поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
11.06.2013 Җәмгыять

"Үз-үземә кул салам, баламны тәрбияләрсез"

Хастаханәдә танышкан палатадашым Розалияне укучыларыбыз хәтерлидер әле. Ул миңа еш шалтырата, үз борчу-мәшәкатьләрен сөйли, ә мин аның сүзләреннән аңыма килә алмый озак уйланып йөрим-йөрим дә, ирексездән, каләмгә үреләм. Күптән түгел тагын шалтыратты. Бу юлы танымадым мин аны: ярсыган, елаган. «Мин үз-үземә кул салам, баламны тәрбияләрсез», – ди.

Баксаң, иренең кимсетүләреннән гарьләнеп дөнья белән хушлашмакчы булган икән ул. «Бер атнага якын бергә яшәдек (элек кунарга сирәк кайта иде аның ире). Ул яныма якын да килеп карамый. Бала тапкач, син сыерга әйләнгәнсең. Сине күргәч, күңелем болгана, ди. (Югыйсә, Розалия әле 25 яшендә генә, тал чыбыгы кебек зифа буйлы, нечкә билле бу кызга ире юри ачуын китерер өчен шулай әйтә, күрәсең). Эшеннән китте. Хәзер «Быстроденьги» дигән хезмәттән файдаланып, кредитка акчалар алган, түләргә уйламый да. Бала өчен бирелә торган пособие акчасына да кул суза әле, хәшәрәт. Кибеткә кергән идек. Бер яшь тә тулмаган улыбызга махсус эремчек, йогыртлар алырга кирәк, ә ул: «Сөтең җитәдер бит, имез дә, эремчеген дә яса. Сок кирәксә, әнә кипкән алмадан компот кайнатып эчер», – дип кенә көлде. Аягыма кияргә калмагач, базарга аның белән барган идем. Бәлки, кыйммәтрәк туфли алып бирер дип өметләндем. Кая ул, распродажадан 200 сумга бер башмак алып бирде бит», – дип елый Розалия. «Бу ялда әнисенең туган көне иде. Кунакка бардык. Каенана сөяркәсе белән сүзгә килгән икән, кәефе юк. Улы белән эчеп утыра-утыра исерештеләр. Мин телевизор караган булам. Берзаман йокларга яттык. Әни үз бүлмәсендә, без олы якта, идәндә. Кинәт әни: «Улым, минем яныма кереп ят әле, куркам, хәлем начар», – димәсенме? Кереп китте бит тегесе дә. Торып карасам, икәү кочаклашып ятканнар, ирем трусиктан, әнисе кыска халаттан... Ничек инде хатыны янәшәдә булып, үз әнисен кочаклап ята ул? Юк, мин көнләшмим, бары буй җиткән ир-егетнең анасы кочагында ятуын гына аңлый алмыйм, бу бит мине җир белән тигезләү дигән сүз, мыскыллап көләләр бит миннән», – ди Розалия. Озак сөйләштек без аның белән, аз булса да тынычланды кебек. Ничек ярдәм итәргә була, ни өчен яратып яшәгән ире шулай нык үзгәргән...

Күптән түгел ишегалдында тагын бер хатын белән таныштым. Монысы да ире белән тату тормый. Гөлгенә бердәнбер баласын шактый олыгаеп, 40 яшендә генә тапкан. «Бер егет белән дә очрашмадым, яшем 40ка якынлашканда, коллегаларым бер аерылган ир-ат белән таныштырдылар. Аның белән гаилә корып яши башладык. Беренче карашка акыллы, ягымлы тоелган ир-атның чын йөзе соңрак ачыла башлады, баксаң, ул элек эчкече булган икән, дәваланган. Ләкин күп тә үтми тагын эчә башлады бу. Бала кечкенә, исерек әтидән бернинди ярдәм юк. Гел бәхәсләшә башладык. Ахыр чиктә бер яше дә тулмаган кызым белән мине ялгыз калдырып китеп барды ул, ярты еллап хәбәре юк. 5 мең сум бала акчасына яшим менә. Ипотеканы түләргә дә шул акча, баланы киендерергә, ашарга, эчәргә дә... Бала тудыру йортыннан чыкканнан бирле өстемә бер күлмәк алып кигәнем юк, эшкә чыгар идем, балалар бакчасында урын бирмиләр. Авылга кайтып китәр идем, әти-әнием исән түгел, ир туганнарым Татарстаннан читтә яшиләр», – дип, кайгысы белән уртаклашты Гөлгенә. Розалия кебекләр күп икән шул бу дөньяда. Кемнәрдер чит илләрдә ял итеп, акча туздырып йөргәндә, икенче берәүләр баласына сок алырга акча таба алмый, очны очка ялгап гомер итә. Күрәсең, һәркемнең үз язмышы, ә язмыштан узмыш юк... Әнә шул авыр хәлдә калган, ирләре ташлап киткән балалы аналарга берәр ярдәм итү урыннары булса икән ул. Вакытлыча яшәп торырга, бурычка акча алырга... Хәер, иң мөһиме, сәламәт булсыннар иде балалар, әти-әнисенең көн дә сугышып, талашып яшәвен күреп үссәләр дә, кызулык белән үз-үзенә кул салган әниләре аркасында, урамда ташландык хәлдә калмасыннар иде. Акча бүген бар, иртәгә юк бит ул... 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№37 (842862) / 19.06.2013 17:59:33

Хатыннар аяктан егылганчы эшли дә инде.Җәй көне хатын-кыз бер көндә эшләгән эшне бер ир кешенең дә эшләргә хәленнән килми.Бүген мин дә ирне әрли-әрли мотоблок белән бәрәңге күмдердем.Ике рәт чыга да, өйгә кереп китә "арыдым" дип. Әле аның күп өлешен мин эшләдем кәтмән белән. Ирләр үзара сугышканда гына көчле инде, җир эше булса, бөтен көчләре бетә.

№36 (842712) / 17.06.2013 22:30:13

Хатының эшләмәсә урам себеркесенә әйләнәчәк.Хатыннарны аягыннан егылганча эшләтергә кирәк.Шул вакытта гына ул хатын-кыз формасына керә.Хатын ул иренең коерыгы,шулңа риза-бәхил булып иргә чыккан,шулай булырга тиеш.

№35 (842637) / 16.06.2013 23:26:26

Чиләге нинди, капкачы шундый була торгандыр, җаныкаччайларым.

№34 (842633) / 16.06.2013 22:47:12

АНдый ИРЛӘР биииик күп,рәтле хатыннар җҗҗҗҗук.

№33 (842632) / 16.06.2013 22:30:46

Кая китте икән ХАТЫНЫН эшләтмичә, үзе ат кебек эшләп, айнык кайтып керүче акыллы ирләр? Татар гәйләсе шундый иде бит.

№32 (842631) / 16.06.2013 22:20:19

Хатыннарның почеты бетте,аларга хөрмәт юк.Кая китте икән матур аляпкычлар ябып ИРЕН каршы алучы катыннар.Татар гәйләсе шундый иде бит.

№31 (842630) / 16.06.2013 22:16:19

АСтагыларны укып та тормыйча шуны аңладым,зинадан бала табып яталар икән ич. Зиначыдан туган бала,атасыз бала дип атала.Аңа хөрмәттә юк,уваҗениедә юк. Кыскасы,урам баласы.Аңа хатын-кыз җавап бирсен.
Гайләдә бар хатыннар эше,ирләр эше.Эшне бүлеп тә торасы юк,ул көн кебек ачык.Әгәрдә катын эш бүлә икән,бу инде хатынны куып чыгарырга зур сәбәп.

№30 (842626) / 16.06.2013 20:15:05

Тукран минем бакча рядом гына,кич янына керермен,чэй куеп тор.

№29 (842622) / 16.06.2013 18:36:25

Хәзер зарланмыйм, яз башыннан бирле бакча өендә яшим, җан рәхәте, кирәк вакытта автобуска утырып ашарга алып киләм, электр кергән, интернет бар, телевизор бар, эшлим дә, ял да итәм. Ирне бакчага китертмим, теләсә нәрсә эшләсен.

№28 (842621) / 16.06.2013 18:35:11

Ашарга пешерэ,кер юа,утукли,йоклаган урынын жыештыра белмэгэн булдыксыз хатыннар белэн яшэуче ирлэр дэ куп бит эле)))))
Чын ир андый хатын белэн яшэми бэгыркэем.
Шундый хатынга ойлэнгэнсен икэн,димэк син узен сукыр.

а впрочем минем ирем уз урынын жыештыра болай да. Кон буе мин кайтканны котмэс бит инде,мендэр юрганны алып куяр очен?

№27 (842620) / 16.06.2013 18:31:32

Андый азынган ирләрне акылга утыртыр өчен, бераз читкә китеп яшәргә кирәк, шуннан хатын кадерен белә башлыйлар алар,)))))
Акылга утырту белэн шогыллэнэсе тугел. Ата-анасы тэрбиялэмэгэн малайны хатын тэрбиялэсенме тагын?
Булырлык тугел икэн, ычкынырга кирэк яхшы чакта.Балалар ишэйгэнче!

әмма да ләкин хатын-кыз гомер гомергә гаилә учагын саклаучы буларак кабул ителгән бездә))))
Эйе,таш гасырдан бирле гаилэ саклауны хатынга гына калдырганнар кайберэулэр.

Узлэре эчэ, хатын остеннэн йори,мыскыллый нихэтлесе гаилэ алып барырлык акча да тапмый. Э хатын анын гаилэсен сакларга тиеш икэн! Нэрсэ хакына диген?
Теге ирнен картайган коне тыныч булсын, балалары кулында жан бирсен очен!
Юк чын татар, мондый корбанга барырга телэучелэр сирэгэйде шул,телэсэн ни эйт. Хэм монда хатыннарны гына гаеплэргэ ярамый.
Азапланмаска телэмэгэн хатынны эгоизмда гаеплэргэ оста да инде сез. Сезгэ тузеп яшэгэнче ул лучше ботен кочен баласын тэрбиялэугэ бирэ.Хэм дорес эшли.

Нинди тэрбиядер безнен ирлэрдэ,гаилэ жимерелсэ хатын гаепле,бала тэртипсез булса хатын гаепле. Законсыз туган бала очен дэ бары хатын-кыз узе генэ гаепле,ирлэрнен читкэ йоруендэ дэ хатыннар гаепле .хэм б. хэм б.
Ирлэрнен ботен заботасы зарплатсын алып кайтып диванга аву белэн чиклэнэ.Ир кеше физик коч калдырып кайткан заманнарда бэлки шулай булгандыр.Лэкин хэзерге заманда ботен ирлэр дэ ат шикелле эшлэмилэр бит.

№26 (842619) / 16.06.2013 18:18:42

Ашарга пешерэ,кер юа,утукли,йоклаган урынын жыештыра белмэгэн булдыксыз хатыннар белэн яшэуче ирлэр дэ куп бит эле,бэлки син узен дэ шулар исэбеннэндер

№25 (842618) / 16.06.2013 18:14:27

тукран синен дэ гомер узды,исерек иреннэн зарланып.

№24 (842617) / 16.06.2013 18:09:14

Әлбәттә, хатын-кыз гаилә сакчысы, ләкин ул да кеше, аның да тынычлыкта, исерек ир белән интекмичә генә яшәргә хакы бар. Андый азынган ирләрне акылга утыртыр өчен, бераз читкә китеп яшәргә кирәк, шуннан хатын кадерен белә башлыйлар алар, яннарында нәнкә белмагач, кикрикләре тиз шиңә.

№23 (842615) / 16.06.2013 16:27:09

"Эллэ хатын-кызнын гомере ике тапкыр килэме?"
Юк,наный,ике килми хатын-кызның гомере,әмма да ләкин хатын-кыз гомер гомергә гаилә учагын саклаучы буларак кабул ителгән бездә.Күпвакытта үз мәнфәгатен алга сөргән,балаларының язмышына төкереп тә бирмәүче эгоист хатын-кызлар, менә шундый, син әйткән деңурный фразаны кулланалар да гаиләне таркаталар инде.

№22 (842606) / 16.06.2013 12:18:12

Кем эйтте эле мине аерылышасым килэ дип??Бусы беренчедэн!
Икенчедэн,сез бит хатын-кыздан хаман жертва ясау ягында. Имештер,семья бар икэн,сине кыйнасаалар да,санга сукмасалар да яшэргэ тиешсен. Ир дигэнен диванда ятса да,эчкече булса да туз. Эллэ хатын-кызнын гомере ике тапкыр килэме?
Элек шулай яшэучелэр куп булган,барырга урыны булмагач.Лэкин хэзер уз-узенне хормэт итэргэ телэгэн хатыннарга момкинлек бар инде.


Э статистикага килсэк,ул узе ук ирлэрнен ялкаулыгын,битарафлыгын курсэтэ торган фактор.Диваннан торып заявление илткэнче! Аннан пошлина да,гариза бируче кесэсеннэн чыга бит.

№21 (842605) / 16.06.2013 12:07:47

Чын татар кызы, нинди таләпләр турында сүз алып барасыңдыр,билгесез.Ләкин статистикага күз салсаң 100 аерылышуның 68е хатын-кызлар инисиативасы бн башкарыла.Синең дә аерылышуыңның сәбәбе әтәч булып кычкырасы килүче тавык булуыңда түгел микән?

№20 (842603) / 16.06.2013 11:45:02

Гаилэне бер генэ кеше саклый алмый,чын татар.
Мондый талэплэрне бары,йокне башкалар жилкэсенэ аудара белуче "чын татар" ирлэре генэ эйтэ ала.
Аннан гажэплэнмэгез,татар кызлары чит миллэткэ ник китэ дип!

№19 (842598) / 16.06.2013 10:02:31

хэле бик авыр иде,уф уф-уф улэм дип ынгырашты ул хатын,исэнме икэн эле ул

№18 (842597) / 16.06.2013 09:46:50

Мин, кәнишне гаилә терроры яклы түгел,шулай да һәрберебез күзебезне ачыбрак карасак,әйткәләшмичә,кайнана тарафыннан бер дә кимсетелмичә яшәгән гаилә юктыр ул.Шулай булгач "уф уф-улэм №11"бн килешәм һәм аны хуплыйм.Менә шундый хатыннар тота,саклый инде гаиләне.Аңа, РӘХМӘТ,гаиләңне сакк

№17 (842591) / 15.06.2013 23:35:59

АСтагыларны укып та тормыйча шуны аңладым,зинадан бала табып яталар икән ич. Зиначыдан туган бала,атасыз бала дип атала.Аңа хөрмәттә юк,уваҗениедә юк. Кыскасы,урам баласы.Аңа хатын-кыз җавап бирсен.

№16 (842590) / 15.06.2013 23:06:35

Утыз улын булганчы,усырак ирен булсачы!!!

№15 (842385) / 13.06.2013 19:03:17

Кычыткан рэхмэт жолы сузенэ -жылынып киттем .
Гузэл мин синен б/н килешэм точно так .
Безнен апа гел узе ирен яманлый (ул эшлэми эйендэ ята ире).Хаман шул алкаш- э без берэр эйбер эйтсэк кирэгенне бирэ яклап .
Куп хатыннар шулай ирлэрен яманлап йрилэрдэ начар дип бер 5-6 елдан кукрэклэрен киереп машинада утырып йрилэр (анда кияфэт).
Аннан бер пос.. бар 3-4 балан булганчы исерек ирен булсачы .

№14 (842361) / 13.06.2013 15:56:51

Нинди юньсез хатыннар болар? Тапап изсэлэр дэ, торырлар иде шул хэшэрэтлэр белэн. Кем тэрбиялэде икэн аларда шундый уз-узенне санга сукмауны? Юньсез ирдэн китэм, дими, хаман да шунын кайтуын котэ. Мазохистлардыр алар. Яки "жертвалар" - бар ул шундыйлар, кыерсытылырга ярата торганнар. Интексэ интегэ гомер буе, но тулке тормышын берничек тэ яхшыртырга тырышмый. "Кул салам уземэ" дип бер-ике ел форер эле беренчесе, эмма "иреннэн кит", дисэлэр, обижаться итэчэк, точно эйтэм.

№13 (842260) / 12.06.2013 20:22:45

№12 алай димэ эле. Зарплатасы эз булгач нишлэсен,устерэ инде барыбер.Элек балалар ишле булган.10,11 не тапканнар.Ашарга да,кием дэ эз булган . Хэзер алай табучы бар микэн ? Булганында коч хэл белэн устерэлэр. Хэзер ашарга да кием дэ бар,барысы да кыммэт.

Ул УЛЭМ горурланып эйтэ.Маладис ,тырышырга кирэк.

№12 (842220) / 12.06.2013 17:27:03

нэрсэ акырасын мин-мин дип,ишкэнен ишэк чумарын ике бала устергэн имеш,тыйнак хатыннар 7-8не устереп тэ мин-мин дип кукрэк киермилэр.

№11 (842201) / 12.06.2013 13:26:16

бу хатыннарнын башларына бирэсе килээээ.
Мин ирсез 2-бала устердем 5-мен зарплатага садиккада беренче булып бирэ идем и класстада беренче булып бирдем акчаны акчалар жыйганда .Мескенлэнеп йолап йрмэдем ,даже авылда энилэр белмэде дэ начар торганны ,эти генэ санаториядэн кайткач безгэ кереп чыккач их кызым ,..болар бит сине койнап торалар диде сизеп .эле анда да юк -юк барда эйбэт дидем . шуна мина АЛЛАХЫ ТАГАЛЭ гел ярдэм итеп килде эштэн кайткач кычкырып -кычкырып йолый идем дэ (блалар эйдэ булмаганда ).и басыла идем узем виноват дип кузенне ачып чыгарга иде кияугэ дип .Берсен дэ винит итмэдем гел уз -ущемнегенэ сугеп йрдем . Их терле чаклар булды подвалга да куып карадылар кайнана ,пешкэн эйберлэрен дэ яшереп куя иде . ХОДАЙ КУРСЭТМЭСЕН БЕРСЕНЭ ДЭ МИН КУРГЭННЕ .
Тузэргэ кирэк .аякта эстэ гел 100-150 сумлык эйбер инде ул ана кешегэ . АЛЛАГА шекер балалар ускэч киендерешэлэр.
ТУЗЕМЛЕК КИРЭК ,.

№10 (842197) / 12.06.2013 11:20:41

Мин гомер буе эшлэп тэ, 200 сумлык аяк киеме алам.Нэфесен зурдан!

№9 (842196) / 12.06.2013 11:16:11

Кызгандырмакчы буласын бугай. Юк,эз генэ дэ кызганмыйм.Синнэн башка да проблемалар житэрлек.Синнэн аермалы буларак,мин аларны интернетка куеп, уземне кызгандырырга жыенмыйм.Кому сейчас легко?

№8 (842194) / 12.06.2013 10:09:56

Бик дорес язгансыз. Фэн тарафыннан да исбатланган жавап. Шундый хатыннар кеше игьтибарын жэлеп итеп,узен кызгандырып,чит кеше энергиясен суырып гомер итэлэр. Бу ахмак хатыннын проблемасы да, баласы да беркемгэ кирэкми.Алдан уйларга иде.

№7 (842157) / 11.06.2013 22:25:37

Анасы бит малаен,башка хатын белэн булешер очен устермэгэн. Эле дэ узе кочаклап ята икэн бит!
Голгенэгэ килгэндэ,кеше алдында унайсыз дип кенэ кияугэ чыгарга хич ярамый иде.
Бездэ гел,кеше ни эйтер принцибы белэн яшэу.. Э аннан проблема белэн япа ялгызын каласын.Кешенен проблеманда эше юк. Анын,синдэ тормышын яхшы булганда гына,кайгысы бар.

№6 (842139) / 11.06.2013 21:30:37

Абрикос,сина банан булып туасын гына калган.

№5 (842133) / 11.06.2013 21:17:25

№3 дорес эйтэсен,сузлэрендэ дореслек бар.
№4 белэн дэ килешэм "Иргә ышанма, Иделгә таянма" бу дорес мэкаль.

Торле кеше бар жэмэгатъ, 4 нче тапкыр кияугэ чккан хатыннар да бар .

Розалия белэн Голгенэгэ нык булырга уз узлэрен кулга алып ,балалары очен тырышып яшэргэ кирэк.Барысыда жайланыр.
Ир асты белэн жир асты бетми ул ! Ашыкмаска !

№4 (842110) / 11.06.2013 16:59:15

Андый хатыннар энергетический вампир булалар алар. Тормышлары алга китсен өчен бернәрсә дә эшләргә теләмиләр, бары тик зарланып, үзләрен җәлләтеп, башка кешенең психик энергиясе белән туеналар. Акылга утырган кырык яшлек хатынга иргә чыкканчы ук тормышын җайларга булыр иде, иргә ышанма, Иделгә таянма дигәннәр бит. Икенчедән, булдыксыз, үз-үзләрен дә карый алмаган хатыннарны ирләр хөрмәт итми инде, беренче мөмкинлек белән ташлыйлар.

№3 (842102) / 11.06.2013 16:41:19

хязерге заманада кем кемгя киряк туган-туганны дус-дусны белми ???

№2 (842100) / 11.06.2013 16:23:33

Соңарган киңәш, узенэ килмэсен!

№1 (842098) / 11.06.2013 16:08:37

Кемнән бала табуыңны җәелеп ятканчы уйларга иде, хөрмәтле ханымнар!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar