|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.01.2009 Мәдәният
ДӘШМИ ЧАРАМ КАЛМАДЫГ. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең «Шәһри Казан»да басылган ике кыска җөмләдән торган сүзләрен кат-кат укыдым. Ләкин аңлый алмадым. Чынлап әйтте микән, уйнап әйтте микән дип баш ваттым. Чыннан да ул җөмләләрне бәлки газетаның юмор бүлегенә урнаштырырга кирәк булгандыр. Чөнки җитди итеп: «Драма әдәби әсәр түгел. Ул бары тик чимал гына», – дияр өчен әдәбиятның гына түгел, театрның да ни икәнен аңламаска кирәк. Әйе, монда ниндидер ялгышлык киткән. Фәрит ул сүзләрне әйтсә дә, кемнәрнедер үртәр өчен көлеп әйткәндер. Драматургларны бәхәскә тартып кертеп, драматургия проблемаларына тирәнрәк төшеп сөйләшү көткәндер. Чөнки уртага салып фикер алышырлык мәсьәләләр бар, минемчә, драма әсәрләребезгә әдәбиятлык җитеп бетми, чөнки әдәбияты булмаган пьеса ул драма әсәре була алмый. Фәрит шаярып кына: «Драма әдәби әсәр түгел», – дисә дә, мин ул сүзләрне җитди кабул иттем. Гомеремне драматургиягә (театрга) багышлаган кеше буларак, мине рәнҗеттеләр, мыскыл иттеләр кебек. Димәк, мин илле елга якын әдәби әсәрләр иҗат итмәгәнмен, театрга бары тик чимал гына ташыганмын. Икенче төрле итеп әйткәндә, мин бары тик заготовитель – тире җыючы гына икәнмен. Фәрит энекәш гафу итсен, мин язганнарны сәхнәләштергәне (бары тик сәхнәләштергәне) өчен аңа рәхмәтле булсам да, үз иҗатымны якларга мәҗбүрмен. Үземне яклау алдыннан (үземне дигәндә мин барлык драматургларны күз алдында тотам) татар театрының бөеге, татар академия театрын 36 ел җитәкләгән, аны дөнья театр сәнгате югарылыгына күтәргән, дистәләгән искиткеч артистлар тәрбияләгән татар әдәбиятын, татар тарихын бик яхшы белгән һәм хөрмәт иткән укымышлы, зыялы шәхес Марсель Сәлимҗановның һәрвакыт әйтеп килгән фикерләрен искә төшереп үтәм. Ул кайбер пьесаларны куярга алынмаганда: «Монда әдәбият юк», – дия иде. «Әгәр дә пьеса әдәби әсәр түгел икән, ул талантсыз кеше тарафыннан оештырылган чеп-чи халтура», – дия иде. Ул миңа театрга чимал ташучы итеп карамады, беренче чиратта әдип итеп карады, миннән һәрвакыт әдәби әсәр таләп итте. Фәрит тә югыйсә миңа тире җыючы итеп кенә карамый. Ни булды аңа, аңламыйм.
Белгәнебезчә, һәр спектакль – берничә иҗат әһеленең уртак җимеше. Драматург, режиссер, актер, рәссам, музыкаль спектакльләрдә композитор һәм музыкант. Бу уртак хезмәттә, уртак иҗатта кемнеңдер эшен түбәнсетү –әдәпсезлек. Әгәр дә мин әдәпсез кылансам, уртак процесста режиссерсыз да спектакль куеп була дип әйтер идем. Әгәр дә драма театры тарихын күз алдына китерсәк, анда төп иҗатчылар драматург һәм актер бит. Әгәр тагын да тирәнрәк керсәк, театр ул – драматург. Әгәр дә мин драма формасында әдәби әсәр язам икән, аны укучы үзе уйный-уйный укый. Әгәр мин язып бирмәсәм, актер нишли? Ул үзе язганны уйнап күрсәтергә мәҗбүр була. Димәк, анда да драматургиясез эш барып чыкмый. Әгәр дә Фәритчә фикер йөртсәк, драма әдәби әсәр түгел икән, драма театры дә театр түгел. Драма театрында иң беренче — сүз, сүз аша фикер, калганы шуны тамашачыга җиткерү генә. Фәритнең драматургларны кимсетүе очраклы түгел. Чөнки театрдан сүз китә башлады. Шуңа күрә театрларда телсез артистлар пәйда булды. Мондый үзгәрешнең сәбәбен үзләреннән эзлисе урынга драматургларның иҗатын түбәнсетү бара. Режиссерларны беренче урынга чыгарып пьедесталга бастыру мәсьәләсендә Фәритнең фикере оригиналь да түгел, ул фикер Европа һәм европалашкан режиссерлар фикере. Сәбәбе – шуңа күрә Европа инде иҗат итми, сәнгатьне ясый гына. Ә режиссер чынлап та анда спектакльләрне ясый. Режиссерлар үзләре тирәсендә ышкылучы «театр белгечләре» ярдәмендә театрны хосусыйлаштырырга җыеналар. Шуның белән үз дәрәҗәләрен күтәрергә ниятлиләр. Алай булмый торгандыр ул. Әгәр дә без драматурглар драма әсәрләрендә образлар системасы төземәсәк, характерлар тудырмасак, режиссерлар ни эш кыла алалар икән. Әгәр дә безгә чимал ташучылар дип карыйлар икән, без дә режиссерларга безнең хезмәтчебез генә дип карый алабыз. Алай дип әйтү акыллылык билгесе булмаганга әйтмибез. Кайбер халтурщик драматурглар үзләренең чиле-пешле чималын куйдыру өчен режиссерлар каршына тезләнә икән, бу әле безгә ярлык тагарга сәбәп түгел. Әгәр дә чын әдәби әсәр иҗат итүче драматургларны теге яки бу режиссер куймый икән, без язганнарыбызны китап итеп бастырырбыз. Укучылар аларны әдәби әсәр итеп укырлар. Марсель кебек режиссерлар бәлки куярлар да. Хәтта Фәрит үзе дә куярга мәҗбүр булачак. Безне куймаса, Чехов һәм башкаларның чималын куячак. Дөньяга драматурглар белән актерлар режиссерлардан алда туган. Моны онытмаска кирәк.
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|