакласын.           

Тотсаң үгет-нәсихәтләремне, 

Бу дөньяда сәвап аласың.  

 

Әhли дөнья нәфси тозакларның   

Пәрдә арты бигрәк куркыныч            

Саклан ялгышудан, хаталардан          

Ялвар ходайга, булырсың тыныч!

 

Тудык сыналырга, әгәр сынсак

Ничек кичәрбез сират күперен?

Кылдан нечкә, кылычтан үткен күпердән

Чыгаралмас азгын нәфси күңелең.

 

Алда әле авыр сынаулар бар

Кирәк сылулыкның сафлыгы

Кирәк сәваплы эш-гамәлләр,

Күңел дөньясының аклыгы.

 

1998    

 

 

ӘДӘП

 

hәр җирдә вә hәр вакытта кирәк безләргә әдәп,

Әдәп булмаса күңелдә, белегез, эшләр харәп.

 

Әдәплелек hәм тыйнаклык пәйгамбәрләр сыйфаты,

Ахирәттә бу мөэминнәр алыр изгеләр сафы.

 

Бер милләтнең олулыгы, сизелер тыйнаклыгында,

Әдәп түгел әлбәт, дуслар, кашның кыйгачлыгында.

 

21.11.2007

 

 

***

Карау булса, күзнең зинасы,

Күп сөйләшү телнең зинасы.

 

***

Мөлаемлык вә итәгать иманның галәмәте,

Файдасыз hәм күп сөйләшү риялык галәмәте.

 

 

ҮРНӘК СЫЙФАТЛАР

 

Сабыр булыйк, чыдам булыйк, дөрес һәм тугъры булыйк!

Хаталардан, ялгыш юлдан, зинадан ерак торыйк!

Яхшы кешедән үрнәк алыйк, начарлардан гыйбрәт,

Тирләтер мәхшәр көнендә, ялган әйтү һәм гaйбәт.

 

Әти- әни, өлкәннәргә итәгатъ, хөрмәт итик,

Яшь буын тәрбиясенә, зинһар, игътибар итик!

 

Күркәм әхлак, гыйлем, игелеккә өндәү безнең эшебез,

Дин вә телнe сакласак, бердәм булыр безнең көчебез!

 

Ерак торыйк кяфер, мөшрик, мөнафыйкъ ишеләрдән.

Ырымнарга ышанучы, мәкерле кешеләрдән.

 

Харут һәм Марутның кыйссасын укыйк, өйрәник, белик,

Сихер, күрәзә һәм багуның гөнаһ икәнен белик!

 

Хәрам ашы, кеше хакы - бигрәк нечкә мәсьәлә.

Хәләл ризык, юмартлык белән чишелә бу мәсьәлә.

 

Киң күңеллелек, кичерә белү, Рәсүлемнeң үрнәк сыйфаты,

Тәкәббер, саран, әдәпсез булуның җәзалары бик каты.

 

Хакыйкатькә иман итик, өйрәнергә омтылыйк

Җыен юк-бар сафсатадан, дусларым, ерак торыйк!

 

02.11.2005

 

 

БАЛА КҮҢЕЛЕ КАЙЛАРДА?

 

Әйе, күңелләргә бик авыр, сызланасың, елыйсы килә кай чакларда,

Ялгышасыз, hәр вакытта булмыйдыр ул бала күңеле иркен далада.

 

Безгә кирәкми буш бәйрәмнәр, кичәләр күңелләрдә бозлар эреде,

Җаныбызга Ислам, Милләт, Ватан өчен якты иман нуры өрелде. 

 

Безгә кирәкми маңкортлар, кирәкми комсыз акча кортлары,                                                                                                                 

Безгә кирәк ирек, ислам, рәсми тел hәм инсан хаклары.     

      

Кирәкми безгә намусын, җанын сатканнар, кирәкми урам этләре,          

Кирәкми ялган тарихчылар, кирәкми кан имүче урман бетләре...  

 

Хас түгел безнең татарга кул кушырып утыру, эшсез өйдә тик яту, 

Кан кою түгел максат, вәхши түгел без, тик кирәк акыл белән атып калу. 

 

Аллаh саулык бирсен, дога кылыйк, булсын дәүләт теле безнең туган телебез,                                                                                                  

Ислам, әхлакъ, белем-тәрбия, сәнгать белән үтсен безнең hәp көнебез.                                                              

 

Күңел боларда булмаса, булса башка гамәлдә, димәк, ул черек күңел,

Ислам, Милләт, Ватан өчен янып-көймәгәннәр, безгә hич кирәк түгел!

 

1996      

 

                                             

БАЛАЛАРГА АТА ҖАВАП БИРСӘ?

 

Балаларга ата җавап бирсә.

(Н.Нәҗми)

 

Балаларга ата җавап бирсә,

Сөяр иде сабый чуклы курчакны.

Хөрмәт итәр иде, бала кечкенәдән 

Ак калфаклы ерак кунакны.

 

Тибрәтсә бишектә ана, нарасыен

Көйли-көйли, йөрәк җырларын

Сөяр иде, сабый, сөяр иде

Бу галәмнең яшел нурларын.

 

Аңлатса әбекәе, әкият сыман

Изгеләрнең аклык көрәшен

Белер иде, бала, белер иде

Ак яулыкның ниләр бирәсен!

 

Иренмичә, бабай, сөйләп торса

Акбай, ташчы егет… турында

Яклар иде, бәлки, Шүрәлене,

Су анасын тиеш урында…

 

Балаларга ата җавап бирсә,

Сөяр иде Идел буйларын.

Хөрмәт итәр иде бала кечкенәдән

Илкәенең изге суларын.

 

Малаена ата җавап бирсә,

Өфләр, милли курай, кубызын

Йөрәгенә буяу манар иде,

Сайлап яшел, ак һәм кызылын…

 

13.09.2005

 

 

ЧИШМӘ БАШЫ                        

                                                                                 

Кайда безнен чишмә башы,                

Туктап калган агышы.                                                         

Югалган чишмәләр кебек                                                 

Безнең нәсел язмышы.                                               

(Г. Зәйнәшева)

           

Чишмә улагы исә,

Саф көмештән куелган.

«Чишмә башы»,- диеп анда,

Алтын белән уелган.

             

Таң алдыннан сайраучы,

Сандугач кына түгел.

Сусаган милләтне монда,

Чакыра, әйди күңел.

                                          

Җанга сихәт бирә суы,

Иелеп эчкән чагында.

Тагы бер сере чишмәнең,

Чакыру агымында.

 

Ясаганнар чишмәләрне,

Охшатып мәчетләргә.

Манарадагы азанның,

Кайтавазы безләргә.

 

Кайтаваз кайтты әйләнеп,

Сибелгән татарларның.

Милли үзаң бөреләнде,

Югалган бабаларның.

 

Нәсел дәвамы чишмә башы,

Тирәсендә куе тал-тирәк

Буылмасын өчен тагын агышы,

Иманлы зирәк,

Яшь буын кирәк!

 

1997

 

 

ДИМӘК...

 

Сиңа охшарга телим мин,

Синең кебек булу хыялда.

Димәк,

Кирәк тимер йозак куеп,

Нәфсемне дә бераз тыярга. 

 

Сиңа охшарга телим мин,

Синең кебек булу хыялда.

Димәк,

Сызылып ал таң атканда,

Юнәлешем булсын кыйблада. 

 

Сиңа охшарга телим мин,

Синең кебек булу хыялда.

Димәк,

Кайта күңел ерак далалардан,

Хезмәт өчен туган ояга.

 

Сиңа охшарга телим мин,

Синең кебек булу хыялда.

Димәк,

Хөрмәт итә белү кирәк,

Сөя белү кирәк дөньяда...                      

 

1999

 

 

ӘЙ, АНА                                             

 

Күкрәк сөтең биреп,

Җылы назың биреп,

Бишек җырың җырлап,

Йомшак тәнен сыйпап

Үстергән балаң кайда?

Әй, изге газиз ана,

 

Төн йокыларың биреп,

Бар сабырыңны биреп,

Йөрәк тибешен тыңлап,                                                     

Сулыш алышын тыңлап,

Үстергән балаң кайда?            

Әй, изге газиз ана,                                         

                                                          

Аның өчен кайгырып,

Аның өчен борчылып,

Егылганда юаткан,

Теләгәндә йоклаткан,

Әлли-бәүне көйли-көйли,

Әкиятләр сөйли-сөйли,

Кочагыңны ачып аңа

Тәрбия биргән бала

Xәзер кайда ул, ана?

 

Бала күңеле саф галәм ул,

Кая борсаң шунда борыла.

Сызсан  әгәр ак нур күңеленә,

Шул нур белән тормыш корыла.

 

Ә, син ана, көйләдеңме

Бишектә үк татар көйләре?

Ачылдымы теле «әннә»- диеп,

Юкса чит телдә идеме,

Әйткән иң беренче сүзләре?

 

Аңлаттыңмы җан бирүчесен,

Әйттеңме кем икмәк бирүче?

Бул, син ана, бала күңеленә,

Акбур белән ак нур сызучы!

 

1997

           

 

КИЛДЕ КАЙТАВАЗ

 

Бу матурлык, бу дәрья

бу яшәешне,

белсәм дә,

иеп башым, ачып кулым,

дидем: "Кем яраткан? Кем хуҗа?"...

 

Йөрәгемне корбан чалып,

ишетелде кайтаваз...

 

Алайса бу куе урманнарың

иген басу кырларың,

күлләрең, болыннарың,

карлы мәгрүр тауларың,

белсәм дә,

горур басып туфрагыма,

сорадым: "Ә кемгә соң алар әманәт?"

 

Йөрәгемне корбан чалып,

җаннарыма сиxәт салып,

ишетелде кайтаваз,

ишетелде кайтаваз.

 

25.06.2008 Анталия.

 

 

КЫЯЛАРДА БӨРКЕТ

 

Oчып йөри бөркет hаваларда,

Киң кырларга гүя ул ия,

Теләгән кыяга оя кора,

Кыя да аңа гүя баш ия.

 

Барча кош-корт аннан тетрәп тора,

Хәл-әxвәлен белә тереклек,

Ялгыш адым, шунда hөҗүм сиңа,

Тыйнак булсаң, кыла изгелек.

 

Канатларын җәеп иркенлектә

Бөркет оча туган җирендә.

Беркем аны шүрләталмый,

Туган җире - кыя илендә.

 

Якташ, әйдә күтәр башың,

Син бит хуҗа туган илеңдә,

Бөркет кебек оч син югарыда,

Баш исеннәр сиңа җиреңдә.                           

 

 

НИШЛИСЕҢ?

 

Ислам дине өчен шигырь язсаң,

Гаепләнер...

Укый алмас мөэмин-мөселман

Нишлисең?!

«Яз!»,- дип Алла әмер бирсә,

Шигъри моң белән бизәлсә иман.

 

Туранчылык өчен шигырь язсаң,

Ләгънәтләнер...

Укый алмас төрки милләтең

Нишлисең ?!

Дуслар әйтсә, «туктама», - дип,

Милли үзаң белән тулса хисләрең.

 

Милләт өчен шигырь иҗат итсәң,

Каhәрләнер...

Укый алмас татар дөньясы

Нишлисең ?!

Язасың да, язасың,

Чукынсын дип, фани дөньясы!

 

04.01.1999

 

 

ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРГӘ

(Татар җанлы яшьләребезгә )

 

Нинди рәхәт, күңелле, куанычлы,

Аңлашканда газиз ана телемдә,

«Мин татарча сөйләшәм»,- дияр яшьләр,

Шаулап чәчәк аткан данлы илемдә.

 

Күкрәк киереп: «Саумы?», - дидем,

Узып барган таныш түгелгә,

«Якши», - диде хаталы да булса,

Җылы керде минем күңелгә. 

 

Күрдең, дустым, аңлат дәртең,

Бөтен җирдә туган телеңдә.

Син сорасаң: «Нихәл?», - диеп,

Мәҗбүр калыр «Әйбәт!», - дияргә. 

 

«Якши», - дигән юлчы татар түгел иде,

Димәк, кыса аны катгый карарлар,

Су астыннан да калкып чыгар,

Горур «Үзебез»нең татарлар!

 

 

ЯРСУ АТЛАР    

                                                                                             

Атлар чаба ярсып алга,

Урман күлләре аша. 

Зәңгәр суның дулкыннары,                 

Куркып бәрелә ярга.   

                       

Бәйсез атлар чаба алгa,                      

Барча тереклек юлны бушата.            

Беркем аларны өркеталмый,               

Киртәләр дә алмый туктата.    

           

Корылса да тозак, киртәләр                           

Таптап аны изеп китәләр.                                                      

Чөнки алар кара урманнардан,                                   

Яктылыкка сәлам илтәләр.                                                                                        

                                                                      

Куркыныч урман артта калды,

Суларны да йөзеп чыктылар.  

Бертуктаусыз үләнгә мул,                   

Болыннapга чаптылар.            

                                                                      

Чагыштырдым сине, халкым,               

Ярсып чапкан атларга.                        

Укы, ата бу шигырьне,                        

Үсеп барган балаңа.    

 

 

ҖЫРЛАРЫМНЫ АТАДЫМ

 

Кирәк вакытта рухым булды,

Булды көем, моңым, җырларым

Күңелемдә нечкә хисләр булды,

Ә  хисләрдә, якты юлларым.

 

Абага чәчәге йотып сиздермичә,

Ак тасмалар җәйде юлыма.

Дөрләп янган тормыш сәхнәсендә,

Ак каләмен бирде кулыма.

 

Шигырьләрдә ялгыз калдырмады,

Гел янымда булды остазым

Аның изге йөрәк җылысыннан,

Мин hәр вакыт үрнәк алалдым.

 

Сөю булды кайчак йөрәгемдә,

Көлүемдә булды көлешем

Уйлаганда уем була белдe,

Төшенкелекләpдә өметем.

 

Бөтен белгән рух азыгым,

Җырларымны аңа атадым.

Җан җылысын  йөрәгемдә тойсам,

Күңелемдә тоям назын - атамның!

 

 

СҮЗЛӘР

 

Ах бу күңел рәнҗетүләр дисеңме,

Каты әйтү, тозмы салулар.

Кайчак белеп, кайчак белми,

Арттан гайбәт cатулар. 

 

Күңел бит ул, бер нечкә хис

Алмаз бөртеге ләкин мамыктай

Сөйдергән дә, биздергән дә сүзләр,

Йөрәккә кадалган да шул уктай.

 

Сүзнең бар ачысы, төчесе дә

Телнең дә бит күрке ул

Утка этеп кертүче де,

Уттан коткаручы да ул.

 

Ватанны да саклый сүзләр

Саттырган да шулар шул

Туфракны үптергән дә

Издергән дә шулар шул.

 

Тынычлык китергән дә сүзләр,

Аны бозучы да ул

Түргә утыртучы да сүзләр,

Гүргә кертүче дә ул.

 

Декабрь 2005

 


Фәнис ЗЫЯТОВ
Матбугат.ру
№ --- | 10.01.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»