|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2013 Җәмгыять
![]() Кунак сөймәү, яки Татар кемне кияүгә алмый?Май аенда Чита шәһәре урамнарында: “Чакырылмаган кунак татардан яманрак”, – дигән рус мәкале язылган баннерлар эленүе сәбәпле чыккан гауга инде тынып килә шикелле. Татар җәмәгатьчелеге, татар милли хәрәкәте бик хаклы рәвештә “Вечерка” газетасының бу гамәленә актив протест белдерде, чөнки рус журналистлары танырга теләмәсәләр дә, баннер үзенең эчтәлеге белән асылда милли низаг чыгаруга юнәлтелгән иде. Газетаның редакторы Владимир Кантемир шәһәр урамнарында мәкальләр һәм әйтемнәр элү акциясенең “Вечерка”ның өч еллыгын (!) бәйрәм итү уңаеннан булуын, гаугалы мәкальнең исә жирәбә белән сайлануын әйтеп акланырга тырышса да, гамәлнең астыртын булуы һәркемгә ачык. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да “Интерфакс”ка биргән әңгәмәсендә аны: “... бер халыкны икенчесенә каршы кую”, – дип бәяләде. Халыкларны үзара бәрелештерергә теләү сәясәте соңгы еллар Россиясендә аеруча активлашып бара, нигездә, рус халкын Кавказның горур халыклары һәм татарлар белән каршы куярга тырышалар, сәяси гипноз кулланып, русларда милли тәкәбберлек хисен үстерергә, милли һәм дини ызгышлар чыгарырга телиләр. Бу гамәлләрнең җеп очы һәм максаты нык яшерелгән, максат исә ил тарихында яңадан башланып килүче болгавыр чорны куәтләү, утка ялкын өстәү, чөнки, мәгълүм булганча, “болганчык суда балык тоту яхшы”. Әлегә яшерен һәм астыртын сәяси көчләрнең тырышлыгы мәгълүмат кырында гауга чыгарудан, җәнҗал уятудан ерак китми, фашизм идеяләре халыкларның киң массасының акылын томалый алмый, чөнки яңа туып килүче нацистларда харизматик лидерлар да күренми һәм, бәхеткә дип әйтик инде, күпсанлы рус халкы да, күпме генә өстермәсеннәр, әлегә кабынырга җыенмый. Гомумән, гади кешеләргә милләтара дошманлык хисе хас түгел. Бу юллар авторының рус егетләре белән бер бүлмәдә яшәгәне булды, милли аермалык үзара дошманлыкка китерми, ызгыш чыгармый иде. Тавыш аерым лидерларның үз амбицияләрен канәгатьләндерергә омтылуыннан, сәясәтчеләрнең хаксыз адымнарыннан, сәяси капитал туплап, хакимлек дилбегәсен кулга алырга тырышуларыннан килә. Аерым төркемнәр һәм партияләр шул максатлардан чыгып финанслана, финанс агымнары гадәттә үтә яшерен була һәм афишаланмый, халыкларга исә шундый лозунг-шигарьләр ташлана: ил дулкынлана, кайный башлый. Дулкынланыр өчен сәбәпләр дә табыла, чөнки гасырлар буе гадел булмаган милли сәясәт алып барылган, кемнәрдер үсендерелгән, кемнәрдер кысылган. Бүлгәлә һәм хакимлек ит принцибына нигезләнеп, тарих дәреслекләре язылган. Тарихны төзәтеп, яңадан язу идеясе бүген дә сәяси лидерларның җиңел кулы белән янә үстерелә. Бу уңайдан мәшһүр Бернард Шоу: “Тарих ни әйтер? Тарих, сэр, һәрвакыттагыча ялганлар”, – ди. “Тарихка пистолеттан атсаң, туптан атып җавап кайтарыр”, – дигән сүз дә хак, шуңа күрә бүгенге лидерларның тарихны сәяси исәп-хисапка нигезләнеп тегеләй дә, болай да борырга тырышулары берникадәр вакыттан соң туптан атылган җавап рәвешендә кайтаваз бирәчәгенә шик юк.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|