|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2013 Авыл
Бала хәтере, яки Авыл кешесенең сыер белән күргәннәреБу тормышта без күп нәрсәгә яши-яши өйрәнәбез. Эш-кәсепкә генә түгел, тормыш итәргә, кешеләрне аңларга, тирә-юньне танырга... һәм башкасына, һәм башкасына. Үз хаталарыбызда, башкалар ялгышында. Тормыш биргән сабакларда. Алары кайчагында үтә дә гади, “вак-төяк” кенә булса да, шулкадәр олы мәгънәгә ия була, күңел түренә онытылмаслык булып кереп кала. Шушы көннәрдә генә әнә шундый олы ваклыклар белән бәрелештем. Әлеге дә баягы сыер балакай сәбәпче аларга. Авыл кешесе шул мал-туардан башка сүз белми инде ул, дип елмаерга ашыкмагыз. Сарказм һич урынсыз бу очракта. Абзардагы малын үзеннән дә алгы планга куеп яшәргә күнеккән сала халкыннан көләргә түгел, аны жәлләргә кирәк, миңа калса. Бигрәк тә бүгенге кебек мал-туар арасында чирләр бихисап артып торган чагында. Әле бит бу чирләрнең кайберләренең төгәл сәбәбен дә белмиләр, шул сәбәпле чара күрү дигәнең дә нульгә тиң. Әйтик, родильный парез – соңгы елларда авыл кешесенең җелегенә үткән авыру, ягъни бозаулаганчы яки бозаулагач, сыерның аягына баса алмас булып, параличланып егылуы турында мал табибларыннан нинди генә сәбәпләрне ишетмисең. Алар үзгәреп тора. Әйтик, башта онны күп кулланганнан дип аңлаттылар, аннан сыерның сөттән туктап тору чоры ике айдан да ким булмаска тиеш диделәр, аннан нәселдән күчә, ахры, дип тә, рационда тоз булмаудан яки җитмәүдән дә күрделәр. Сәбәпләр үзгәрә торды, чаралар күрә тордык, тик сыерлар егылу гына кимемәде. Инде мал табибларының да кайберләре: “Бер нәрсәгә дә карамый торган чир бу”, – дип аптырый. Алдан витаминнар, тоз, шикәр комы, акбур бирүчеләр, хәтта система куйдырып караучылар да булды, нәтиҗәсез. Үткән ел авылда егылмый калган сыерлар егылганнарына караганда да азрак булды шикелле. Быел исә мондый хәл бик сирәк ишетелде. Елдагыдан соңгарак калып, бер ай якты кояшта, сусыл үләндә йөргәч, тирә-күршедәге бер генә сыер да егылмагач, мин дә өметләнгән идем. Юк, елдагыдан да көчлерәк булды. Тәүлектән артык кузгала алмый ятты бахыр. Ничәләр система куйгач та әле авырлыгы берничә көнгә барды.
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|