|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2013 Мәдәният
Әлмәт театры Зөядә уза торган иҗади лабораториядә катнаша17 июньдә Яшел Үзән районы Зөя (Свияжск) җирлегендә Евгений Миронов җитәкчелегендәге Нация театры оештыра торган лаборатория эшли башлады. Россия кече шәһәрләренең театр фестивален оештыра торган әлеге театр чираттагы лабораториясен биредә уздыра. Заман драматургиясе һәм режиссураcын тәкъдим итүе белән кызыклы әлеге проектта Татарстаннан 3 театр катнаша: Әлмәт татар драма театры, Буа театры һәм Чаллы шәһәрендәге “Мастеровые” рус драма театры. Атна дәвамында артистлар үзләре сайлаган әсәрне сәхнәләштерү белән мәшгуль булачак. Алар белән Мәскәүдән килгән яшь режиссерлар эшли. Әлмәт театры артистлары Василий Сигаревның “Черное молоко” әсәрен режиссер Георгий Цнобиладзе белән эшләячәк.
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|