поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.04.2008 Милләт

БҮГЕН ӘДӘБИЯТ УКЫЙЛАРМЫ?

"Крутушка" шифаханәсендә республикакүләм олимпиадалар инде алтынчы мәртәбә уздырыла. Бирегә быел да җырдан кала мәктәптә укытыла торган 33 фәннән акыл сынашырга килделәр. Татар әдәбиятыннан олимпиада 18-20 март көннәрендә үтте. Ул республикакүләм олимпиадаларының соңгысы санала.

Тел эчендә   милләтнең җаны, аның иманы, соңгы чиктә, аның язмышы яшеренеп ята...

 

(Миргазиян Юныс).

 

 "ТУКАЙ ЛЕНИН ЯНЫНА БАРГАН..."

 

"Крутушка" шифаханәсендә  республикакүләм олимпиадалар инде алтынчы мәртәбә уздырыла. Бирегә быел да җырдан кала мәктәптә укытыла торган 33 фәннән акыл сынашырга килделәр. Татар әдәбиятыннан олимпиада 18-20 март көннәрендә үтте. Ул республикакүләм олимпиадаларының соңгысы санала.

 

Быел сораулар башка елларга караганда бераз үзгәрәк төзелгән икән. Алар мәктәп программасына нигезләнгән, биш өлештән тора. Жюри рәисе: "Урыннар санаулы гына. Монда килү – үзе  зур җиңү ул. Милләтнең йөзек кашы  – сез! Милләтнең киләчәге сездә!" – дип, укучыларга фатихасын бирде, гадел, хәерхаклы булачагын әйтте. Аннан озак  кына акламаның – беловик, караламаның – черновик икәнен сөйләде. Балаларның яраткан соравы – Г.Тукай турында икән. Узган елларда шагыйрь турында 25әр бит язучылар булган. Берәү хәтта болай дигән: "Тукай крестьяннарга булышырга теләп, Ленинга ярдәм сорап барган..." Яки "Тукай шундый юмарт кеше: урамда хәерчеләргә күлмәген салып бирә торган булган" һ.б. 

 

Республикабызның төрле районнарыннан килгән 182 укучы дүрт сәгать дигәндә бирелгән эшләрен төгәлләде. Казан кызы Айсылу Ибраһим "Кая шулай ашыгасың йөрәк" темасына поэма иҗат иткән!  11 сыйныфтан бер укучы: "Ничә очып, ничә мәтәлсә дә кеше барыбер сайлый кош юлын..." минисочинение биременә җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның: "Ә мин һаман яшим  әле" җырына фәлсәфә корган. Укучылар Т.Миңнуллин әсәрләрен яхшы белә икән. Бер укчы  хәтта драматургның 31 әсәрен (!) санаган.

 

Укучылар дискотекада күңел ачканда аларның эшләрен КДУның әдәбият белгечләре тикшерде.

 

Җиңүчеләрнең күбесе яулыклы кызлар иде. Күрәсең, теләк-догалары кабул булган... 11 сыйныфтан абсолют  беренче урынны Яңа Чишмә районы Акъяр урта мәктәбе укучсысы Альбина Сөләйманова алды. Аңа КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга кергәндә өстенлекләр биреләчәк, диделәр. Ләкин Альбинаның әдәбиятчы  буласы килми. Аның хыялы – икътисадчы булу. 10 сыйныфтан беренче урынга Казан кызы Айсылу  Ибраһим, 9 сыйныфтан – Кукмара районы Зур Сәрдек мәктәбе укучысы Нәфисә Корбанова лаек булдылар.

 

Кызык килеп чыга бит әле: татар әдәбияты олимпиадасына килүчеләрнең күбесе инженер, икътисадчы, юрист, табиб булырга тели. Болай булгач, татарның матур әдәбияты кемнәр кулында калыр икән?

 

"БЕЗ ТАТАР ТЕЛЕНӘ СУСАДЫК!"

 

"Крутушка"да фән олимпидалары инде  2 ай ярым бара. Традиция буенча иң соңгысы итеп төбәкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасын үткәрәләр. Быел да ул республикакүләм татар әдәбияты олимпидасы тәмамлангач ук башланып китте.

 

Олимпиадага чакырылган 20 төбәкнең 19ыннан 70 бала килгән. Әстерхан, Омск, Мордовия, Свердлау, Пермь, Саратов, күрше Марий-Эл, Оренбург, Ульян, Киров, Башкортстан  җирлекләре – әйтерсең, "Крутушка" урманына бөтен Русия җыелган! Чиләбедән килгән Эдуард исемле егеттән бирегә нинди сынаулар аша килүен сораштыра башладык. Ул, урысчалатып:

 

–  Просто подфортонуло, хотел Казань увидеть... – дип җавап бирде.

 

– Ә Кол Галинең нинди әсәрен беләсең?

 

– "Шүрәле"...? Кызык  булып китте: танышу өчен беренче көнне үк анкета үткәрдек.

 

Җавапларын ишетсәгез!..

 

М.Җәлил белән бергә Г.Тукай да Советлар Союзы Герое булып чыкты. Бүгенге көн язучылары дип Г.Исхакый, К.Тинчуринны атадылар. Шулай да киләчәкләрен татар татар  теле, әдәбият белән бәйләргә  омтылалар, милләтебезнең зыялылары булырга телиләр. Чиләбе өлкәсеннән килгән бер егетнең әле Татарстан президенты да буласы килә...

 

Оренбург командасы олимпиадада беренче тапкыр катнаша икән. Әстерханлылар исә  ел да киләләр. Безне Федераль сабантуйга да чакырып калдылар әле.

 

Мәскәү шәһәрендәге бердәнбер татар мәктәбе Муса Җәлил исемен йөртә. Бу мәктәп укучылары да катнашы олимпиадада Наилә, Гүзәл һәм Динараның әти-әниләре Татарстанда туып-үскән. Күз тимәсен: алар безнең белән саф татар телендә  аралашты!  Кызларның укытучысы Люция ханым Рәхмәтуллина Казанда педагогика институты тәмамлаган. "Казан – рухи байлык бирә торган җир ул. Бу олимпиадада килеп, 23 елдан соң группадашларым белән очраштым. Укытучыларның да бит укытучылары була. Мине Фоат абый Галимуллин укытты. Монда аның белән дә күрештек", – диде ул. Шунысына сөендек: Мәскәү кызлары киләчәктә татар теле һәм әдәбияты укытучылары булырга уйлый. "Үз мәктәбебездә балаларга туган телне өйрәтәсебез килә!" – диделәр.

 

Укучыларның эшен Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының тел белгечләре бәяләде.

 

Фән бәйгесе җиңүчеләрсез булмый. Беренче, икенче, өченче урыннарны Чуаштан, Киров, Оренбург командалары бүлеште. Бүләкләү дигәннән. Җиңүчеләргә (ничә ел рәттән инде!) Дальның "Урыс теленең аңлатмалы сүзлеген", "Энциклопедический словарь школьника" китабын бирделәр. Бер кыз зарланып та алды әле: "Бу Даль сүзлекләре миндә өчәү булды инде. Ачып та караганым юк!" 

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА, Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.04.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»