поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.01.2009 Җәмгыять

АМЕРИКАЧА ЭШЛӘҮ ШУНДЫЙ БУЛА

АКШка килеп яши башлавыма өч ел була дигәндә, ниһаять, мин дә эшкә урнаштым. Ниндиенә диген әле. Россиядән ел саен яз җитүгә карлыгачлар кебек очып килеп җитеп, студентлар яулап ала торган аз түләүле хезмәт күрсәтү өлкәсенә.

ЭШЛӘРГӘ, ЭШЛӘРГӘ ҺӘМ ЭШЛӘРГӘ

 

Студентлар гына түгел, АКШта килмешәк хәлендә яшәүче күп кенә ватандашларыбыз акчасы аз, әмма эше бихисап булган урыннарда чиләнә. АКШта хезмәткә түләүнең иң түбәнге "планка"сы сәгатенә 6 доллар саналса да, төрлечә түлиләр. Мәсәлән, безнең Миссури штатында эшнең бер сәгате 6 доллар 55 центтан да кимрәк булмаска тиеш дигән фәрман бар. Әмма шул ук вакытта студентларга һәм мәктәп укучыларына шуннан да азрак түләргә мөмкинлек бирүче искәрмәләр дә бар канунда.

 

Америкада туклану өлкәсенә караган хезмәт төрләре иң аз түләүлеләр рәтенә керә. Мондый җирдә эшләү өчен әллә ни белемең булу да кирәкми. Хезмәт күрсәтү, урман хуҗалыгы, балыкчылык, фермерлык өлкәләрендә дә эшчеләргә чагыштырмача аз түлиләр. Мине исә американнар өчен гадәти тамак ялгау урынына әйләнгән "Соник" ресторанына сәгатенә 7,5 доллар түләү шарты белән эшкә алдылар. АКШ стандартлары белән караганда гел юк инде.

 

Гамбургер-чизбургерлары белән безгә таныш "Макдональдс" ресторанын хәтерләтә ул "Соник". Анда да шул ук фаст-фуд: бер кабымлыкта кимендә 200-300 килокалорий булган (американнарның килокалорий санап үтә гомерләре) бургерлар, фри яисә тэтор-тот бәрәңгесе (угычтан уып кыздырылган), "Кока-кола" ише газлы эчемлекләр. "Макдональдс"тан аермасы бер генә: мин эшли торган фаст-фуд рестораны кархоп төренә карый, ягъни бирегә килүчеләр ресторан эчендә түгел, ә "Соник"ның махсус автотукталышларында, үз машиналарында утырган килеш кенә тамак ялгыйлар яки ризыкны өйләренә алып кайтып китәләр. Тамагы ачкан американ, махсус төймәгә басып, нәрсә ашарга теләвен әйтә. Официант-кархоп кызлар исә ризыкны аңа алып чыгып бирә.

 

Гади эшчеләр биредә сәгатьләп эшли. Һәркем монда аерым бер сан астында теркәлгән. Үз сменаң вакытында килеп, махсус төймәгә басып, үз саныңны яздырасың. Эш көнең башланды, димәк. Кайтып киткәндә дә, шул ук төймәгә басып, эш сәгатеңнең ничәдә чыкканын билгеләтәсең. Хуҗаның бер генә минут өчен дә артык түлисе килми. Гадәттә, атнасына 30 сәгать эшлиләр, кайвакыт аннан артыграк яки кимрәк булырга да мөмкин. Сигез сәгатьлек эш көненә нибары бер (!) 15 минутлык ял вакыты каралган. Шул унбиш минут эчендә әбәд ашап, бәдрәфтә йомышыңны үтәп һәм "ял итеп" өлгерергә тиешсең. Ашауга килгәндә исә, ризык янында эшләвеңә дә карамастан, бушлай ашау дигән нәрсә юк. Менюдагы теләсә нәрсә белән тамак ялгый аласың, ләкин хезмәткәр буларак әбәднең ярты хакына гына ташлама бирелә.

 

СОРЫЙ БЕЛЕП СОРАСАҢ...

 

Американы симезләр иле диләр. Ләкин бу таралган нәрсә түгел. Фаст-фуд ашарга яратудан киләдер ул симезлек, дип расларга да ашыкмас идем. "Соник"ка килгән кешеләрне социаль катламнарга бүлеп күзәтүдән шундый нәтиҗәгә килдем.

 

Машина тулы бала-чага белән килүчеләр фаст-фуд ашаучыларның яртысын тәшкил итә, дисәм, бер дә ялгыш булмас. Алар өчен махсус балалар ризыгы (шул ук бургерлар, ләкин кечерәк итеп ясалган) тәкъдим ителә. Ясле яшеннән үк фри бәрәңгесендә үскән буыннан киләчәктә нәрсә көтәсең инде? Бүгенге Американың симезлеге әнә шулай балачактан ук дөрес тукланмаудан килә. Әмма дөресен әйтергә кирәк: симезләр – нигездә, ярлылар, белемсез катлау вәкилләре. Чамасын белеп ашамасаң, фаст-фуд "диета"сында бер айда ай-ай ничек кенә тазарасың әле! Хәлле гаиләләр, югары хезмәт хакы алып эшләүче катлам вәкилләре дә фаст-фуд ашый. Ләкин андыйлар, беренчедән, көн дә бургер-фри ише чүп ризык белән тукланмый. Икенчедән, алар салат, аз калорийлы шаурма кебегрәк төрелмә, диеталы эчемлекләр сайлый.

 

Эштән кайтучы буйдак ирләр күп. Аларны өйләрендә беркем дә кайнар шулпа әзерләп көтеп тормаганга, беренчегә бургер, икенчегә тэтор-тот бәрәңгесе, десертка тундырма алалар. Америкалылар газлы эчемлекне күп куллана – ике-өч яшьлек балалардан башлап руль артында утыра алган бабайларга кадәр барысы да шуны эчә. Тазарудан куркып, эчемлекләрнең диеталысын, ягъни азрак шикәр кушылганын алдыручылар да бар. Алма, әфлисун согы, гадәти су, чәй, кофе ише безнең халыкка якынрак эчемлекләрне Америка ресторанында бик сирәкләр генә эчә. Ә менә газлы эчемлекләрне үзләре теләгәнчә сорый беләләр. Кайберәүләр "Кока-кола"га чия сиробы һәм сыек шоколад кушуны сорый. "Спрайт"ка да чия сиробы өстәттерүчеләр бар. Кайберәүләр "Спрайт"ка зәңгәр кокос сиробы кушып ясалган "океан суы" дигән эчемлекне ярата. Шул бөтен төрле кушылмаларны да исәпкә алсаң, кимендә 50 төрдәге эчемлек барлыкка килә. Миңа шул эчемлекләрне, туңдырма һәм коктейльләрнең кайсын ничек әзерләүне төшенергә генә дә бер атна вакыт кирәк булды.

 

Гамбургерлар белән дә шул ук кыйсса. Берәү кәтлитенең яхшы пешүен тели, икенчеләре, гамбургерга тозлы кыяр яки салат яфраклары кыстырмагыз, дип үз гозерен әйтә. Кыскасы, сорый белеп сорасаң, Американың иң гадәти фаст-фуд ресторанында да җаның теләгәнчә ашап чыгарга мөмкин.

 

ҖЕЛЕГЕҢНЕ СУЫРСАЛАР ДА

 

Бу кадәр җир җимертеп эшләсәң, Россиядә дә күптән баерга булыр иде. Минем белән бергә эшләүче Джой исемле кыз моңарчы "Тако-белл" дигән фаст-фуд төренә караучы мексикан ресторанында хезмәт куйган булган. Анда эшләү мондагыга караганда күпкә авыррак, дип сөйли. Гомумән, нинди генә урынында эшләсәң дә, барысында да сыйфат белән бер үк дәрәҗәдә тизлек таләп ителә. Шунлыктан мондый җирләрдә күбрәк студентларны, көллияткә укырга барам дип акча туплаучы мәктәп укучыларын, башка урыннарда эш таба алмаган катлам вәкилләрен күрәсең. Аннары биредә хатын-кызларның йөкле вакытта җиде айдан декрет ялына китүен белмиләр дә. Күпчелек җирдә хатын-кызлар, ачуым бер килмәгәе, бәби тапканчы эшлиләр. Ник дигәндә, АКШта йөкле хатын-кызларга Россиядәгечә ярдәмгә килүче социаль программалар юк. Эшләүче хатын-кызлар бары тик өч айга кадәр түләнмәүче ял гына ала ала.

 

Күпчелек башка төр рестораннарда кебек үк мин эшли торганында да адым саен камералар "күзе" астында йөрергә туры килә. Камераларның бер өлеше ашаучыларны, башкалары эшләүчеләрне күзәтә. Кәрәзле телефоннан сөйләшү, тәмәке тарту, буш арада кулны кесәгә салып тик басып тору тыелган. Бары тик эшләргә дә эшләргә кирәк. Кайвакыт әле мондый хезмәт күрсәтү урыннарына "билгесез сатып алучылар" килгәли. Алар гадәти кулланучылардан аерылмый да кебек. Ләкин бу беренче карашка гына. Чынбарлыкта исә алар – хезмәт күрсәтүнең нинди дәрәҗәдә оештырылуын сиздермичә генә күзәтеп, билгеле бер оешмага җиткерүчеләр. Шпион кебек дисәң дә була. Стаканнарына эчемлекне тутырып салмый, якты чырай күрсәтми кара – иртәгә эшеңнән колак кагуың да бар.

 

Бер караганда, хезмәткәрләргә җүнләп ял итәргә дә ирек бирмичә, бер тиен өчен чиләндереп, эш бирүче аларның хокукларын кыса сыман. Ә гамәлдә исә ул федераль канун кысаларыннан чыкмыйча эш йөртә. Ни дисең инде, ирекле базар шартлары бу, җәмәгать. Эшлисең килмәсә, өеңдә бармак суырып утырырга кала. Ленин бабайның шигарен биредә кирегә әйләндереп: "Капитализм бабай эшләргә, эшләргә һәм эшләргә кушкан", – дип төрләндерергә һәм борынны югары чөеп алга атларга гына кала.


Гөлгенә ЛОТФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 2-3 | 07.01.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»