18.06.2013 Авыл
ГМОлы бәрәңге утыртсаң...
“Monsanto” корпорациясенең геннарны үзгәртеп үстергән бодае тирәсендә гауга бара. АКШның авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре әлеге сортны зыянлы дип белдергәннән соң, Европа Комиссиясе Европа Берлегенә кергән 27 илгә Америка бодаен тикшерергә кушкан. Россия БСОга кермәгән булса, бу хәл безгә кагылмый, дип яткан булыр идек. Тик хәзер ГМОлы ашлык безгә дә үтеп керергә мөмкин.
Геосәяси мәсьәләләр академиясе әгъзасы, экология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы эксперты Ирина Ермакова белдергәнчә, үзгәртелгән геннар кеше организмына нык зыян сала. Аны куллану нәтиҗәсендә билгеле булмаган агулы аксымнар барлыкка килә. Кешедә һәм хайваннарда алар токсикоз яки аллергия китереп чыгара. ГМО кешегә продукт аша кергән очракта, аның үзенә генә түгел, нәселенә дә йогынты ясарга мөмкин икән. Бу хакта белгечләр инде күптән әйтеп килә. Америка галимнәренең фәнни эшчәнлекләреннән күренгәнчә, симерү авыруы ГМОлы ризыклар кулланганнан соң аеруча күп күзәтелгән. 1950 – 1988 елларда симерүчеләр 20-30 процент булса, 1990 – 2010 елларда 70 процентка җиткән. Галимнәр шулай ук мондый ризыклар нәселсезлек китереп чыгара, дип чаң суга.
ГМО мәсьәләсе артында бик зур серләр яшеренгән. “Бу эшкә тыкшынырга теләгән, барлык нечкәлекләрен дә тирәнтен өйрәнергә уйлаган галимнәргә дә, гади фермерларга да басым бар”, – дип белдерә Ирина Ермакова. Аның сүзләреннән күренгәнчә, гены үзгәртелгән бәрәңге ашатылган терлек организмында патология барлыгы турында беренчеләрдән булып Англия галиме Арпад Пуштаи әйткән булган. Моның өчен аны эшеннән алганнар һәм фәнни хезмәте хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушканнар, имеш.
ГМОлы ризыкларның организм өчен куркыныч булуын Россия галимнәре дә ныклап өйрәнә. Алар мондый ризык ашаган кимерүче җәнлекләрнең организмнарында үзгәрешләр килеп чыкканлыгын, үлем-җитем күплеген инде әллә кайчаннан әйтеп килә. Бу хакта “Nature Biotechnology” журналында фәнни күзәтүләрен бастырып та чыгаралар. Шуннан соң әлеге язма ныклы тәнкыйть утына эләгә.
Дөньяда мондый сәясәт баруга карамастан, кайбер илләр ГМ-культуралардан, ГМ-ризыклардан баш тарта. Австрия, Швейцария, Германия, Франция, Греция, Польша кебек илләр шул исемлектә. БСОга кергән кайбер илләр дә, документларга кул куйганда, аны кулланмаячаклары хакында рәсми төстә игълан иткәннәр. Тик безнең илдә БСОга керүгә мондый продуктларны куллану һәм таратуга юл ачылды. Быелның апрелендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы кабул иткән карарны галимнәр ашыгыч рәвештә башкарылган эш дип саный. Анда акка кара белән, башка илләр тарафыннан ГМОның куркынычсызлыгы расланган икән, аны бирегә кайткач тикшереп тормасаң да була, диелгән.
Ирина Ермакова фикеренчә, ГМ-ризыклар куллану киләчәктә төрле күңелсезлекләр китереп чыгарачак. Англия, Австралия, Италия, Россия галимнәре үткәргән тикшерүләрдән күренгәнчә, термик эшкәртүләрдән соң да ГМ-бәрәңге, ГМ-соя ашату терлекләрнең эчке органнарына җитди йогынты ясаган, ГМ-борчак исә үпкә ялкынсынуына китергән.
Бүген кибетләрдә матур итеп төргәкләнгән ризыкларны гына түгел, сатуга чыгарылган чит ил орлыкларын да сатып алып бакчага утыртырга куркырсың. Яхшы сортлы дип алган чит ил бәрәңгесенең геннары үзгәртелгән булса, экологик яктан чиста бәрәңге урынына зыянлы яшелчә үстергәнеңне үзең дә белмәссең...