25.06.2013 Җәмгыять
Тукайны укыткан Мотыйгулла Төхфәтуллинның ерак туганы булып чыккан Рамил Юныс Җаекка баргач ниләр белде? (ФОТО)
Җаекка бару турында Рамил Юныс белән ел буе хыялландык. Хыяллануның сәбәбе шунда: ул миңа Казахстанның Җаек шәһәрендә Кызыл мәчетнең беренче имамы булган, бәләкәй Апушны үз мәдрәсәсенә укырга алган Мотыйгулла Төхфәтуллинның үзенә туган тиешле булуын әйткән иде. Мин атаклы Кызыл мәчетнең бүген дә эшләвен, Тукай-Апушның заманында шул мәчеткә намазга йөргәнен сөйләгәч, Рамил хәзрәт бөтенләй сабырлыгын югалтты. Очрашкан вакытларда йә телефоннан сөйләшкәндә сүзен: “Җаекка кайчан барабыз?” – дип тәмамлый башлады.
Ниһаять, быел мине “Тукай фонды” президенты буларак Җаекка, Казахстанның республика Сабан туена чакырдылар. Җаектагы Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов: “Риман абый, үзең белән тагын ике-өч кеше алып кил!” – дип шалтыраткач, башка килгән беренче уй Рамил хәзрәт белән сәфәр чыгу иде. Шатланып риза булды ул: “Минем машина белән барабыз, хәләл җефетемне дә алсак ярыймы?” – диде. Әле бит Лилия ханым да – Мотыйгулла хәзрәтнең якташы.
.jpg)
2010 елны без – Тукай фонды хезмәткәрләре Гөлназ Галимҗанова, Рамилә һәм Альбина Газизуллина, тагын ике галим һәм мин фәкыйрегез Җаекта булып, андагы татарлар хакында күп мәгълүматлар туплап, бу шәһәрдә 12 ел яшәп егет һәм шагыйрь булып җитешкән Тукай эзләрен барлап кайткан идек инде. Шуңа күрә бик белдекле кыяфәт белән юлдашларыма Җаек турында сөйләп бардым. Тукай язмышында гаять зур роль уйнаган Мотыйгулла хәзрәт турында гыйлемем дә шактый иде. Шуның өстенә әлеге шәхес турында аның якташы, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев миңа бик кызыклы һәм гыйбрәтле язма да китергән иде.
Юлдашларыма “ликбез” уздырганда, шул язманы да файдаландым, Рәмис туган гаеп итмәс дип уйлыйм. Бер уйлаганда Мотыйгулла хәзрәтнең һәм Тукайның тормыш юллары кисешү очраклы кебек. Тарихка күз салсак, бик зирәк бала булганга, Кайбыч халкы, акча җыеп, Мотыйгулланы Гарәбстанга укырга җибәрә. Белем эстәп кире кайтышлый ул Җаек шәһәрендә туктала. Намаз вакыты туры килү сәбәпле, мәчеткә керә. Җаек татарлары, мәһабәт кыяфәтле ят кешене күреп, кем икәне, кайларга юл тотуы белән кызыксыналар да намаз укуын сорыйлар. Укып җибәрә бу, һәм мәчет картлары таң калып тыңлыйлар. Шуннан соң үзләренең мәчетләрендә имам юклыгын әйтеп, Җаекта калуын үтенә башлыйлар. Әмма Мотыйгулла аны укырга Кайбыч халкы җибәрүен һәм үзен авыл халкы алдында бурычлы булуын әйтә. Ә Җаек татарлары нишли? Тоталар да Кайбыч халкына үтенеч юллыйлар. Кайбыч халкы ризалык бирә һәм Мотыйгулла Төхфәтуллин Җаекта төпләнә, мәдрәсә ачып җибәрә. Бик кыска гына әйткәндә, мин язачак тарихның бер өлеше шундый. Инде килеп, Тукайның Җаекка эләгүе очраклымы? Әйе дә, юк та. Арчаның Кышкар мәдрәсәсендә Мотыйгулланың Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән бергә укуын, аларның ахирәт дуслар булуын һәм, берәрсенә берәр хәл булса, балаларын ташламаска сүз куешуларын искә төшерсәк, әлеге язмышларда ниндидер закончалык бар шикелле. Шул ук вакытта бит Тукайны Җаекка Мотыйгулла хәзрәт китертмәгән. Язмыштан узмыш юк, диюләре дөрес, ахры: ни булса булган – Мотыйгулла хәзрәт Апушны үз канаты астына алган.
Мин шушы тарихны сөйләгәч, Рамил хәзрәт ниләр уйлагандыр, анысы билгесез. Үзеннән сорамадым, үзе әйтмәде, әмма кичерешләрен йөзенә карап тәгаенләп була иде.
Җаекка килеп кергәч тә: “Кызыл мәчеткә, Мотыйгулла хәзрәтнең каберенә кайчан барабыз, Тукай музеенда аның турында мәгълүматлар бармы?” – дип тезеп китте. “Барысын да күрсәтәм”, – дигән булам, чын хуҗа кебек. Ә чын хуҗа Тукай музее директоры, татар өчен җан атып яшәүче Марат Баһаветдинов иде. Сабан туен уздыру буенча аңа бик күп мәшәкатьләр йөкләнгәнгә, Җаекта Тукай, Мотыйгулла хәзрәт эзләрен барлауны Сабан туйдан соңгы көнгә калдырдык. Кайтасы көн һәм юлның шактый озын-озак икәнен белсәк тә, Маратка ияреп, Җаекны аркылыга-буйга йөреп чыктык. Әлеге кала тормышында татарларның элек-электән нинди урын алып торганын чамалау өчен иллә дә шәп булды бу. Юлдашларым тәмам әсәрләнделәр. Кызыл мәчеткә кергәч, Рамил Юнысның үз-үзен тотышын читтән генә күзәттем. Ерак туганы Мотыйгулла хәзрәтнең мондагы татар дөньясында нинди урын алып торганы аның өчен зур горурлык иде. Халыкка дин гыйлеме, әхлак тәрбиясе бирү өстенә аның мәдрәсәсендә дөньяви фәннәр дә укытылган бит. Тукайга шигырь төзелешен дә өйрәткән Мотыйгулла хәзрәт, мәдрәсәсендә музыкаль салон да ачкан. Аның улы Камил Мотыйгый күпме гәҗитләр нәшер иткән, кызы Галия Кайбицкая татар сәхнәсе күгендә иң беренче йолдызлардан санала.
.jpg)
Әйе, бик алдынгы карашлы булган Мотыйгулла хәзрәт, шуның өчен шактый кыен да ашаган. Аны бер яктан патша охранкасы талкыса, икенче яктан консерватив карашлы дин әһелләре тынгы бирмәгән. Карьера өчен, урын өчен дин әһелләре арасында ул заманда да чәкәләшүләр булып торган.
Тукай Казанга киткәндә, Җаекның кайбер руханиларын юкка гына наданлыкта гаепләмәгәндер, “сыер” дип атамагандыр. Боларны Рамил Юныска да сөйләдем. Уйчан гына тыңлап торды. Ә Кызыл мәчеттә намаз укыгач, бөтенләй икенче кешегә әйләнде. Йөзе тагын да нурлы иде аның. Намаз тәмамлангач, шактый вакыт идәндә утырып торды һәм уй-хисләрен бары бер җөмлә белән әйтеп куйды: “Риман абый, күңелдә ниндидер җиңеллек һәм мин моны сүз белән аңлата алмыйм”, – диде. Бу мизгелләр Мотыйгулла Төхфәтуллиннар нәселе язмышында матур бер сәхифәнең кабатлануы иде.