|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2013 Мәгариф
БДИга өстәмә 300 млн сумМатематикадан бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстанда БДИның алдан бирү этабында әлеге фәннән – 25, төп этапта барлыгы 20 мең 598 кеше катнашкан иде. Быел республика буенча уртача күрсәткеч 56,1 балл тәшкил итә. Узган ел бу сан 48,6 иде. Унбиш укучыбыз 100 балл туплаган. Унтугыз кешенең максималь санга нибары ике баллы җитми калган. Математикадан “2”ле алмас өчен 24 балл җыярга кирәк иде. Бездә бу чикне укучыларның 4,3 проценты үтә алмаган. Сигез укучы сынаудан куып чыгарылган иде. Якынча мәгълүматларга караганда, ил буенча укучыларның 7,6 проценты “2”ле алган.
|
Иң күп укылган
|