поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
12.06.2013 Җәмгыять

Ачның ачуы яман

Татарстандагы күпчелек район басуларында җир кантарланып, тузаннар очып торган бер мәлдә, Европаның үзәк өлешендә бүген елгаларның ни кыланганын шаклар катып: “Бу табигать нишли микән соң ул? Хәерлегә булсын инде. Алардагы су басымын киметә төшеп, Аллаһы тәгалә беразын гына булса да безгә җибәрсәче дип”, – уйлаучылар шактый.

Шөкер, кичә-бүген Татарстанда урыны-урыны белән ару гына яңгырлар явып узды. Ярый, сүз бездәге яңгырларның яву-яумавы турында түгел, ә, бер караганда, безгә бернинди катнашы булмаган кебек, ә чынлыкта терәлеп кенә торган, шундый ук кешеләр, милләттәшләребез дә яшәгән Европа илләре – Германия, Чехия, шундагы бүгенге авыр хәлләр турында бара.

Су басу, мал-мөлкәтең юкка чыгу – бик аянычлы, дошманыңа да теләмәгән афәт бит инде ул. Су, ут шикелле үк, бөтен нәрсәне дә юкка чыгара ала. Юкка чыгармаса да, кайтармаслык зыян сала. Русия хөкүмәте әлеге афәтнең беренче көннәрендә үк ярдәм кулы сузарга әзерлеген белдерде бугай. Анысы ярый. Европага барып ярдәм итә алмаса да, гади халык хет теләкләр теләп, интернет аша булса да, блогларда, комментарларда, социаль челтәрләрдә Европаны халкына күтәренке кәеф, матуррак теләкләр, рухи ярдәмнәр җиткереп торса торсын. Ну хет бер сүз дә әйтмичә, битараф булып калырга да буладыр – анысы да кабул ителә.

Ә юк – Русия халкы алай гына кыланып калмый, социаль челтәрләр аша ашыга-ашыга “сүз тизәге” ташкынын агызып калырга да зур сәбәп табып, бүген рәхәт чигә.

Ни кызганыч, урысча әйткәндә, “злорадствовать” итү элеккеге сәвит халкында чиктән ашкан инде ул, анысы хак. Ну бу кадәресе үк – “су басымын тагын да арттырып булмыймы, батырып үтерергә кирәк барысын да, аларны алла каргаган” ише сүзләрне шунда кереп, язып, башкалар хозурына кую өчен ни дәрәҗәдә кабәхәт җан булу кирәктер, белмим. Мин ул сүзләрне күреп шаккаттым. Шул кадәр оят.

Аннары әйтәләр – Русия халкын чит илләрдә яратмыйлар дип. Ничек яратсыннар инде, шул дәрәҗәдә кылынып, читтән өреп утырган шавка шикелле үртәшеп, әшәке нәрсәләр чәчеп утыргач. Батып баручының башына ком тулы капчык ташлау, яки кирпеч белән сугып тагын да тизрәк батсын өчен тырышу кебек кабул ителә. Кая ул ярдәмгә кулыңны сузу! Ярдәм сорап сузылган кулны таптый-таптый, ярдан тибә-тибә төртеп төшерү, батыру – пычрак сүзләр язучыларның кыланмышын шәхсән мин үзем шулай кабул иттем.

Каян килгән шундый усаллык? Усаллык ни өчен шул дәрәҗәдә массалы төсмер алган? Чыннан да, мондый комментарлар берән-сәрән генә түгел бит, рәттән. Әшәкелектә ярышалармени! Шаккатып утырганда, сәбәбен шундук аңлап алдым шикелле. Русия халкы Европа халкына ни пычагыма дип ачулы булсын инде? Ни катнашы бар Европа халкының Русия халкына? Катнашы бар икән шул – Европа халкы Русия халкыннан күп мәртәбәләр яхшырак яши: яхшырак киенә, яхшырак ашый, яхшырак хезмәтләрдән файдалана. Болар барысы да русияләрнең күз каршында бит инде! Ә бездә халык күпме генә тырмашса да, шул ук хәерчелек, мескенлек: халыкның зур күпчелеге аена 200-300 доллар хезмәт хакына көн күрә, шуның яртысыннан артыгын квартплатага каерып калалар. Бөтен җирдә чират, чинушаларның ачулы өрүләре. Шул ук вакытта кибет-базарларда бәяләр күпчелекнең теше үтмәслек. Халык кулын сузып, төрле пособие-субсидияләргә кәгазь җыеп иза чигә. Ә хөкүмәт артык тиенен чыгармаска теш-тырнагы белән ябышып утыра. Бер абсурд мисал – бала акчасы 1,5 яшькә кадәр генә түләнелә, ә балалар бакчасына 2 яшьтән генә кабул итәләр. Анысы да – чиратың килеп җитсә.

Безнең кешеләрнең күпчелеге, Европа халкы шикелле, илдән илгә, диңгездән диңгезгә сәяхәт итми, чөнки бөтен акчасы ашау-эчүгә кереп китеп бара. Артыгы юк. Кыскасы, халык изелгән, психологик тапталган, хәерче – шуңа күрә ачулы. Әйтерсең, Русия халкының хәерчелегендә Европа халкының гаебе бар. Шул кадәр оятка калып, бот чабып ыржаеп тормасалар да, мескенлек чырайга чыккан бит инде. Ник ул мескенлекне чираттагы мәртәбә дөньяга рисвай итеп, бүлтәйтеп күрсәтергә диген? Җүнле сүз әйтә алмасаң, тик кенә утыр, үзеңнең тирәлегеңне яхшыртырга тырыш ичмасам.

Европадагы афәт тә узар, берничә көн эчендә тәртипкә дә салып куярлар, компенсацияләрен дә түләрләр. Моның шулай булачагын усал сүзләр язып, диваналанып утыручылар да белә. Ә үзенең кесәсендә тиеннәре шалтырый, алимент, кредит түлисе бар. Сөяркәсен диңгез буена түгел, абзар артына да алып бара алмый. Гаиләлеләрне әйткән дә юк. Бала-чагасы бер яктан тарта, хатыны икенче яктан игәүли, 10-15 мең акча алу өчен ай буена этләнеп эшләргә, нәчәлникнең башка сугып торуын түзәргә кирәк. Монда ачуыңнан шартлавың да бар. Иң очсыз күңел ачу чарасы булып интернет аша этләшеп утыру гына кала. Әйе, Русия – Европа түгел. Барлык яктан, төрле мәгънәләрдән карап әйткәндә дә, Русия – Европа түгел. 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Азатлык
№ | 07.06.2013
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№12 (842369) / 13.06.2013 16:43:30
№11 (842364) / 13.06.2013 16:38:25
№10 (842297) / 12.06.2013 21:52:50

жырдагыча

элек чистарак иде хавалар
тауфиклырак иде балалар
ундышлырак иделэр бит жирлэр
гайрэтлерэк иделэр бит ирлэр
бу доньялар узгэрде бик яман
эстэгафирулла нинди заман

№9 (842263) / 12.06.2013 20:34:02

Тукран сузен дорес икэн,сина хормэттэн башка суз юк.

№8 (842252) / 12.06.2013 19:41:49

Тукран, син лутчы агачлардагы соры кортларны чүплә.

№7 (842249) / 12.06.2013 19:35:17

Ялгышсам,гафу итегез.

№6 (842248) / 12.06.2013 19:29:29

Мин дини фанатик түгел инде. шулай да көненә ике-өч тапкыр намаз укыйм, кыш көне биш тапкыр да укыйм. Бакча сезонында вакыт юк инде, эш беткәч Корьәннең гарәпчәсен аңлап укырга өйрәнәм, шул ук вакытта башка идеологияләр, мәсәлән Карлос Кастанеда, эзотерика белән дә кызыксынам. Бер гөнаһым бар: сабырлыгым азрак. Иртә таңнан торып намаз укый алмыйм, ураза тотуны өйтәсе дә юк инде. Кыш көне тотканым булды, әмма озын көндә ач торсам, раздражаться итәм, хәл бетә.Миннән көлүчеләр булыр инде. әмма дөресе шул.

№5 (842244) / 12.06.2013 19:22:29

болай барса 15-20 елдан европа халкы рәсәй җирләренә күченеп бетәчәк
рәсәйдә буш җирләр күп
халык җиргә хуҗа түгел теләсә кем сатты алды

№4 (842238) / 12.06.2013 19:07:52

Мин синен язмаларыны укып барам,тукран,язмаларын буенча син бер дэ динле кешегэ ошамагансын,ну моселманга син точна ошамыйсын,так что синен показной иманын белэн син кешелэрне генэ алдый аласын,ХАК ТЭГАЛЭНЕ тугел.

№3 (842235) / 12.06.2013 19:02:31

тукран,син беренче гонахларыны кичеруен сора,Аллахы Раббыбыздан,сина инопланетяннар килеп янгыр яудырмас.

№2 (842234) / 12.06.2013 18:59:12

Мэченең тамагы туйган көнне,тычкан үлгән була.

№1 (842232) / 12.06.2013 18:57:11

Җәй булдымы, ел саен бездә шундый хәл инде. Менә бүген дә күк күкрәп болыт килде дә яңгырын яудырмыйча урап узды. Гел су сибеп тору да авыр бит, комлы туфрак булгач. тиз кибә. Ну, мин Европалыларны су баскан өчен сөенмим инде, шул суның беразын гына булса Аллаһ безгә яңгыр итеп җибәрсен иде дип телим.Европа яхшы яши икән, димәк яхшы эшли, эшләмәсәң сиңа берәү дә китереп бирми.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar