поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.06.2013 Җәмгыять

Шәхси тормыш... шәхсиме? (Сораштыру)

Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин хатыны белән аерылышуы турында игълан итте. “Мин дә, Людмила Александровна да барысын да ничек бар шулай әйтергә карар кылдык. Дөрес итеп турысын әйтү нәрсәнедер яшереп калдыруга караганда яхшырак”, – диде ил башлыгы бу хакта.

Бу вакыйга турында фикер йөрткәндә каршылыклы нәтиҗәгә киләсең: һәр кешенең шәхси тормышы бар, аңа берәү дә кагылырга тиеш түгел. Шул ук вакытта сәясәт белән шөгыльләнүчеләр, ягъни һәрвакытта да җәмәгатьчелек күз адында булган кешеләр мондый кагылгысызлыкка дәгъва кыла алмый, тиеш тә түгел. Ә сезне танылган кешеләрнең шәхси тормышы кызыксындырамы? Гомумән, аның белән кызыксынырга кирәкме?

Илсур САФИУЛЛИН, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

– Дөнья ул кешеләрнең шәхси тормышыннан тора. Әгәр дөнья белән кызык­сынасың икән, димәк, тор­мышның ул ягы да кызыктыр инде. Җитәкчеләр – халыкның күз алдындагы кешеләр. Шуңа күрә мондый вазыйфага барганда халыкның синең тормы­шың турында сөйләячәген белеп торасың. Алар аның бар ягы белән дә кызыксына. Бу, әлбәттә, табигый нәрсә.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА,язучы, Тукай премиясе лауреаты:

– Миңа калса, танылган, мәшһүр кешеләрнең тормышы теләсә кемгә кызык. Шул исәптән миңа да. Мин дә кеше бит. Әмма миңа аларның хатыннары белән нинди мөнәсәбәттә булуы, аерыламы-кушыламы кебек мәсьәләләр кызык тү­гел. Кешенең, беренче чиратта, эшләгән эше, иҗаты, язучы булса – әсәрләре кызык. Әйтик, һәр язучы әсәр­ләрендә, үзе дә сизмичә, үз тормышы турында яза. Шуңа күрә язучының кем икәнен белергә теләсәң, аның әсәрләрен укырга кирәк. Элеккеге заманнарда “Атаклы кешеләр тормышыннан” дигән серия­дән китаплар чыга иде. Совет чорында бу китаплар бик популяр булды. Миңа калса, нәкъ менә танылган кешеләрнең шәхси тормышы турында язылганга. Моның сәбәбе дә бар. Халыкның бөек кешеләр­нең дә кимчелекле якларын күрәсе килә. Гади кеше бу очракта үзен зуррак итеп тоя башлый, өстә­геләрнең дә үзеннән ерак китмәгәненә ышана башлый.

Зилә МӘДЪЯРОВА,психолог:

– Мине берничек тә кызыксындырмый. Миңа алар­ның эшләре һәм башкарган эшләренең нәти­җәсе мөһимрәк. Башкаларны нигә кызыксындырамы? Димәк, башка эшләре юк. Башка кешенең шәхси тормышы белән кызыксынырга бер генә минут та вакыт юк. Йә мәкаләләр язам, йә аспирантлар бе­лән эшлим. Андый мәгъ­лүматны тикшерергә вакытым калмый. Күпхатын­лылык, тормыш иптәшен алмаштыру мәсьәләсендә бер генә нәрсә әйтәм алам: ир-егетләр бүгенге дәрә­җә­­ләренә элеккеге хатыннары белән ирешкәннәрен онытмасын иде.

Айнур ВӘЛИЕВ, реклама белгече:

– Кызыксындыра. Әмма бу кызыксынуның чиге булырга тиеш. Берәр сәя­сәтче яки артистның ничә хатыны бар, ул кем белән йоклый – мин анысына битараф. Ә менә күпме акча эшләве, нинди машинада йөрүе кызыксындыра. Ме­нә, мәсәлән, депутатлар һәм түрәләр еллык керем­нәре турында хисап тота. Теге яки бу җитәкченең гаражында “Москвич” торганын белгәч, сөенеп куям. Минем әтидә дә элек шундый машина иде бит. 



Ватаным Татарстан
№ 89 | 14.06.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»