поиск новостей
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Айгөл Нәбиуллина - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
10.01.2009 Могҗиза

КАЗАН АРТЫНДА АГАЧЛАР СӨЙЛӘШМИ

Интернетта актарынганда бер яңалык күзгә ташланды. “Правда.ру” сайты Казаннан 50 чакрым ераклыкта урнашкан ясалма күл буенда гайре табигый хәлләр күзәтелә дип хәбәр итә. Имештер, анда агачлар сөйләшә, ишек шыгырдаган һәм башка сәер тавышлар ишетелә. Могҗиза моның белән генә тәмамланмый. Сулык янындагы бер каен агачы үрелгән толым кыяфәтенә кергән. Юкәләр исә диңгез дулкыннарын хәтерләтә, фотога төшерсәң, шәмәхә төстә чыгалар. Сулыкның икенче ягында каеннардан кала бөтен агачлар корып беткән, ә үләннәр исә котырып үсеп, ямь-яшел булып утыра.

Ясалма күл буен белгечләр килеп тикшереп, бу геопатоген зона дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Ә менә сәер тавышларны һәм агачлар коруын хәтта алар да аңлата алмаган.

 

Сайт хәбәр итүенчә, энергия бүленеше агачларны үтерә, ә кешеләрнең аңына тәэсир итә, имеш. Нәтиҗәдә кешеләрнең колагына чит тавышлар ишетелә башлый, агачлардагы бизәкләр дә галлюцинация нәтиҗәсе икән.

 

Казан тирәсендә балык үрчетүче ясалма күлләр җитәрлек. Сүз аларның кайсысы турында бара икән дип кызыксына башладык.

 

Арча районында Балык күле бар. Нәкъ интернет-хәбәрдәгечә тирәсендә агачлар да үсеп утыра. “Күл дә бар, балык та бар, тик андый сәерлекләр ишетелгәне юк, – диделәр безгә. – Аның каравы, Каенсар урманындагы бер кварталда компас кулланып булмый. Ул бертуктамый әйләнә, икенче кварталга чыгу белән нормаль эшли башлый. Инде берничә кеше килеп әйтте”.

 

Яшел Үзән районында ясалма күлләр, гомумән, юк икән.

 

Кама Тамагы – без билгеләгән 50 чакрым радиуска керми, шулай да балыклы район булуын истә тотып, анда да чылтыратып алдык. Районда 20 күл, 4 буа бар икән, тик берсе дә ясалма түгел һәм балык та үрчетмиләр. 7 ел элек карплар үрчеткәннәр-үрчетүен, әмма андый-мондый сәерлекләр күзәтелмәгән.

 

Ясалма сулыклар Югары Ослан районында да юк. Алар безгә Кайбычка чылтыратып алырга киңәш иттеләр. “Аларда бик зур балык күле бар”, – диделәр. Әмма Кайбычның Борындык авылы янындагы ясалма күл могҗизасыз гына яшәп ята булып чыкты.

 

Биектау районында 40тан артык күл бар икән, тик гайре табигый күренешләр күзәтелмәгән.

 

Лаеш районының Пәрәү сулыгында да – тынлык.

 

Шулай итеп, могҗизалы күл табылмады, ә теге хәбәр сенсация өчен җибәрелгән “үрдәк” булып чыкты.


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 76 | 25.12.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы