18.06.2013 Җәмгыять
Сабантуйда исерек «спортчылар» бүләк җыя
Спорт белән исерткеч эчемлекләрне бер-берсенә якын да куеп булмый кебек. Быелгы Сабантуйларда йөреп кайтканнан соң мин моның киресенә инандым. Бактың исә, алкогольле эчемлекләр ярышларда җиңү яуларга да «булыша» икән әле.
Республикада дөрес яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне спортка тарту турында еш сөйлиләр. Әлбәттә, бу өлкәдә уңышка ирешелмәде, дип булмый. Арабызда спорт белән шөгыльләнүчеләр артканнан-арта бара. Тик кызганыч, аларның күбесе спортка гына түгел, ә исерткеч эчемлекләргә дә битараф түгел шул.
Исерткеч эчемлекләр организмны ял иттерә
Дөресен генә әйткәндә, төрле спорт уеннарыннан соң - хоккей булсынмы ул, футболмы, яисә башка ярышмы - бергә җыелып кәеф-сафа кору, шул рәвешле җиңүне "юу" яисә инде җиңелү "кайгысын" бергәләп кичерү күптән инде гадәти хәл булып санала. Әле иртүк кенә барлык тамашачыларда соклану хисе уяткан команда вәкилләрен кичен исерек килеш күрү бер дә матур күренеш түгел. Аларның исә бу шелтәгә җаваплары әзер - уеннан соң организмга ял кирәк, янәсе. Ә ялны алкоголь(!) бирә.
Сабантуй ярышларда аек баштан катнашу – көлке?
Хәзер исә «спортчыларыбыз» тагын да акыллыланып киткән, күрәсең. Спорт ярышларында эчкән килеш тә катнашып була дип саныйлар. «Исертеч эчемлекләр йөрәккә батырлык өсти, авырту хисен тоймаска ярдәм итә», - дип шаккаттырган иде быелгы Сабантуйларның берсендә татар милли көрәшендә катнашып, өченче урынны яулаган бер «спортчы». Авызыннан килгән сасы ис исә көрәш уены гына түгел, ә гомумән, бу бәйрәм турындагы уй-фикерләремне үзгәртте дә куйды.
Сабантуй бәйрәменең төп максаты гомер-гомергә татар милли гореф-гадәтләрен, мирасын саклау, яшьләрдә милләтләренә, телләренә карата хөрмәт тәрбияләү, горурлык хисләрен арттыру булган. Миңа калса, хәзерге буын әлеге бәйрәмнең «файдасын» башкада күрә кебек. Сабантуй - алар өчен күптән күрешмәгән дус-ишләре белән җыелышып эчү, аннары төрле спорт ярышларында катнашып, үз батырлыкларын сынап карау, күрсәтү чарасы.(Хәер, бу хакта газета-журнал битләрендә соңгы елларда күп язылды). «Сабантуй ярышларында аек баштан кем катнашсын ди инде? Эчкәч кенә көчеңне сынап карау рәхәт һәм кызык инде ул, ә болай - көлке», - дип сөйләнеп торган иде икенче бер егет.
Мәйдан исерек батырларны котлап кул чаба
Чыннан да, авыл Сабантуйларында бу бәйрәмгә ярышларда катнашам дип чыгучылар бик сирәк. Район ярышларында призлы урыннарның күбесе өчен профессиональ спортчылар үзара көч сынаша. Гади халык исә читтән карап торуны өстен күрә. Күп очракта шул тамакларын чылатып алганнар гына һәрбер ярышта катнашып, бүләк җыеп йөри.
Бөтен кешене бер калыпка салырга ярамый, әлбәттә. Сабантуй ярышларында аек баштан күңел ачучылар, уеннарда канашып, җырлап-биеп вакыт үткәрүчеләр дә күп. Авызларыннан аракы исе аңкып торучыларның Сабантуй ярышларында бүләк җыеп йөрүе, ә тамашачыларның шуларны мактап кул чабып утыруы исә бер дә матур күренеш түгел инде, җәмәгать.