поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.06.2013 Милләт

Фин татарлары әби-бабалары туган якта кунакта булдылар

Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип тикмәгә генә әйтмәгән халык. Чынлап та, ике-бер көн генә өйдә булмасак та, сагынып бетәбез һәм шул мизгелдә туган җирдән якта яшәүчеләрне аңлыйбыз. Ә инде бөтенләй чит илдә яшәргә мәҗбүр булган милләттәшләребез үз хәлләрен үзләре генә беләләр, ни хәл итмәк, язмышны узмыш юк диләр шул.

Менә Финляндиядә дә меңгә якын милләттәшләребез яши. Аларның барысы да диярлек анда туып-үскәннәр инде, чит илгә 19-гасыр ахырында, 20-гасыр башында әби-бабайлары китәргә мәҗбүр булган. Әмма ата-баба җирен, аларның туган туфрагын милләттәшләребез бер генә мизгелгә дә онытмыйлар. Аларның күпчелеге, хәтта барысы да дисәк тә ялгышмабыздыр, тамырлары белән Түбән Новгород төбәгенең, Кызыл Октябрь районы авылларыннан. Үткән гасырда, чикләр ябык булган чакта, аларга туган якларын күреп кайту мөмкинлеге дә булмаган һәм шул тормышка ашырылмаган изге хыялларын бала-оныкларына васыять итеп әйтеп калдырганнар. Хәзер, чикләр ачык булгач, бу эшне башкарып була һәм фин татарлары җае чыкканда сирәк булса да берәм-саран килгәлиләр. Ә менә май ахырында, К.Октябрь районы хакимияте, Нижгар татарлары конгрессы һәм Казандагы Нижгар якташлыгы чакыруы буенча Суоми илендә яшәүче милләттәшләребездән торган 32 кешелек делегация тарихи ватаннарына берничә көнлек сәяхәт кылдылар.

Сәяхәтләрен алар Мәскәүдән башладылар – татарларның милли үзәге булган Асадуллаев йортында, Татарстан республикасы вәкиллегендә, мәчеттә булдылар. Ә Сергачка 22 май көнне китерде аларны поезд. “Серебряные ключи” санаториясенең кунакханәсенә урыннашып, бераз ял итеп алганнан соң, Пашатка юл тоттылар. Бу авылда булулары турында без газетаның 24-май санында язган идек инде. Өч көн эчендә алар программа буенча планлаштырылган берничә татар авылында – Уразавылда, Актукта, Сафаҗайда, Чүмбәлидә, Мәдәнәдә, Суыксуда, Зур Рбишчада, Куйсуында булдылар. Иң беренче, әлбәттә, мәчетләргә керделәр һәм каберлекләргә барып, мәрхүмнәр рухына дога кылдылар. Кайбер авылларның каберлекләрендә хәтта ата-бабаларының, кардәшләренең каберләрен табучылар да булды.

Сафаҗайда алар мәктәпне дә карадылар, ә Мәдәнәдә иң беренче өлкә татарлары тарихының региональ музеенда булдылар. Монда керми мөмкин түгел иде, моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, биредә өлкә татарларының тарихына, көнкүрешенә багышланган искиткеч бай материал тупланган, икенчедән, делегация составында Сафаҗайда туып-үскән, берничә ел инде Финляндиядә имам булып эшләүче Рамил хәзрәт Беляев та бар иде, Мәдәнәдәге музейны аның әтисе, хөрмәтле Фәрит Беляев бөтен өлкәдән экспонатлар, документлар җыеп, тулаем диярлек үз куллап булдырган иде. Бу делегациянең килүен дә ул алдан ук кайгыртып йөрде, бигрәк көтте аларны, тик, кызганычка каршы, бу көнне күрү насыйп булмады аңа, бер ай элек кинәттән вафат булды. Рамил хәзрәтнең, әлбәттә, әтисенең халык өчен, киләсе буыннар өчен эшләп калдырган мирасын фин кардәшләребезгә күрсәтәсе килде һәм алар чын күңелдән сокландылар бу музейга, Фәрит аганың эшенә югары бәя бирделәр. 23 май көнне Уразавыл мәдәният йортында узган Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара җыр фестиваленең дә алар хөрмәтле кунаклары иделәр, бу җыр-моң кичәсеннән чын ләззәт алдылар.

Суыксуда хөрмәтле кунакларны авыл администрациясе башлыгы Рәшит Хәсәнов, имам Зиннәтулла Каберов, мәчет картлары, авыл халкы мәчет янында каршы алдылар, репрессия корбаннары истәлегенә куелган хәтер ташын күрсәттеләр, авылның тарихы белән таныштырдылар. Мәчеттә кунаклар биредә саклана торган изге Коръән китабын карадылар. Мондый Коръәннәрнең бөтен дөньяда нибары биш оригиналы һәм 25 копиясы бар, Суыксу мәчетендә нәкъ шуның берсе саклана.

Кунаклар арасында тамырлары Суыксуга тоташкан дүрт туган бар иде. Аларның әтиләре ун яшендә Финляндиягә киткән булган, гомер буе туган авылын күреп кайту хыялы белән яшәгән. Балаларына авыл турында язмалар, кайбер урыннар күрсәтелгән үз схемасын эшләп калдырган. Авыл буенча фин кардәшләребезне Зиннәтулла хәзрәт һәм Әнвәр Айсин йөрттеләр, мәчеттә өйлә намазын укыгач, Мансура апа аларны кунакка чакырып, пәрәмәч белән сыйлады.

Куйсуындагы изге Садек абзый йортында да булдылар, аның хуҗабикәсе Зөбәйдә ханым Мерсияпова белән танышып, бергәләп дога кылдылар, садакаларын бирделәр, Зөбәйдә ханым аларга бу йортның ни сәбәпле изге булуы турында сөйләде.

Чит илдә яшәүче милләттәшләребез белән аралашуы бездә дә нык тәэсир калдырды, ә иң сокландырганы - аларның чын татар булып калулары. Саннары да әллә ни күп түгел, уртача бер авыл халкының саны хәтле генә, шулай да телне, динне, гореф-гадәтләрне гасырдан гасырга саклап килеп, буыннан буынга бирә баралар. Алар русча бер сүз белмиләр, финча һәм татарча гына сөйләшәләр, инглизчә беләләр. Татарчалары искиткеч матур, тулаем аңлаешлы, әдәби тел диярлек. Бер уйласаң, нигә ул аларга, өйләреннән чыккач ук ана теленең кирәге бетә бит, ә алар аны өйрәнә. Балага биш яшь тулганчы фин кардәшләребез гаиләдә гел татар телендә аралашалар икән. Менә безгә килгәннәре дә барысы да урта я олы яшьтәгеләр, анда туып үскәннәр, әмма телләрен онытмаганнар, алай гына да түгел – үзләре сөйләшкән шивәдә, латин хәрефләре белән язылган “Мәхәллә хәбәрләре” дип аталган журнал да чыгаралар. Бүтән бер илдә яшәүче татарларның да үз басмалары юк, ә аларныкы бар. Алар чын мәгънәсендә татар булып кала алганнар, әлегә бер илдә дә татарлар Финляндия татарлары үсеше дәрәҗәсенә җитә алганнары юк. Без, телебез югала, руслашып бетәбез, дип чаң сугарга яратабыз, ә гаиләдә бала-оныклар белән вата-сындыра русча сөйләшәбез. Менә кемнәрдән бу өлкәдә үрнәк алырга кирәк. Алар бердәм зур гаилә кебек яшиләр анда, гел аралашып торалар, ә һәр җомга көнне Хельсинкидагы мәчеткә килеп, зур мәҗлес оештыралар – һәрберсе өйдән тәм-томнар, аш-су пешереп китерә дә, мул табын артында аралашалар, Коръән укыла, садакасы өләшелә. Ә безнең “бердәмлек” яңадан-яңа оешмалар булдырып, бер-беребезне тәнкыйтьләп торудан артмый дияргә була.

Фин кардәшләребез изге ата-бабай җирләрендә булып, күпне күрделәр, кызыксындырганы да күп булды, бар нәрсәгә дә ихластан сокландылар, фотога төшерделәр, кайткач бала-оныкларына, туганнарына, якыннарына сөйләргә сүзләре күп булгандыр, әлбәттә. Биредә алган тәэсирләре турында без делегациянең җитәкчесе, мәхәллә рәисе Атик әфәнде Алидан һәм имамы Рамил хәзрәт Беляевтан сораштык.

- Мин беренче тапкыр бу якларга 1992-елны килгән идем, аннары тагы да бер тапкыр булырга туры килде, - дип сөйләп китте Атик әфәнде. – Шуңа да әллә ни яңалык көтмәдем әлеге кайтудан, әмма, бәхеткә каршы, нык ялгышканмын, бик күп яңалык ачтым үзем өчен – авыллар матурайган, үскән, халык та яхшы якка үзгәргән. Безне һәр җирдә, һәр авылда матур иттереп, бик җылы каршы алдылар, якын кардәшләренә генә күрсәтә торган ихтирам белән югары дәрәҗәдә кунак иттеләр, барчасына да зур рәхмәт. Безнең һәрберебездә сәяхәттән алган тирән тәэсирләр, онытылмас хатирәләр гомер буе сакланыр, әле кайтып киткәч тә рухыбыз биредә калыр бер арага. Делегация әгъзаларының барысы да диярлек Финляндиядә туып үскән инде, аларның әти-әниләре кече ватаннарына барып килү турында гомер буе хыялланган, менә без аларның хыялларын тормышка ашырдык, вәгъдәбезне үтәдек, Аллага шөкер. Безнең һәрберебезнең тамырлары Нижгар, Сергач якларына килеп тоташа, минем үземнең дә әби-бабайлар Актук, Атяравыл, Яндавишча авылларыннан булган. Безнең укытучыбыз да килде, аның гына биредә кеме дә юк, әмма ул да бик канәгать булды, әйтерсең, туган туфракка кайтып, якташлар белән аралашкандай булдым, диде.

- Атик әфәнде, киләчәктә дә шундый визитлар планлаштырасызмы, бәлки, яшьрәк буын вәкилләрен китерерсез?

- Безнең планда хәзер, иң беренче, биредәге җитәкчеләрне, безне кунак иткән, хөрмәт иткән кешеләрне үзебезгә чакыру, бу ел эчендә моны эшләрбез дип уйлыйм. Аннары инде, әлбәттә, яшьләребезне бирегә китереп, кече ватаннары белән таныштыру. Тагы бер адым – балаларны бирегә китерү. Болар беръяклы юл гына булырга тиеш түгел, җәйге лагерьларга сезнең балаларны да чакыртырбыз дип планлаштырабыз.

- Россиягә килү кыенлыклар тудырмадымы сезнең өчен?

- Мин БТК әгъзасы буларак, чакырулар алып торам, ә болай виза өчен түләргә кирәк, әмма безгә бу юлы Нижгар татарлары конгрессы чакыру җибәрде һәм визаларны Россиянең Хельсинкидагы вәкиллеге эшләде, шуңа да бернинди кыенлыклар тумады. Безнең бу визит дөнья күләмендә бәләкәй хәрәкәт булса да, ике ил арасындагы дуслыкны ныгытуда аның әһәмияте зур.

Рамил БЕЛЯЕВ:

- Мин бу юлны рәтләгән өчен иң беренче чиратта мөфти Равил хәзрәт Гайнетдинга олы рәхмәтебезне белдерәм, бик зур ярдәм күрсәтте ул. Шулай ук ТРның Мәскәүдәге вәкиллегенең тулы вәкиле Равил Әхмәтшинга зур рәхмәт. Әлбәттә, Кызыл Октябрь районының җирле үзидарә башлыгы Халит Сөләйманов та, районның эшләр идарәчесе Зәкәрия Билялетдинов та безгә зур ярдәм күрсәтте, аларга һәм без булган авылларның башлыкларына рәхмәт әйтәбез. Алар арасында Сафаҗай авыл администрациясе башлыгы Фәрит Каюмов, мәктәп директоры Рамил Мусин, имам Илһам хәзрәт Алимов, Мәдәнәдән Рәмис Әшрәфетдинов, Максут Гаязов, Пашаттан Мөхтәр Арифуллин, Марат хәзрәт Салахетдинов, Зур Рбишчадан Мөнир хәзрәт Багаутдинов, авыл башлыгы Наил Хөсәинов, Мочалидан Ваиз Сәбитов, Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Җәфәр Фәйзрахманов. Әлбәттә, Рифат Фаттаховка, барча Актук халкына һәм Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Надир әфәнде Хафизовка рәхмәтләрнең иң олысы.

Мин үзем монда туып үскәнгә, фин татарларының бирегә килүенә бүтән күз белән карыйм. Алар бу сәяхәттән сүз белән әйтеп бетергесез тирән тәэсир алдылар, авылларга, бигрәк тә зиратларга барганда күз яшьләрен тыя алмадылар. Яшьләре олы булганлыктан, кабат килүләре икеле, шуңа да дулкынланулары чиксез булды, бала-оныкларына сөйләр сүзләре күп булыр. Фин татарларының чикләр ябылгач нинди вәзгыятьтә калулары, нинди шарт-ларда алар сакланган, боларны, әлбәттә, анда барып карагач кына аңлыйсың, шуңа да якын арада Нижгар татарларының Финляндиягә сәяхәтен оештырырга тырышырбыз.

Менә шундый фикерләре белән уртаклаштылар ерактагы якын кардәшләребез. Киләсе сәяхәтләрдә редакциягә кунакка килергә дә вәгъдә бирделәр, без аларга “Туган як”ның берничә номерын бүләк иттек, газетабыз ошаган үзләренә, Рамил хәзрәт белән аңа язылу мәсьәләсен хәл итәргә булдык.

Фин татарларының безнең якларга сәяхәт кылуы мөһим тарихи вакыйга булды һәм бу визит дәвамлы, ике яклы булыр дип ышанып калабыз.

Югарыдагы фотода
Фин кардәшләребез имамы Рамил хәзрәт Зөбәйдә апада кунакта;



Кунаклар Сафаҗайда Ф. Беляев кабере янында;



Семочки белән Пашат арасындагы мемориалга тукталыш;



Суыксу мәчете каршында кунакларны каршы алу;



Суыксу мәчетендә күмәк дога кылу.

Автор фотолары
 


Н.ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 22 | 07.06.2013
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»