|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2008 Милләт
РӘШИТ ӘХМӘТОВ: “ТАТАРСТАННЫҢ БӘЙСЕЗЛЕГЕ KОТЫЛГЫСЫЗ”Милли интеллигенция, түрәләр арасында кулдан-кулга йөрүче бер газета бар — “Звезда Поволжья”. Басманың мөхәррире Рәшит Әхмәтов бу юлы нәрсә язган, нинди күзәтүләр, фаразлар ясаган дип кызыксынмыйча укымаган кеше сирәк. Күпләр, аның әйткәннәре, алдан кисәткәннәре чынга аша, ди. Белеме буенча математик Рәшит әфәнде беренчеләрдән булып Татарстанда кешеләрнең демократик хокуклары өчен көрәшә башлаган шәхес. Системага каршы берсе дә ләм-мим сүз дәшмәгән вакытта ук демократларны үз янына туплап, кискен чыгышлар ясаган. “Звезда Поволжья” газетасын чыгару белән беррәттән, ул ДПР партиясенең Татарстандагы бүлеге башлыгы да булып тора. Әңгәмәдә Рәшит Әхмәтов узган сайлаулар, авыл язмышы турында сөйләде, Татарстанның киләчәге, республиканың рәсми матбугатына күзәтүләре белән уртаклашты. — Рәшит әфәнде, газетагызда һәрвакыт Татарстанны, Казанны яклап чыккан мәкаләләр басыла. Ләкин татар телен саклау турында язмаларыгыз бик күренми. Татар теле Сезнең өчен нинди урын били? — Беренчедән, мин үзем татар телен белмим, шуңа да аның өчен көрәшеп йөрү бераз сәеррәк булыр иде. Икенчедән, тел үзмаксат түгел. Сезнеңчә, телне белүче татарча сөйләшмәүчегә караганда республика гражданины итеп күбрәк санала булып чыгамы? Татар телен белмәүчеләр дә Татарстан кешеләре. Ләкин, минемчә, һәр халыкның демократик хокуклары якланырга, шул исәптән барлык телләр дә бертигез булырга тиеш. Бүген татар теле урыс теленә караганда кимсетелгән хәлдә. Вакытында Казан дәүләт университетына татарларны укырга алмыйлар иде. Татарча югары белем алу мөмкинлеге бүген дә юк. Телләрне бертигез калыпка салыр өчен татар теленә өстәмә субсидияләр белән ярдәм күрсәтелергә тиеш. Урыска әллә ни кайгырасы юк, аның теле — федераль телевизион каналларның теле, киң катлам мәдәниятендә урыс теле өстенлек итә. Ике телне бертигез белүгә омтылу, татар теленә ихтыяҗ тудырырга тырышу, бәхәссез, кирәкле эш. Моңа ирешү өчен төрле юллар, ысуллар кулланырга мөмкин. Шәймиев һәр татарстанлыга татар, урыс һәм инглиз телләрен белү бурычын куя — дөрес гамәл. Өстәмә тел белү кешенең интеллектын арттыра гына. Татарларның ике телне бертигез белүе зур өстенлек. Алар моның белән ота гына. — Шулай да, түрәләр, милли интеллигенция арасында саф татарча сөйләшүче әллә ни күп дип булмый. Әйе, алар “Мин — татар” дип горурланып әйтә, ләкин туган телләрендә аралашудан кимсенәләр шикелле. Бу комплексның сәбәпләре нидән икән? — Түрәләрнең күпчелеге гомумән татарча белми иде. Мәсәлән, Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Дәүләт Советы рәисе булгач кына телне махсус өйрәнде. Камил Исхаковка да татар телендә аралашу авыр, ләкин тырыша. Ул башта Ерак Көнчыгышта, аннары Мәскәүдә яшәп татар телен онытып бара шикелле. Бөтендөнья татар конгрессының корылтаена килгәч, акцент белән чыгыш ясады. Рафаил Хәкимов та татарча белми иде, ә ул милли хәрәкәтнең идеологы булып санала. Бездә татар теленә өйрәтү җайга салынмаган дип исәплим. Менә, мәсәлән, “ТНВ”да телне өйрәнер өчен кызыклы тапшырулар бармы?! Юк. Кибет киштәләре мультимедиа курслары, балаларга компьютер уеннары белән дә тулып ятмый. Теләгән кеше инглиз телен бер ай эчендә өйрәнә ала, моның өчен бар нәрсә дә булдырылган. Ә татар телен заманча технологияләр белән кыска вакытта өйрәнү курслары юк. Тел мәсьәләсе буенча бездә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты шөгыльләнә. Татар телен камилләштерү, аны гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән максатлы эш башкарыр өчен аерым тел институты булырга тиеш дип саныйм. Татар телендә сөйләшмәүнең сәбәбе кимсенү, комплекслардан килә дип уйламыйм. Капитализм чорында “Время — деньги” шигаре белән яшиләр. Сәбәбе гап-гади, минемчә, тел өйрәнергә кешенең вакыты юк. Ул яшәү өчен көрәшә, ничек тә булса очны-очка ялгау турында кайгырта, милек туплау белән мәшгуль. Тел өйрәнү икенче планга күчә. — “Звезда Поволжья” — Татарстан, татарларга кагылышлы проблемаларны даими күтәрүче, сәяси темаларга язучы бердәнбер басма. Бер уйласаң, беренче чиратта бу темаларны татар матбугаты күтәреп чыгарга, үз мәнфәгатьләрен үзләре якларга тиеш. Ә аларда ул проблемалар әллә ни күренми. Татарны урыс газетасы яклый булып чыга. Ни өчен шулай? — Язарлар иде, куркалар. Кәнәфи, эш урыны, дәрәҗә кадерле. Хезмәт хакы зур булмаса да, акча бит инде ул. Ә тәнкыйтьләп язучылар бу система кысаларына сыймый, алар китәргә мәҗбүр. Журналистларның күбесе ни кушалар, шуны яза, язганына әллә ни әһәмият бирми. Шунысы бар: дәүләт газеталар, радио, телевидение белән идарә итә. Республика басмалары өчен ел саен бюджеттан 1 миллиард сум дотация бүленә. Бер җирдә дә дәүләт газеталары дигән төшенчә юк, бу феномен безнең илдә генә бар. Матбугат — җәмгыятьнең адвокаты. Ул дәүләтнең түгел, ә гади кешенең яклаучысы. Дәүләт газеталарын “пресса” дип атау дөрес түгел, ул бары тик хакимиятне пропагандалаучы басу станогы. Дәүләт матбугаты булырга тиеш түгел. Бүгенге матбугат бары тик начальствога юнәлдерелгән. СССРда “Правда” Брежнев өчен чыккан кебек, 1 млрд. сум ашап яткан Татарстан дәүләт газеталары да йөзләгән чиновник, район башлыгы һәм президент укысын дип тырышып эшләнә. Татар газеталары һәрвакыт үз казанында гына кайный. Алар дөнья сәясәте түгел, хәтта илдә барган сәяси проблемаларны анализламый. Безнең өчен үрнәк булырдай урыс газеталары шактый. Мәскәүдә әлегә бәйсез матбугат бар. “Звезда Поволжья”ны булдырганда мин аңарда интеллектуаллар өчен тәгаенләнгән “Независимая газета”, бераз агрессив “Коммерсант”, демократик юнәлештәге “Новая газета”ны берләштерергә тырыштым. Урыс газеталарының, билгеле, аудиториясе дә икеләтә зуррак. Шуңа күрә ул финанс ягыннан да баерак. Шуңа да урысча газеталарның эшләре күпкә яхшырак бара. Бер кызыклы факт. Республикада урыс телле матбугатны яздыручының 70 проценты татар кешесе. Татар урыска караганда күбрәк укый, ләкин үз телендә түгел, ә урыс газеталарын алдыра. Татарда демократик матбугатка ихтыяҗ зур. Ул икеләтә кимсетелгән халык, милли һәм социаль яктан кысылган. Татар матбугатында үзенә яраклы темаларны таба алмый. — Рәшит әфәнде, татар авылы гомер-гомергә татарның рухын саклаучы урын булды. Бүген исә инвесторлар килү белән андагы кеше үз җиренә хуҗа булудан туктый дияргә мөмкин. Халык эшсез кала, шәһәргә кача, димәк, авыллар да юкка чыга. 10 ел эчендә анда 4 процент халык кына яшәп калачак дип фаразлыйлар. — Авылны рухи, әхлакый чишмә дип атарга яраталар. Бернинди дә рухи урын түгел ул! Бүгенге реаль вәзгыять шундый: халык эчә, әхлакый яктан череп бара, яшьләр шәһәргә кача. Авылда югары сәнгать тә, фән дә юк, болар барысы да калада. Белем алыр, дөньяга танылыр өчен шәһәргә килергә кирәк. Хәзер исә авылларда хәтта мәктәпләр дә юкка чыгып бара. Күптән түгел Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгында бүген 140 мең кеше эшли дип сөйләде. Киләсе елга 100 мең калдырырга планлаштырабыз, диде. Авыл кешесе кирәкми, бар нәрсәне дә техника эшләячәк дигәнне аңлата бу. Чынында исә, минемчә, 100 урынына 40 мең кеше генә калачак. Шәһәргә күченеп урнашу ун ел эчендә түгел, хәтта иртәрәк булачак. Билгеле, калага килеп урнашучылар зур стресс кичерәчәк. Алар беркемгә дә кирәкми, берсе дә ярдәм итмәячәк, эш таба алмаганга күрә, криминал үсүе ихтимал. Авыл үлми, ул башка форма ала. Бу — котылгысыз процесс. Шулай да, авылны саклап калуның бер юлы булды. Ул — фермерчылык. Бүген зур җир биләмәләрен техника ярдәмендә эшкәртеп, керем алу дөрес түгел. Чирәм җирләре белән булган хата кабатланырга мөмкин. Җир бер, ике тапкыр уңыш бирер, аннары табигать арыячак, өченчегә уңыш турында хыялланырга гына кала. Зур биләмәләр кадерсез була бит ул. Шуңа да гектарлап бирелгән җирне эшкәртү, шунда эшләү, аңа саклык белән карау күпкә дөресрәк. Инвесторларның авылга килеп керүен начар бәялим. Авыл кешесе буш тагарак алдында торып калачак, ә аерым кешеләр кесәсен акча белән дыңгычлап тутырачак. Бу — олигархлар капитализмы. Урта хәлле кешеләр юк дигән сүз бу. Бар нәрсә белән байлар идарә итәчәк. Нормаль җәмгыятьнең максаты — кешене үстерү. Авыл халкына эшләргә мөмкинлек бирергә, хезмәтенә карап түләргә кирәк. Менә шул очракта алар үзләренең кирәклекләрен тоеп, җир җимертеп эшләячәк, киләчәген кайгыртачак. Зур булмаган җир биләмәләре кыйммәтле мирас булып атадан улга күчеп барса, кеше “Бу — минем җирем” дигәнне аңлап, тоеп яшәсә, шунда кадерләп икмәген үстерсә, ничек яхшы булыр иде! Дәүләт ни өчен җирне инвесторлар кулына биргәнен беләм. Хөкүмәткә үз көнен күрә алучы, урта куллы фермерлар кирәкми, алар белән идарә итү авыр. Тупас фәрманнарга буйсынырга теләмәгән урта куллы хезмәтчәннәр тиз арада хакимиятне үзләренә туры килгәненә алмаштырып куяр иде. Шуңа да фермерчылык инициативасын тәмам үтерделәр. — Сайлауларга тукталыйк. Рәшит әфәнде, Сезнеңчә, ни өчен Русиядә демократлар һәрвакыт аз тавыш җыя? — Аз түгел, җитәрлек тавыш бирәләр алар өчен. Фальсификация зур. Чубайс әйтмешли, ирекле һәм гадел сайлау булганда Зюганов җиңү яулаячак. 70 процент кеше аның өчен тавыш бирә, башкалары Жириновскийны сайлый. Бу халыкның башында хаос икәнен, кемгә ничек тавыш бирүен аңламаганын, үз тавышы белән сатулашырга мөмкин булганын күрсәтә. Үзаң бик түбән. Сайлаучыларны карагыз сез?! Безнең ил криминалга баткан, 20 процент кеше төрмәдән чыккан яисә утыра, алкоголизм көчле, наркомания... Шуңа да сайлауларда “социаль цензор”ны кертергә кирәктер, бәлки. Сайлау мөмкинлеге югары белемле кешеләрдә генә булырга тиеш. Яисә сайлауга бару өчен түләү каралсын. Мәсәлән, АКШта сайлауларда бары тик берникадәр кереме булган кешеләрдә генә сайлау хокукы бар. Бу кешеләрдә ниндидер җаваплылык хисе тудырыр иде. Мондый чикләү булса, бәлки, бер шешә аракы өчен тавышын сатучы очрамас иде. Минемчә, Казанда Богданов өчен 6 процент тавыш бирделәр, Мәскәү районы буенча реаль 4 процент җыйды ул. Бер карасаң, аз кебек. Ләкин сайлауга килүчеләрнең реаль саны 70 түгел, ә 35 (зур шәһәрләрдә “явка” 40 проценттан узмый) процент дип санасаң, бу начар күрсәткеч дип әйтмәс идем. Демократларга тавыш бирүчеләр 15-20 процент тәшкил итә. Күпчелек коммунистлар өчен тавыш бирә, әлбәттә. Бу нәрсәне аңлата?! Горбачевның үзгәртеп коруы өстен-өстен генә булды. Демократиянең җиле кагылып кына китте шул безгә, аның ни икәнен халык аңламый да, белми дә. КПССның иң алдынгы фикерле кешеләре генә эшләде ул борылышны. Ләкин яхшыга юраган яман булып чыкты. Анысы да кемгә начар, кемгә яхшы инде. СССРдан аерылып чыккан республикалар өчен үзгәртеп кору, СССРдан аерылу күктән төшкән бәхет булды. Бүген элеккеге союздаш республикаларда “Русиягә кушыласыгыз киләме?” дигән сорау белән референдум уздырсалар, “Юк”, дип җавап бирәчәкләр. Ә Путин исә Русия өчен СССРның таркалуы зур җәрәхәт булды дип бәяләде. Татарстанда “Их, кызганыч, без дә союздаш республика булган булсак, бүген бәйсез булыр идек!” диләр. Моны берсе дә кычкырып әйтми, ләкин милли элитаның күбесе шулай уйлый. Бездә чыгарылган нефтьнең 75 проценты Мәскәүгә китә. Бүген Литваның бюджеты 6 млрд. евро тәшкил итә. Бәйсез Татарстанныкы 20 миллиардка җитәр иде. Татарстан Русиядән башка көчле дәүләт булыр иде. Без, бәлки, Европа союзына да керә алыр идек. Татарстанның бәйсез булуы котылгысыз. Без моңа ышанырга да, ышанмаска да мөмкин, ләкин ул барыбер булачак. Дәүләтләр дә бер гади формула белән яши, үсә һәм таркала. Зур Рим империясе бар иде, соңыннан ул кечкенә дәүләтләргә бүленде. Безнең күз алдында бүленмәс Югославия шалт итеп берничә илгә аерылды да куйды. Лев Гумилев: “Дәүләтләр дә кеше тормышын үтә”, — дип әйтә. Алар да адәм баласы кебек туа, үсә, көче ташып торган яшьлек чорын кичерә, аннары картая башлый, үлә. Безгә кадәр дистәләгән дәүләтләр булган, аннары йөзәрләгән, киләчәктә меңәрләгән булачак. Бу — нормаль күренеш. Русия ничек бар, шулай торачак дип уйлау ахмаклык. Мең ел, ярты гасыр элек тә ул бүгенге кебек булмаган. Шуңа да 500 елдан соң бу ил картага бөтенләй башкача төшереләчәк. Хәтта Кытай кайчан да булса таркалачак. Һиндстанга да әлеге куркыныч яный. Бу — объектив процесслар, без аларны туктата алмыйбыз. Русиянең таркалуы бик тиз булачак. Карагыз, бу дәүләт эченнән чери, Мәскәүдә рухи халәт төшенчәсе, идеаллар өчен тормышын корбан итәргә әзер булучылар юк. Аларга барлык Аллаһ — ул доллар. Татар халкының аерым, икътисадый яктан бәйсез яшәргә мөмкинлеге дә, егәрлеге дә, теләге дә бар. Ул теләкне ничек кенә тыймасыннар, барыбер күңелдә яши. Бүген татар “Бәйсезлек” дип чәчрәп чыкмый, чөнки сакланырга кирәклеген аңлый. Шулай дисә, хәзер авызларын томалыйлар. Татар башыннан әллә нинди афәтләр кичергән бит инде. Республикадагы икътисад үсеше үзенекен итәчәк. Татарстанда бер кешегә тулаем җыелма гомум республика продукты 30 мең долларга, аннары 50 меңгә кадәр үссә, бәйсезлек турында мәсьәлә үзеннән-үзе килеп чыгачак. Аннары урыс белән татар бер-берсеннән мәдәният һәм дин белән нык аерылган. Татарстанның бәйсезлеге вакытка бәйләнгән. Ни өчендер республиканың аерылуы бик авыр кичерелә. Территория, җир биләмәләре дип кычкырышалар. Көн кебек ачык, Русия зур территориясе белән идарә итә алмый. Карагыз, күпме эшкәртелмәгән хуҗасыз җирләр! Көче җитми аның. Шуңа да җирнең кадерен белгән кытайлар Себергә килеп урнашу турында хыяллана. Русия буенча 3-4 карчык яшәгән 38 мең урыс авылы исәпләнә. 22 млн. гектар җир эшкәртелми ята. Гомерлек дәүләтләр юк, идарә итүче халыклар да мәңгелек түгел. — Рәшит әфәнде, Богдановны Путин кешесе диделәр... — Ул Путинны тәнкыйтьләмәде. Медведев командасы белән дә яхшы мөнәсәбәттә булды. Башта Медведевны хәтта ДПР партиясе башлыгы итеп кую турында да сүз булган иде. Богдановның позициясе Медведев ягыннан хуплана. Богдановның программасындагы Евросоюзга керү — ул Русия элитасының хыялы. Медведев та бу турыда уйламый түгел, әлбәттә. Богдановка да аяк чалулар булды, аңа үзенең әдәбиятын күпләп бастырырга, таратырга рөхсәт итмәделәр. — Богданов үз тирәсенә барлык демократларны туплаячагы хакында әйткән иде. Ничек уйлыйсыз, булдыра алырмы ул моны? — Демократлар, һичшиксез, берләшәчәк. Бу, әлбәттә, Богданов канаты астында булмаска да мөмкин. Ләкин бүгенге үз позициясен югалтмас дип уйлыйм. Матбугат аны примитив итеп күрсәтергә тырышты, ләкин ул надан, ахмак кеше түгел. — Киләсе елда Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар булачак. Сезнең Русия демократия партиясенә милләтчеләрне туплап булмасмы? Татар дип янып йөрүче Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Марат Галиев, Индус Таһиров ничек кенә тырышмасыннар, Мәскәүдән “Единая Россия” фиркасе кушканга каршы бара алмыйлар. Татарның мәнфәгатен яклаганда башка партия көчен куллануга Татарстан башлыклары да каршы булмас иде. — Без сайлауларда катнашачакбыз. Казанда Богданов аз гына 7 процентны җыймый калды. Шуңа да сайлауларга яхшылап әзерләнсәң, безгә тавыш бирүчеләр аз булмас дип өметләнәм. Дәүләт Советында 5 процент тәшкил итү максат түгел, без бу процент белән берни үзгәртә алмаячакбыз. Ләкин үз тирәбездә милли интеллигенцияне туплау булачак. Узган сайлауларда татар милләтчеләреннән алып сәнгать кешеләренә, түрәләргә кадәр Богдановка тавыш бирде. Татарстанда аның өчен 30 мең тавыш бирүчеләр — акыл белән эш итүче катлам. — Сайлаулардан соң Шәймиевның китүе турында яңадан сүз куерта башладылар. Шәймиевтан соң Татарстан нинди булачак? — Аңа алмашка кем киләчәген әйтү авыр. Шәймиев үз урынында “Татэнерго” хуҗасы Илшат Фәрдиевны күрәдер. Мәскәү, бәлки, Татарстанның башлыгы итеп Рәшит Нургалиевны куярга уйлыйдыр. Камил Исхаковның да шансы бар. Рөстәм Миңнеханов та президент кәнәфие турында хыялланмый түгел, әлбәттә. Һәрхәлдә, Шәймиев китсә дә, аның кешеләре калачак. Икътисад һәм хакимияттә тарафдарлары 30 процент тәшкил итәчәк дип уйлыйм. Шәймиев кланы һәм аңа каршы булучылар арасында конфронтация барлыкка киләчәк. Минемчә, бу яхшы күренеш. Монополизмга каршы көрәшүгә дә уңайлы ул. Сәясәттә үзара кәнәфи бүлешүче дүрт кланнан да азрак булмау әйбәт. Ни өчен безнең партияләр конкурентлыкка чыдам түгел?! Чөнки алар хакимияттәге кланнарга таяна алмый. Артларында реаль бәйсез кланнар торган булса, үзара көрәшә алырлар иде. Шәймиев киткәч, Татарстанда буржуаз революция булачак. Аста инде буржуаз катлам барлыкка килде. Кесәсендә 10 млн. доллар акчасы бар һәрбер хакимият башлыгы үзен бәйсез хис итә. Районда нинди дә булса башлыкны эшеннән алсаң, ул барыбер андагы яшәешкә, халыкка тәэсир итми калмый, чөнки ярты район җире аның исеменә язылган, кибетләрне дә ул тота. Шуның өчен Шәймиев та китмәячәк, аның капиталы формалашкан. Сәяси хакимлектән колак каксалар да, икътисадый хакимлекне кулдан ычкындырмаячаклар. — Ә Мәскәүнең Татарстанга карата мөнәсәбәте үзгәрәчәкме? — Путин төзегән “гиперцентрализация” чоры юкка чыгып бара. Медведев дилбегәне алай нык тотмас дип уйлыйм. Татарстанга күбрәк ирек биреләчәк. 10-15 елда республика үсәчәк, икътисад ягыннан ныклап аякка басачак. Бер кешенең еллык кереме 30 мең долларга кадәр җитәр дип фаразлыйм. Мәдәният тә үсеш алачак. Артка чигенүләр булды, алар кабатланмаячак, эш бары тик алга бару, яңа позицияләрне яулауга юнәлдерелгән булачак.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|