поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.06.2013 Җәмгыять

Үзебез чишенгәч, алар нишләсен? ("ТЯ"да "Сердәш" рубрикасы)

Артык тырышкансың, сеңлем

“Сердәш”тәге “Китми дә, яратмый да” (“Т.Я.”, 5 март) дигән хатны күптән укысам да, бакча эш-мәшәкатьләре белән язарга җай чыкмый торды. Анда бер ханым им-томчы ярдәмендә ирен сөяркәсеннән биздерүе турында язган иде. Ир сөяркәсеннән бизүен-бизгән, ләкин хатынына да карамый, аны назламый башлаган. Ханым, миңа нишләргә дип, киңәш сораган иде.

Сеңелкәй, син артыгын тырышып җибәргәнсең шул, ялгышкансың. Им-томчы карчык иреңнең иң кирәкле нәрсәсен бетергән. Шуңа күрә ул сиңа якын килергә ояла дип уйлыйм. Хәзер аңа табиблар ярдәм итсә генә инде. Син иреңә им-томчыга баруларың турында дөресен сөйләп бир. Язмаңа караганда ул җайлы, сабыр кешегә охшаган, аңларга тиеш.

Шушы уңайдан ирләр колагына бер сүз әйтим әле. Бигрәк тә сөяркәләре булганнарына, алардан аерыла алмаганнарга. Хәзер хатын-кызларның кайберләре ирләреннән бик күпне таләп итәләр, ахырда үзләре генә утырып калалар. Шуннан төрле юллар белән (беренче чиратта сихер белән) чит ирләрне үзләренә караталар. Ирләргә чит кешеләр янында ашау-эчүгә кадәр сак булырга кирәк, чөнки үзләренә пар табу максатын куйган кайбер хатыннар әллә нинди эшләрдән дә җирәнмиләр.

Бер уңайдан хатын-кызларга да әйтәсе сүзем бар. Җүнле хатын-кыз үз бәхете өчен парлыларның бәхетен җимерми, балаларын ятим калдырмый. Ихтыяри-мәҗбүри яраттырып, әле беркемнең дә бәхеткә ирешкәне юк. Кемнедер рәнҗетү хисабына төзелгән гаиләнең ахыр юлы аянычлы була. Моңа мисаллар китереп торуның кирәге юк, андый фаҗигале хәлләр тулып ята...

Николай НИКОЛАЕВ.
Чистай районы, Чуваш Ялтаны авылы.

Ирләрне яклыйм

Газетаның 2 апрель санында чыккан “Сердәш”не укыгач, андагы хатларга карата фикерләремне язмый түзә алмадым. Тол калган Нәҗибә ханым беренче мәхәббәтен сагынуы турында язган. Беренче мәхәббәт утында кем генә янмаган икән?! Ләкин тәүге сөйгән яры белән сирәкләр генә кавыша. Алар да бик бәхетле булдык дип тормыйлар, хәзерге болгавыр заманда барыбер нәрсәдер җитешми. Бәхетле булу-булмавыбыз үзебездән тора бит. Берәү дә фәрештә түгел, бер-береңне санлап, аңлап, юл куеп яшәргә өйрәнергә кирәк.

Аннан соң Сәрия исемле ханым авыру ирен каравы, ләкин иренең, терелеп аякка баскач кына, башка хатын янына чыгып китүе турында язган. Сәрия ханым барысын да әйтеп бетерми кебек. Авыруны карау, тәрбияләү дә төрлечә була бит. Әгәр тырышып тәрбияләп терелткәннән соң да ире ташлап киткән икән, андый ирнең китүе хәерле.

Шул ук “Сердәш”тә Николай Николаев бәхет акчада түгел дигән һәм, мисал китереп, раслап та биргән. Бик дөрес, чыгып төшкән байлар да бик матур итеп яши алмыйлар бит.

Мин “Сердәш” сәхифәсенең берсендә “Бөтен авырлык ирләргә төшә бит” дип, ирләрне яклап язган идем. Бу фикерем Әлмәттә яшәүче Галия әбигә ошамаган. Ул исерек ир белән җәфаланган икән. Галия, син минем чордаштыр да әле. Мин дөньясын онытып эчүче адәм актыкларын үзем дә яратмыйм. Шулай да ирләрне яклыйм. Аларның күбесе гаиләдә аңлашу булмаганга эчәргә тотына бит. Аннан соң хәзер ирләрдән дә уздырып эчүче хатыннар күбәя башлады. Бөтен нәрсәдә чама хисен белеп, аңлашып, тыныч-тату яшәргә кирәк тә бит, әмма акыл, сабырлык җитеп бетми...

Әнәс БАЯЗИТОВ.
Азнакай.

Үзебез чишенгәч, алар нишләсен?

Миңа әле 20 яшь кенә, тик кайберәүләр карт кызлар рәтенә кертә икән инде мине! Битемдә бер җыерчык, башымда бер бөртек ак чәч булмаса да! Иң кызыгы шунда: яшьтәшләрем мине “утырып калган” кызга санамый, ә кырыкның аргы ягына чыккан ирләр инде “әбиләр” рәтенә кертәләр...

Марс абый (аңа 38 яшь) белән социаль челтәрләрнең берсендә таныштым. Бик кызык абзый булып чыкты ул. Танышкач та: “Син мине кызыксындыра торган яшьләр төркеменә кермисең, борчылма, син карт инде!” – диде. Мин аңа очрашып йөри торган егетем барын әйттем. Берәр проблемам килеп чыкса, яңа танышымнан киңәш сорый башладым: чит кешегә эч серләреңне виртуаль рәвештә сөйләве җиңелрәк бит. Марс абый да борчу-шатлыкларын минем белән бүлешкәләде.

Май бәйрәмнәрендә иптәшләрем авылларына кайтып беттеләр, бергә яшәгән иптәш кызым Төркиягә ял итәргә китеп барды. Ә мин, эшләү сәбәпле, авылга кайта алмадым. Кич утырам шулай өйдә компьютерга багынып, бервакыт Марс абзыем яза: “Кичәләргә кия торган матур күлмәгең бармы? Әйдә, минем белән! Анда шәһәрнең “почти элитасы” җыелачак, кирәкле кешеләр белән таныштырырмын үзеңне”. Аптырап калдым.

– Ә дусларыңа кем дип таныштырырсың мине?

– Абыемның кызы диярмен...

– Чит абзыйлар янына барырга куркам мин...

– Курыкма, синең өчен үзем җавап бирәм.

Юк инде, хәзер, тот капчыгыңны, бер белмәгән җиргә, белмәгән кешеләр янына барып утырырга җүләр түгел лә мин! “Беркая да бармыйм!” – дидем Марс абыйга. Сүз шуның белән тәмамланды.

Икенче юлы мине ниндидер караңгы паркка һава суларга чакырды ул. Шулай ук компьютер аша, билгеле. Җавап бирмәдем. Өстәвенә көн дә яңгырлы, салкынча иде. “Ник башта ук чакырмадың?” – дигәч, “Син анда барырга әле “өлгермәгән” идең, хәзер инде алып барсаң да була!” – диде. Менә сиңа мә! Атна-ун көннән “абыем” үзе дә тәмам “өлгереп” бетте: “Әйдә миңа төн кунарга?” – дип, теләк-тәкъдимен, ниһаять, ачыктан-ачык ярып салды. Мин дә аның белән “уйный” башладым. “Ничек инде “абый” янына кунарга барыйм?” – мин әйтәм. “Бүген абыең булмам... Күкрәгемдәге йоннарым белән уйнавыңны телим”, – дигән смсны укыгач, бөтенләй телсез калдым! Җавап та биреп тормадым, әлеге сайттан анкетамны шунда ук бетереп ташладым.

Марс “абыема” кадәр Рамил исемле егет белән танышкан, аның белән Җиңү паркында очрашырга ризалашкан идем. Интернетта бер-беребез турында күп нәрсәне белеп бетергән идек инде. Ләкин мин ялгышканмын булып чыкты: сөйләшә торгач, Рамилгә 27 түгел (ул анкетасында шулай күрсәткән иде), ә 32 яшь икәне, хатыны белән дүрт ел элек аерылуы һәм 9 яшьлек кызы булуы ачыкланды. Хатыны белән нишләп аерылышуларын сорадым. Өйләнешкәндә аңа – 21, хатынына 17 яшь булган икән. Кызлары тугач, хатыны бөтен игътибар-назын балага бирә башлаган. Рамилне дә тәрбиядән аермаска тырышса да, ир моның белән канәгатьләнмәгән, башта “сулга” яшерен генә йөргән, аннан ачыктан-ачык хыянәт итә башлаган. “Нәрсә җитмәде инде сиңа?” – дигәч, “Мин мәхәббәт белән шөгыльләнергә яратам, нәсел “чире” ул безнең, җитмеш яшьлек әтием дә әле һаман кызлар янында “җилләнеп” кайткалый”. Ә хатын белән көнгә ике тапкырдан да артык яратышып булмый башлады... “ – диде. “Табибка күрен”, – дидем дә, моның яныннан качу ягын карадым...

Менә шундый азгын ирләр дә яши безнең шәһәрдә. Аларның шундый булуына без – хатын-кызлар да гаепле, билгеле. Җәй айларында урамга гына күз салыгыз: кызлар чишенеп бетә язганнар бит!

Гүзәл ШӘРИПҖАНОВА.
Казан.

“Көтмә, башкага өйләндем”

Әлеге хәлне миңа очраклы юлдашым – Актанышта туып үсеп, хәзер Чаллыда яшәүче ханым сөйләде.

– Үзем саф йөрәкле булгач, күпме гомер бергә яшәгән ирем мине ташлап, үзеннән 10 яшькә кечерәк хатынга өйләнер дип башыма да китермәгән идем, – диде ул. – Таркалган гаиләләр турында газеталардан укып, телевизордан карап кына белә идем. Ир бирмәк – җан бирмәк диләр. Чыннан да, бик авыр икән. Ике кыз үстердек, икесе дә үз тормышлары белән яши. Ирем кече кызыбызның никахына килде, ә туена – юк. Оялгандыр инде. Ярдәм дә итмәде. Туй чыгымнарын кодагыйлар белән бергә күтәрдек. Яшь бичәсе иремне Башкортстанга алып китте, каенанам да улыннан калмады. Ир дигәнем дә, яшь хатыны да беркайда да эшләмиләр, әби пенсиясенә генә яшиләр икән дип ишеттем.

– Авырып-нитеп китсә, кире кабул итәсеңме соң?

– Ул кайтканчы үзем урын өстенә аумасам, кабул итәм, әлбәттә! Дөрес, кызларым: “Кайтса, кертмә, без риза түгел, горур бул”, – диләр...

Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен икенче очракны да язып үтим әле. Галимәнең (исемен үзгәрттем) тормыш иптәше Себердә нефтьче иде. Бервакыт Галимәгә чылтыратып, ул болай дигән: “Мине көтмә, 35 яшьлек повар хатынга өйләндем”. Хатын бу хәбәрдән соң кайгыдан авыруга сабышты, бичаракаем. Балаларының үз гаиләләре, оныклары үсеп килә иде. Байтак еллар үтте, ирен яраткан Галимә берүзе яшәде, берәүгә дә карамады. Инде картайды, күптән лаеклы ялда булса да, эшен дә ташламады: өйдә бер ялгызың күңелсез уйларга бирелеп утырганчы кеше арасында рәхәтрәк, җандагы болытлар тарала бит. Бервакыт иреннән тагын хәбәр килеп төште: “Бик нык авырыйм, монда беркемгә дә кирәгем юк, яныңа кайтырга рөхсәт ит”. Галимә кабул итмәде аны. Урамга куып чыгарылган атаны бер кызы үзе янына алып кайтып, әтисе соңгы сулышын алганчы тәрбияләде. Соңыннан, әнисен дә үз янына алып килеп, гомере өзелгәнче аны да карады.

Гаилә таркалу – бик күңелсез хәл. Ирләр – хатыннарын, хатыннар ирләрен ташламасыннар иде. Алар яшь чакта яратышып, гел бергә булырга сүз куешкан, бер-берләренә тәннәре-җаннары белән береккән кешеләр ләбаса.

Альбина ГАЙСИНА.
Минзәлә.

“Гөнаһ икәнендә беләм, барыбер каргыйм”

Алтмыш биш яшемә җитеп, болай елаган кешене күргәнем юк иде. Күрергә дә язмасын, Аллаһ сакласын.

Үтте-китте
гомерләр дип офтанма,
ул бит син картаясың
дип офтанмады.

Казанда яшәүче туганнарга мәҗлескә баргач, Татарстан күчтәнәчләре алыйм дип базарга чыккан идем, йөри торгач, шактый әйбер җыелды. Ял итә-итә, туганнар фатирына кире кайтканда, юл буенда хәйран гына матур чит ил машинасын күрдем. Эчендә бер хатын утыра. Якынлашкач, күзем аның йөзенә төште: бер ноктага караган да, күзләреннән борчак-борчак яшь тәгәри. Кычкырмый, шашмый, эре яңгыр тамчылары кебек яшьләре генә ага. Туктаусыз ага. Басып катып калдым. Китәргә дә, китмәскә дә белмим. Кара инде, мин әйтәм, кеше бәрдергән дисәң, ул-бу күренми, берни юк. Авыл җире булса сорар идең, ә монда ничектер читен. Әллә татар, әллә марҗа дигәндәй, миндә синең ни эшең бар дип кычкырса, нишләрсең... Ун минутлап шулай аптырап басып тордым. Шуннан, нәрсә булса шул дип, тәрәзәсенә чирттем. Сискәнеп китте. Урысча вата-җимерә хәлең начар мәллә дип сорадым. Татар хатыны булып чыкты тагы. “Юк, апа, бернәрсә дә булмады”, – диде. “Кеше тик торганда шулкадәр еламый инде, нинди кайгың бар, сөйлә, җиңеләеп китәрсең”, – дип, җайлап кына әйткәч: “Менә, машинам белән “КамАЗ” астына керим мәллә дип утырам әле”, – диде ул. Имәнеп киттем. Ә ул, хәлен сораучы табылганга сөенгәндәй, эч серләрен түгәргә тотынды:

– Кияүгә чыкканыма егерме биш ел. Улларыбызны өйләндердек инде. 12 квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә унбиш ел яшәдек. Ирем салырга ярата, эше командировкага йөри торган иде. Күпне күрдем, сабыр иттем, ипигә акча җитмәгән көннәр булды, зарланмадым, ялынып кешегә чыкмадым. Авырлыклардан соң рәхәт тормыш килде, ирем, эчүен ташлап, үз эшен ачып җибәрде. Яхшы гына йорт сатып алдык, чит илләргә йөри башладык. Элек безнең барлыкны да белмәгән, кирәкмәгән дуслар күбәйде. Ирем иллегә җиткәндә яшәрде, кызык-мызык, хикмәт эзләп йөри башлады. Мин аны-моны әйтмәгәч, ачыктан-ачык типтерергә тотынды. Ичмасам, хыянәтен белгертмәсә иде! Смс хатлардан телефоны ничек шартламый торгандыр?! Анда язылганнардан чәчләрең үрә торырлык. Күп укыдым мин аларны. Ир дигәнем авылдан килгән, бер балалы, егерме яшьлек хатын белән йөри. Яшь хатын ярата дип беләдер инде, дивана. Ул хатынга акча гына кирәк бит инде! Ир дигәнем яңадан эчә башлады. Өйгә айлар буе кайтмый. Бер улыбыз хатыны белән безнең янда яши. Иремнең шулай азып-тузып йөрүе өчен киленнән оялам. Баш югалтып йөрергә яшь җилкенчәк түгел бит инде ул! Гөнаһ икәнен дә беләм, ләкин барыбер каргыйм мин аны...

Үкси үк башлаган хатынны ничек юатырга да белмәдем, каушап калдым. “Каргама, кызым, сабыр бул”, – дип кенә әйтә алдым.

Нишләде бу замана? Яшь кызлар, хатыннар нигә шулай гаиләләрне җимерәләр? Каргыш төшәр дип ничек курыкмыйлар, мин дә шул хәлдә калырмын дип ник уйламыйлар? Акыллы, авыл тәрбиясе алган кызлар шулай кылангач инде...

Битеннән борчак-борчак яшьләре тәгәрәгән хатын күз алдымнан һич китми. Елатмыйсы иде бит хатыннарны!

ЗӘКИЯ апагыз.
Башкортстан.
 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»