поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.06.2013 Җәмгыять

Универсиададан курыкмагыз!

Июль якынлашкан саен, казанлылар авызыннан җәйге Бөтендөнья Студентлар уеннары үткәрелгәндә шәһәрдән чыгып китү ягын карарга кирәк, дигән фикерләр ешрак яңгырый. Чөнки җәмәгатьчелек арасында Универсиада көннәрендә шәһәрдә калмавың хәерлерәк, алайса бөтен юллар ябылыр, үзәккә кереп тә булмас, урамнар полицейскилар белән тулар, түбәләрдә снайперлар утырыр һәм башка шик-уйдырмалар күптәннән яшәп килә. Әмма оештыручылар Универсиада вакытында безнең калада, күнегелгәнчә, гадәти бәйрәм көнендәгечә булачак, дип ышандыра.

Универсиада узган көннәрдә шәһәрдән чыгып китүең яхшырак дигән фикер җирле халыкта Казанның Студентлар Уеннары башкаласы итеп сайлануы белән туган иде кебек. Күпләр ярышлар узганда берәр кайда бакчада яки авылда яшәп торырга, алайса шәһәрдә гади халыкка тыныч яшәргә ирек бирмәсләр, дигән фикердә тора. Инде агымдагы ел башында ук Казан мэры Илсур Метшин кешеләрнең моның кадәр төшенкелеккә бирелүенә аптырап, Универсиада, киресенчә, беренче чиратта Казан һәм Татарстан халкы өчен үткәрелүен ассызыклаган иде. Һәм шәһәр хакимияте Универсиада кунакларын йөрткәндә транспорт хәрәкәте белән проблемалар туачак, дигән куркуларны юк итәргә тырышты. Илсур Метшин соңгы “эшлекле дүшәмбедә” хәбәр иткәнчә, үткән ялларда башкалада алдан вәгъдә ителгән, “Универсиаданың 4 көне” өйрәнүләре башланган һәм ул ярышларда катнашучыларны йөрткәндә шәһәр халкына кыенлык килмәячәген исбатлаган.

- Әгәр без өйрәнүләр башлануы турында игълан итмәгән булсак, казанлыларның 99 проценты, шимбә, 8 июньдә, өлешчә юлларны ябып, Универсиаданың тулы бер көнен кабатлап каравыбызны бели калыр иде. Ул трафикта берничек тә чагылыш тапмады. Югыйсә бу юлы без 12 июль көненә әзерләндек. Өйрәнүләр 24 спорт корылмасында узды. Аларда 800гә якын кеше катнашты. Барлык хезмәтләрнең үзара бәйләнеше тикшерелде. Катнашучыларны ЮХИДИ озатуында китерү, куркынычсызлык рамалары аша үткәрү, туклану мәсьәләләрен хәл итү, коммуналь һәм медицина хезмәтләре эше көйләнде, - дип сөйләде мэр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре дә, үз чиратында, кайбер юллар кыска вакытка ябылып торуга карамастан, хәрәкәттә бөкеләр тумады, дип белдерде. Ә Универсиада чорында шәһәрдә кайбер чикләүләр кертеләчәге һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүгә зур көч куелачагы исә алдан билгеле иде, әмма болар, халык уйлаганча, бөтен җирдә бөтен нәрсә тыелачак, дигән сүз түгел. Мәсәлән, полицейскийлар кешеләрнең документларын тикшерергә сорарга мөмкин, ләкин бит, андый тикшерүләр хәзер дә бара.

“Монда гаҗәпләнергә урын юк. Куркынычсызлык - иң мөһиме икәнне онытмаска кирәк, - дип сөйләде Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Максим Костромин. - Шуңа күрә паспортны үзең белән йөртергә киңәш итәбез. Полицейскийлар туктатып, тикшерергә мөмкин, әгәр документлар белән барысы да тәртиптә икән, кеше тыныч кына үз юлын дәвам итә ала. Казан үзәгенә керү тыела дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми. Аңлашыла инде, юлларда иң элек Универсиада спортчыларын һәм делегатларны йөртүче транспортка өстенлек биреләчәк. Ләкин бөтен җирдә юлларны ябу планлаштырылмый. Менә, мәсәлән, Универсиада ачылышын алыйк ди, - яңа стадионга 40 меңнән артык кеше җыелачак, бу инде үзеннән -үзе ул тирәдә юл хәрәкәтен кыенлаштырачак. Шуңа күрә юлларда тәртип саклау өчен ЮХИДИ патрульләре дежур торачак.

Эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, әгәр Уеннар узган көннәрдә Казан үзәгенә үз машинаңда керергә уйласаң, аны инде теләсә кайда калдырырга ярамас - дөрес туктап тормаган машиналарны эвакуатор алып китәчәк. Казанда инде бүген шундый тәртип. Автоинспекция руль артында утыручыларны автомобильләрен юл кырыйларына түгел, ә махсус тукталышларга куярга өйрәтә. Машина калдыру белән проблемалар чыкмасын өчен, шәһәр хакимияте Универсиадага кадәр Казанда гомуми сыйдырышлыгы 2000 машина урынына исәпләнгән тагын дүрт түләүле паркинг ачарга вәгъдә итә - Вокзал яны мәйданында, Беломорская-Челюскин урамнары һәм К.Нәҗми-Профсоюз урамнары киселешендә, шулай ук Чистопольский урамындагы “Татнефть-арена” боз сарае янында.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафаэль Хәкимов та булачак Универсиадага баш бәласе кебек карамаска киңәш итә.

- Аңлашыла инде, шәһәр үзәгендә ниндидер уңайсызлыклар күзәтелер. Әмма Универсиада бер тапкыр гына үткәрелә, аның янә Казанга әйләнеп кайтуы шикле. Шуңа күрә ул безнең өчен көтелгән вакыйга - үзенә күрә дәрәҗә, - дип исәпли депутат. - Универсиаданы кабул итәргә мөмкинлегебез булганга куанырга кирәк, чөнки ул безне бөтен дөньяга таныта. Безне миллиард кеше карыячак. Казанны бөтен җирдә беләчәкләр һәм инде Татарстанны Казахстан белән башка бутамаячаклар. Ә куркынычсызлык чараларына килгәндә, алар, башка җирләрдә кебек үк, төрле булачак. Алар инде гамәлгә ашырыла башлады, алар инде күптәннән әзерләнде. Тик артыгын кылануга юл куелыр, дип уйларга кирәкми. Гомумән, куркынычсызык мәсьәләсендә бернәрсә дә артык түгел. Чөнки кечкенә генә күңелсезлек тә авыр нәтиҗәләргә китерергә һәм шунда ук бөтен дөньяга трансляцияләнергә мөмкин. Моның белән санлашмауның бәясе бик нык кыйммәткә төшәчәк.

Рафаэль Хәкимов сүзләренчә, булачак вакыйга һәм аның белән бәйле уңайсызлыклар кешеләрне куркытмаска тиеш. Шеньчжэнь һәм башка шәһәрләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, халык гадәттә универсиадага тыныч һәм аңлап карый - беркайда да Универсиаданы “чемодан тутырып” каршы алмыйлар. 


Роберт ИСХАКОВ
Интертат.ру
№ | 14.06.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»