поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.06.2013 Мәгариф

Яңа Мансурда туган телебез ныклап өйрәтелерме?

“Бердәмлек” газетасы битләрендә “Ничек яшисең, авыл?”, “Ничек хәлең, авыл мәктәбе?” кебек рубрикалар астында әледән-әле язмалар басылып килә. Аларда күп урыннарда мәктәпләрнең ябылуы яисә кыскартылуы, ә татар укучыларының укырга дистә чакрымнар арада урнашкан күрше рус, чуваш, мордва авыллары мәктәпләренә автобуслар белән йөртелүләре турында хәбәрләр дә булгалый. Андый мәктәпләрнең күбесендә татар теле бөтенләй укытылмый икән инде.

Менә шундый язмаларны укыйм да, күңел сыкрап куя, хәтергә кылт итеп үзем укыган мәктәп еллары килеп төшә.

Шимбә көннәренең берсендә иртән телевизорымны кабыздым. Анда “Атна вакыйгалары” сәхифәсендә губернаторыбызның алдынгы укытучыларны тәбрикләп, аларга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырганын күрсәтәләр иде. Шунда ук ул аларның хезмәт хакларын арттыру, тормыш шартларын яхшырту өчен башка чараларның күреләчәге турында да күп нәрсәләр сөйләде. Әйе, укытучыларга хәзер игътибар елдан-ел арта бара. Бу киләчәккә өметләрне дә арттыра.

Ә элек мин мәктәптә укыган вакытларда боларның берсе дә юк иде кебек. Минемчә, укытучылар зур хезмәт хакы да алмыйлар иде. Ә үзләре көне-төне диярлек мәктәптә безнең - укучылар белән вакытларын сарыф итәләр иде.

Бигрәк тә безнең Зур Чирекле мәктәбендә (Ульяновск өлкәсендәге Николаевка районы) татар теле һәм әдәбияты дәресләре күңелдә уелып калган. Яраткан укытучыбыз Сәгадәт апа Йосыпованың ягымлы тавышы әле дә колагымда яңгырый кебек. Ул бездә туган телебезгә мәхәббәт уятты, китаплар укырга өйрәтте. Ниндиләрен генә укымадык икән без. Габдулла Тукайдан, Мәҗит Гафуридан, Һади Такташтан башлап, безнең вакытның Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов, Муса Җәлил, Габдрахман Әбсәламов кебек иң популяр татар язучыларының шигырьләрен, повесть-романнарын судай эчә идек. Соңыннан Сәгадәт апа белән бергәләп укыганнарыбызга йомгак ясыйбыз, фикерләребезне белдерәбез.

Сәгадәт апаның бөтен гаилә әгъзалары да укытучылар булуын әйтеп үтәргә кирәктер. Аның олы апасы Гыйффәт апа бик шәп рус теле укытучысы иде. Ул укыткан укучыларның күпчелеге рус телен туган телләре булган татар теленнән ким белмәгәндер, дип уйлыйм. Аларның әниләре Зөһрә апа да, әтиләре Җиһанша абый да шулай ук укытучылар иде. Ә Җиһанша абый Йосыпов гомере буе мәктәбебездә директор булып та эшләде әле. Барысы да бик тә яхшы укытучылар иде. Минем бу сүзләрем мәрхүмнәрнең рухына догам булып ирешсен иде.

Боларны ни өчен сөйли икән диючеләр дә табылыр. Бу турыда күп тапкырлар әйтелде дә, кабатланды да бит инде. Яхшы укытучылар элек тә булган, алар хәзер дә бардыр, әлбәттә.

Бу язмамны язарга миңа әлеге дә баягы шул үзебезнең яраткан “Бердәмлек” газетабызның чираттагы санында басылган хәбәрче Нурсинә Хәкимованың Похвистнево районының Яңа Мансур авылы мәктәбе директоры Тәнзилә ханым Вәлиева белән әңгәмәсе этәргеч бирде. Әйе, күп урыннарда бүгенге көндә мәктәпләргә, бигрәк тә анда туган телләребезнең өйрәтүгә тиешле игътибар җитмәве кемгә дә сер түгел. Әнә әле күптән түгел генә мәктәп директоры булып эшли башлаган Тәнзилә ханым да “ун ел буе мәктәптә эшләп, биредә укучыларга ана телен өйрәткәннәрен күргәнем булмады” дип әйткән. Аңа башка фәннәрне укыткан кешедән моны күрүне, белүне таләп итеп тә булмый торгандыр. Шулай да саф татар авылында мәктәптә балаларга татар теле укытылмавы беркемне дә борчуга салмады микән? Ә башка укытучылар, мәктәпнең элеккеге җитәкчеләре, ата-аналар кая караган. Безнең Зур Чирекле мәктәбендәгедәй үз хезмәтләрен чын-чынлап яратучы Йосыповлар кебек укытучылар булмадымы икән соң?

Ярый әле Тәнзилә ханым Вәлиеваның мәктәп директоры булып эшли башлагач, үз хаталарын аңлагандай, “барысы да үзебезгә бәйле” дип әйтүе яхшы якка үзгәрү өчен ниндидер өмет уята кебек.

Яңа Мансурда укучыларга татар телен һәм әдәбиятын укытуга дәреслекләр җитешми икән. Ә бит бу мәсьәләне теләсәң, бик җиңел хәл итеп була, минемчә.

Мин моны Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең беренче директоры, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Хәридә ханым Дашкинаның эш тәҗрибәсенә таянып әйтә алам. Без аның белән озак еллар аралашып яшәдек, ә хәзер ул лаеклы ялда инде. Шулай булса да әле дә еш кына очрашып, сөйләшеп торабыз.

Беренче эш башлаган чорда ул еш кына Казанга бара иде. “Анда нәрсәләр эшләп йөрисең?” дигән соравыма: “Мәктәп өчен әле монысын, әле тегесен алып кайттым”, - дип чын күңеленнән сөйли, бигрәк тә татарча дәреслекләр, китаплар алып кайтуына чын күңеленнән шатлана иде Хәридә ханым. Шулай ук инициатива күрсәтеп, башка укытучыларны да эшкә өйрәтеп, “Яктылык” татар мәктәбенең эшен берничә ел эчендә җайга салды да инде ул.

Сезгә дә Хәридә ханымга, “Яктылык” мәктәбенең хәзерге җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, киңәш сорарга кирәк. Алар сезгә, кайдан, ничек итеп татарча китаплар, дәреслекләр алырга кирәклеген дә, башка кыйммәтле киңәшләрен дә бирерләр.

Уңышлар телим сезгә, Тәнзилә ханым! Авылларыбызда татар телен, әдәбиятын балаларыбызга укытуны беркайчан да бетермәсәк иде дип, сезнең зирәклегегезгә, тырышлыгыгызга ышанабыз.
 


Разия ӘЮПОВА
Бердәмлек
№ 16 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»