поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.06.2013 Бәйрәм

Камышлы районында татар авылларының беренче өлкә Сабан туе уздырылды (ФОТО)

Самара төбәгендә беренче мәртәбә өлкә авыллары Сабантуе үткәрү уе тугач та, татар милли-мәдәни оешмалары, бертавыштан, бәйрәмне Камышлы районында уздырырга кирәк, дигән уртак фикергә килделәр. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки бу күпмилләтле районда яшәүче халыкның 87 проценты татар милләтеннән. Мондый күләмле бәйрәм үткәрү өлкәбез авылларында яшәгән бөтен милләттәшләребезне бергә җыеп, берләштереп, хал-кыбызның гасырлардан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли бәйрәмнәрен барлау мөмкинлеге бирәчәген барысы да яхшы аңлый иде.

Соңгы вакытларда ничектер көйсезләнеп, бер суытып, бер җылытып торган һава торышы бәйрәм булачак шимбә көнне яхшырып, болытлар таралды һәм ялтырап кояш та чыкты. Сок елгасы һәм тау тезмәләре арасында, агачлар белән уратылып алынган яшел хәтфәле аланда зур зәвык белән Сабан туе мәйданы ясалган. Аның әйләнәсендә “йорт”лар һәм чатырлар тезелеп киткән. Өлкәнең унбишләп зур татар авылларының һәрберсе үзенең “йорт”ын яисә чатырын булдырган. Менә Похвистнево районының Гали, Яңа Мансур, Кошки районының Надеждино, Русская Васильевка, Шенталы районының Денис, Каменка, Ставрополь районының Татар Выселкие, Кләүле районының Назаровка авылларыныкы...

Ә иң күпчелеге, әлбәттә, Камышлы районыныкы - Камышлы, Иске Ярмәк, Иске Усман, Байтуган авыллары җирлекләренә кергәннәренеке. Һәр авыл, һәр җирлек татар-ларның көндәлек көнкүреш әйберләрен, милли аш-су ризык-ларын күрсәтергә тырышкан.

Хуҗалар милли киемнәргә киенеп-ясанып, Сабан туе кунакларын үзләренең чатырларына чакырып торалар, теләүчеләрне милли ризыклар белән сыйлыйлар. Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, районның кураторы, өлкә сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Кузнецов, Дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, бәйрәмнең төп спонсоры, "Газпромтранс - Самара" җәмгыяте җитәкчесе Владимир Субботин һәм Сабан туеның башка мөхтәрәм кунаклары бәйрәм башланыр алдыннан һәр авылның “йорт”-чатырларында булып, барысын да карап, танышып йөрделәр. Аеруча матур, килешле итеп Гали, Иске Ярмәк, Яңа Усман, Балыклы, Денис авыллары “йорт” - чатырлары бизәлгән иде. Ә һәр “йорт” янында авыл-ның үзешчән фольклор коллективлары җырлап, биеп торалар. Мәсәлән, Похвистнево районы үзешчәннәре, кунакларга татар милли йолаларына туры китереп, оештырылган чын татар туен күрсәттеләр.

Камышлы җирлегенә кергән авыллар үзләренең чатырларын чын музей кебек ясаганнар иде. Биредә авылларның һәм районның үткәнен һәм бүгенгесен, аның кешеләрен, аларның тормыш-көнкүрешен күрсәтүче фотостендлар эш-ләнгән, йорт кирәк-яраклары куелган авыл утары тасвирланган.

Ә менә монда Камышлы районының ЗАГС хезмәте хезмәткәрләре 40 елдан артык бергә яшәгән гаилә парларын хөрмәтләү тантанасы оештырганнар. Бу көнне Сәгыйдуллиннар, Фәретдинов-лар, Мөхәммәтҗановлар гаи-ләләре бәйрәмне оештыручылардан, тамашачылардан, үзләренең балаларыннан, оныкларыннан, дусларыннан тәбрикләүләр һәм бүләкләр кабул иттеләр.

Менә, ниһаять, Сабан туен тантаналы төстә ачу вакыты җитте. Төп мәйданга тигез рәтләргә тезелеп әләмнәр, транспарантлар, төрле төстәге шарлар белән бизәлгән колонналар килеп керде. Өлкә татар авыллары вәкилләрен авыл хуҗалыгы производствосы алдынгылары җитәкли.

Соңгы колонналар мәйдан-нан чыгып китүгә, аларны Казаннан килгән профессиональ, Камышлы районы һәм өлкәнең үзешчән сәнгать осталары коллективлары алыштырды. Татар, рус, чуваш, украин һәм башка милләт вәкилләреннән оештырылган бу зур җыелма сәнгать коллективы бик тә матур вокаль - хореографик композиция башкарды.

Өлкәбезнең төрле шәһәр, район, авылларыннан, күрше республикалардан - Татарстаннан, Башкортстаннан, Оренбург, Ульян, Саратов һәм башка өлкәләрдән килгән күпсанлы кунакларны һәм тамашачыларны Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов сәламләде. Ул беренче өлкә авыллары Сабан туена җыелган халыкның барысын да бәйрәм белән котлап, районның ирешкән уңышлары турында сөйләп, алда торган бурычларга тукталды.

Камышлы районының кураторы, өлкә сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Кузнецов өлкә губернаторы һәм хөкүмәте исеменнән халыкны бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, Камышлы авылы җирлеге башлыгы Заһит Сафинга һәм Камышлы район мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Раилә Сафинага өлкә губернаторының Мактау грамоталарын тапшырды.

Ә Камышлыда туып-үсеп, хәзер Самараның “Ипозем-банк”ы президенты булып эшләгән Лилия Сәлахова губернаторның Рәхмәт хатына ия булды.

Өлкә Сабан туе белән шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков, бәйрәмнең төп спонсоры “Газпромтрансгаз - Самара” җәмгыяте җитәкчесе Владимир Субботин, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм башкалар тәбрикләделәр. Ильяс әфәнде дүрт бала тәрбияләп үстергән Балыклы авылында яшәүче Асыл Зәйдулла улы һәм Рушания Җәгъфәр кызы Әһлиуллиннар гаиләсен татар җәмгыятенең Мактау грамотасы һәм 25 мең сумлык акчалата премия белән бүләкләде.

Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, районның вәкилләр җыелышы рәисе Фаил Шәймәрданов дистәләгән хезмәт алдынгыларына Самара Губерна Думасының һәм районның Мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Быел Камышлы районының Мактаулы гражданины исеме бары бер генә кешегә, озак еллар җирле күмәк хуҗалык җитәкчесе, аннары Камышлы районы башлыгы булып эшләгән хезмәт ветераны Саҗит Зәкиулла улы Галимуллинга бирелде. Аңа күкрәк билгесен һәм таныклыкны район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов тапшырды.

Ә 55 ел гомерен авыл хуҗалыгы хезмәтенә багышлаган Россия Федерациясенең атказанган механизаторы, Бозбаш авылында яшәүче Хәйдәр Сәхаб улы Гатауллин Камышлы авылы җирлеге алдындагы казанышлары өчен Мактаулы исемгә лаек булды.

Сабан туен ачу тантанасы тәмамлануга төрле мәйданчыкларда җыр-биюләр, милли уеннар, спорт бәйгеләре һәм ярышлар башланып китте.

Зур төп сәхнәдә көне буе Татарстанның атаклы сәнгать осталары Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Закир Шаһбан, Чулпан Әхмәтҗанова, Роза Мостафиева, Казанның бию коллективы чыгыш ясадылар. Ә кече сәхнәдә иртәдән кичкә кадәр үзләренең осталыкларын Камышлы районы һәм башка авыллардан килгән үзешчән сәнгать коллективлары күрсәттеләр.

Бигрәк тә балалар мәй-данчыгында күңелле булды. Ул бер дә тынып тормады. Биредә төрледән-төрле аттракционнар эшләде, балалар рәхәтләнеп атларга утырып һәм атланып йөрделәр. Районның гаилә хезмәте хезмәткәрләре һәм Самарадан махсус чакырылган аниматорлар балалар өчен төрле конкурслар, викториналар, уеннар үткәрделәр, мәйданчыктан бер генә бала да бүләксез китмәгәндер.

Ә инде бәйрәмнең иң кызык-лы урыннары – ул, әлбәттә, спорт мәйданчыклары булгандыр. Күпләрне яңа гына эшләнеп беткән ипподромда үткәрелгән ат чабышлары үзенә җәлеп итте. Бу бәйгедә катнашу өчен Камышлы районы авылларыннан, күрше районнардан, хәтта Саратов һәм Оренбург өлкәләреннән дә чабышкылар килгән иде.

Беренчеләрдән булып Камышлы районы авылларыннан дүрт эшче ат көч сынашты. Беренче булып финишка Иске Ярмәктән Звезда кушаматлы атта Фәрит Гайфуллин килде. Бары берничә секундка гына калышып, шул ук авылдан Ангел кушаматлы атта Айрат Хәйруллин килеп җитте. Өченче урында Галтерия кушаматлы ат белән Камышлыдан Радик Галиев, ә дүртенче урынга Аргентинада Раил Әхмәтҗанов чыкты.

Самара ат заводыннан Дмитрий Максимов Апельсин, Любопытная, Мегаполис кушаматлы өч кечкенә понины да алып килгән иде. Аларның үзара узышуларын тамашачылар, бигрәк тә бала-чагалар бик тә яратып карадылар.

Ике тәгәрмәчле арбага җигелгән яшь юртакларның чабышы да кызыклы булды.

Өлкәбезнең Похвистнево, Шенталы районнарыннан һәм Саратов өлкәсеннән килгән атлар ике ярымфиналда үзләренең көчләрен сынаштылар. Шулардан финалга өчесе чыкты. Бу бәйгедә Топаз кушаматлы атта ярышкан Андрей Устиновка тиңнәр табылмады. Икенче урынны Успешный кушаматлы атта шул ук әлкә кызы Татьяна Шурова яулады. Ә Шенталы районыннан Габделхәй Вәлиев финишка өченче булып килде.

Чабышкылар ярышында беренче урынны - Гаитянкада Ирина Савельева, икенче урынны - Стрункада Валерий Васильев, өченче урынны Фантомда Неля Суфиева алды. Бу призерларның бөтенесе дә - Ставрополь районы вәкилләре.

Варма кушаматлы атта дүртенче урынга чыккан Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәреннән Александр Татаровны да, хәтта Аргун кушаматлы атта бишенче булып килгән Похвистнево районының Гали авылы җайдагы Гомәр Латыйповны да бәйрәмне оештыручылар бүләксез калдырмадылар. Ә менә призлы урыннарны яулаганнарның һәркайсына өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров акчалата саллы бүләкләр тапшырды.

Сабан туенда спорт ярышлары күптөрле булып, бик тә үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Мәсәлән, бер урыннан икенче урынга авыр ташларны күчерү, илле килолы капчыкларга тутырылган ашлыкны җилкәгә салып узышу кебек бәйгеләрне моңа кадәр күргәнегез булмагандыр әле.

Ә Сабан туе мәйданы каршындагы Кәҗә тавына йөгереп менү бәйгесе ни тора! Җиңел булмаса да, текә тауны җиде кеше яулый алды. Беренче булып Кәҗә тавына Похвистневодан Илмир Гарифуллин менеп җитте, икенче урынга - Иске Ярмәктән Раил Камалтдинов, Камышлыдан Радмил Минһаҗев өченче урынга чыкты.

Гер күтәрү, армрестлинг – кул көрәштерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, югары колга башына үрмәләп менү кебек бәйгеләрне дә тамашачы бик яратып карады.

Күп ярышларда ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да катнашып, осталыкларын күр-сәттеләр. Мәсәлән, 16 килограммлы герне күтәрүдә беренче урынны - Балыклыдан Наҗия Фәрдиева, икенче урынны - Камышлыдан Җәмилә Мингалимова, өченче урынны Тольяттидан Олеся Фәрдиева яулады.

Багана башына менүчеләр арасында Похвистнево шәһә-ренең 10нчы сыйныф укучысы Рүзәл Кәримовка тиңнәр булмады. Ул колганың башына 17 секунд эчендә менеп җитә алды.

Ә бәйгеләрнең иң кызыклысы, әлбәттә, татарча көрәш булгандыр. Ул иртәдән башлап Сабан туеның ахырына кадәр дәвам итте. Көрәшүчеләр шулкадәр күп булып, ике келәмнең берсе дә бер минутка да бушап тормады. Иң элек кече, урта, өлкән яшьтәге балалар, өлкән ветераннар көрәштеләр, соңрак аларны чын көрәшчеләр алыштырды. Көрәш берничә авырлыктагы үлчәмнәрдә кунаклар һәм хуҗалар арасында алып барылды.

Ниһаять, дистәләгән көрәш-челәр арасыннан быелгы Сабан туеның батырлары билгеле булды. 75 килограммлы үлчәүдә Яңа Мансурдан Илдар Фәттаховка тиңнәр табылмады. Икенче урынга - Камышлыдан Илнар Төхбәтшин, өченче урынга Галидән Фаил Нуриев чыкты.

85 килограммлы үлчәүдә беренчелекне Камышлыдан Руслан Латыйпов яулады, көмеш медальгә Дәүләтколдан Ришат Сәгыйдуллин, бронзага Камышлыдан Руслан Шәйхетдинов ия булдылар.

100 килограммга кадәр үлчәүдә, үткән еллардагыча, батыр булып Иске Усман егете Илдус Нуретдинов калды, ә икенче, өченче урыннарда - Камышлыдан Алмаз Минәхмәтов, Балыклыдан Раил Фәрдиев.

100 килограммнан артыграк үлчәүдә җиңүче булып Яңа Усманнан Марсель Йосыпов табылды, ә икенче, өченче урыннарда - Камышлыдан Роман Мамаев, Яңа Усманнан Артур Мингалиев.

Кунаклардан призлы урыннарны Әлмәттән Ильяс Галиев, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылыннан Тимур Абраков һәм Артем Гобенко яуладылар.

Бөтен үлчәүләрдә дә приз-лы урыннарны алучылар Сабан туеның баш спонсоры, “Газпромтрансгаз-Самара” җәм-гыятенең генераль директоры Владимир Субботин тарафыннан кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Беренче урын өчен - механикалаштырылган культиватор, икенче урынга - “Бош” фирмасының кер юу машинасы, ә өченче урынга велосипед бирелде.

Финалда Руслан Латыйповны җиңгән Илдус Нуретдинов беренче өлкә авыллары Сабан туеның абсолют батыры исемен яулап, милли бәйрәмнең төп призы - сарык тәкәсенә ия булды.

Сабан туе кичендә яшьләр бергә җыелып дискотека үткәрделәр. Ул күккә фейерверк ату белән тәмамланды.

Шулай итеп, Камышлыда беренче мәртәбә үткәрелгән Хезмәт бәйрәме киләчәккә якты өметләр уятты. Татар халкы бар һәм булачак әле.

1

2

3

4

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
 


Раилә ГАЙНЕТДИНОВА, Илүсә ГАЙНУЛЛИНА, Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»