21.06.2013 Авыл
Июньдәге корылык авыл хезмәтчәннәрен куркыта
Инде җәй башыннан бернинди явым-төшем күзәтелмәве һәм, өстәвенә, утыз градуслы эсселекләр Татарстанда быел авыл хуҗалыгы уңышын куркыныч астына куйды: сабан ашлыгының яртысы янып бетте.
Хәзер игенне яңгырлар да коткара алмаячак, чөнки моның өчен бертуктамый явып торуы кирәк, әмма синоптиклар бөтен җәйне коры булачак дип белдерә. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов игенчеләргә уңышны югалтудан бөлгенлеккә калмас өчен тизрәк чәчүлекләрне страховкаларга киңәш итә. Ләкин игенчеләрнең моңа акчасы да, теләге дә юк...
“Янабыз, янабыз!”
Бүген республика кырларындагы вәзгыятьне белү өчен безнең редакция районнарга шалтыратып чыкты. Баксаң, бөтен Татарстан буенча хәлләр бер дәрәҗәдә мөшкел икән: яңгырлы-дымлы язда ныгып калган уҗымнар корылыкны әле ничек булса да түзә, ә менә сабан ашлыгы тамырдан ук яна икән. Игенчеләр быел республикага әйтерсең лә ләгънәт төшкән, дип зарлана: әнә бит, күрше төбәкләрдә яңгырга кытлык юк, ә бездә - корылык.
Мәсәлән, төньяк-көнчыгышта урнашкан Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы идарәсендә әйтүләренчә, бу якларда инде 24 көн күктән бер тамчы төшмәгән (18 июньгә булган мәгълүмат).
- Күрше Удмуртиядә яңгыр ява, ә безне нигәдер болытлар урап уза, - дип сукрана идарә җитәкчесе Делүс Гатауллин. - Без инде бабайларыбызга яңгыр сорап, Аллаһыга дога кылырга үтендек...
Республиканың көньяк-көнчыгышында, Баулы районында да инде бер айлап яңгырның әсәре дә күренмәгән. Көньякта, гадәттә урып-җыю буенча рекордлар куйган Нурлат районында да, туфрак июнь башыннан юешләнмәгән.
- Бу вәзгыятьне туктамыйча кимендә 10-15 көн тоташ яуган яңгырлар гына төзәтә алыр иде, - дип исәпли Нурлат авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ислам Сафиуллин. - Әмма белгечләрнең фаразлавына караганда, моңа өметләнәсе юк. Шуңа күрә быел көткән уңыш булмаячак. Югыйсә, бик тырышкан иде, язгы чәчү эшләрен җиренә җиткереп башкардык...
Республиканың көньяк-көнбатышында, Чүпрәле районында да язгы ашлыкка өмет багламыйлар. Монда июнь башыннан - корылык, һава температурасы утыз градуска кадәр җитә...
Республиканың үзәк өлешендә, Зәй районында һава кайбер көнне 37 градуска кадәр күтәрелгән. Соңгы тапкыр яңгыр 5 июньдә яуган. Игеннәр үсүдән туктап, яфраклары саргая башлаган, бигрәк тә язын чәчелгән бодай һәм арпа зыян күрә.
Төньякта, Балтач районында, яңгырлар чагыштырмача, якын арада гына, 12 июньдә явып үткән: ул көн буе барган. Әмма җирле авыл хуҗалыгы идарәсендә белдерүләренчә, моның белән генә игенгә ярдәм итеп булмый.
Быелгы корылык турында барысы да көтелмәгән хәл, шунлыктан аңа берничек тә алдан әзерлек күрелмәгән бәхетсезлек кебек сөйлиләр. Ә бит 2010 елдагы корылык 2013 елда да кабатланырга мөмкин дип, Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре узган ел ук кисәткән иде. Игенчеләр исә, димәк, бәхетле очракка өметләнгән. Алай дисәң, нәрсә эшли ала соң алар? Шул ук мелиорация котырган акчалар тора, ә авыл хезмәтчәннәре болай да муеннан бурычка баткан (хәзерге вакытта республикада 16 мең гектар җиргә су сиптерелә, алар, нигездә, - яшелчә кырлары).
Сөткә пештеләр инде
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чиратында җир хуҗаларын бары тик чәчүлекләрне страховкалау гына коткарырга мөмкин дип белдерә. Бу очракта көз көне хуҗалыклар компенсациягә дәгъва итә (соңгы 5 елда уртача уңышның бәясенә тигез күләмдә) һәм тез чүкми кала алачак. Мәгълүм булганча, аграр сәнәгать өлкәсен дәүләт ярдәмендә страховкалау системасы 2003 елдан эшләп килә, әмма үткән елдан ул предприятиеләр өчен аеруча файдалыга әйләнде: хәзер алар иминият компанияләренә страховка премиясенең яртысын гына түли (гектар өчен якынча 300 сум), ә әлек 100 процент түләп, дәүләт аларга кайчан 50 процентын кайтарганны көтә иделәр.
- Татарстанда авыл хуҗалы өлкәсендә страховкалау белән 8 иминият компаниясе шөгыльләнә, - дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Ирек Садыйков. - Страховкалау турындагы килешүләр чәчү тәмамланып, 15 көннән дә соңга калмыйча төзелергә тиеш. Гомумән алганда, бер гектарны страховкалау 600 сумга төшә. Ләкин хуҗалыклар иминият компаниясенә бу сумманың яртысын гына түли. Калганын Татарстан бюджеты (40 процентны) һәм Россия бюджеты (60 процентны) каплый. Килешү төзелгәч һәм премиянең яртысы түләнгәч, документлар Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырылырга тиеш. Алар тикшерелгәч, иминият компаниясенә бюджетлардан да страховка премиясенең икенче яртысы күчерелә.
Әмма Татарстан районнарында бернинди страховкаларга ышанмаулары турында әйтәләр. Чөнки беренчедән, иминият компаниясенең килешү шартларын үтәр өчен чәчү әйләнеше технологиясен һәрьяклап үтәргә, бары тик элиталы орлыкларны файдаланырга (һ.б.) кирәк, ә бу бигрәк тә кечкенә хуҗалыкларның кесәсенә суга торган әйбер. Икенчедән, катгый таләпләрне үтәгәндә дә, страховка очрагы барлыкка килгәндә иминият компаниясеннән акча алу җиңел эш түгел. Болар, нигездә, яхшы элемтәләре һәм юристлары булган агрохолдингларның көченнән генә килә. Шуңа күрә, гадәттә, алар чәчүлекләрен страховкалый.
- Безнең районны крестьян-фермерлык хуҗалыкларын үстерү буенча пионер дип атарга була - 90нчы еллардан ук шуның белән шөгыльләнәбез, - дип сөйли Зәй авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Атлас Галиәхмәтов. - Крестьян-фермерлык хуҗалыклары иминият компанияләренә ышанмый һәм алар белән уртак берни эшләргә теләми! Бөтен иген янып бетсә бетсен, ләкин страховкалаучыларга түләп, аннары алар артыннан акча теләнеп йөрергә теләкләре юк. Кешеләр инде 2010 елда шулай сөткә пешкән иде, ул чакта да алар берни кайтара алмады. Шуңа күрә хәзер авыл кешеәренең бөтен өмете - Аллада.