поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
10.06.2013 Җәмгыять

Путинның аерылышуы турында мәзәкләр сибелә

Русия президенты Владимир Путинның хатыны Людмила белән аерылышуы турында хәбәр Русия халкында шунда ук күпсанлы мәзәкләргә сәбәп булды.

Путинның хатыны Людмила белән аерылышуы турында хәбәр таралуның беренче көнендә Twitter социаль челтәрендә күренгән мәзәкләргә генә күз салып үтик.

Шундый популяр мәзәкләрнең берсендә, күрәсең, Путинның Русия байлыкларын үз кулына алуы турында ишарә буларак "Канун нигезендә Русиянең яртысы Людмилага бирелергә тиеш", диелә.

Ринат Балгабаев: "Путин үз хатынының вазифасыннан китү гаризасын кабул итте һәм яңа хатын сайлавына кадәр аны хатын вазифаларын башкаручы итеп билгеләде", ди. Бу инде Мәскәү мэры Сергей Собянинның яңадан мэр булып сайлану өчен вакытыннан алда гариза язып мэр вазифаларын башкаручыга әверелүенә ишарә.

"Людмилага Медведев өйләнәчәк, әмма дүрт елдан аерылачак һәм аңа яңадан Путин өйләнәчәк", ди Антон Белозеров. Монысы Конституция рәттән өч мәртәбә президент булуны тыйганга күрә Дмитрий Медведевның 2008-2012 елларда президент кәнәфиен саклап торуына бәйләнгән.

Ринат Сибаев: "Людмила Путина шулай да өченче мөддәткә бармады! Конституцияне хөрмәт итә!" ди.

Шул ук юнәлештәге Александр Жданов мәзәгендә: "Путин хәзер яңа фамилия алачак һәм тагын 16 елга сайлану мөмкинлегенә ия булачак", диелә.

"Берлускони белән дуслык менә нәрсәгә китерде" дигән мәзәк Путинның дусты, хатын кызлар белән бәйле җәнҗалларга чумган элекке итальян премьеры Сильвио Берлускониның күптән түгел хатыны Вероника Ларио белән аерылышуына ишарә.

Оппозициянең "Путинсыз Русия" дигән шигаренә охшатып берәү диварга "Путинсыз Людмила!" дип язып куйган.

"Людмила – үзен Путиннан азат итә алган бердәнбер русияле", дигән мәзәк тә популяр.  


Наиф АКМАЛ
Азатлык
№ | 08.06.2013
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№7 (842636) / 16.06.2013 23:19:06

тиатыр уйныйлар,жэмэгать.путин юкка гына аерылмады,куз буяу гына бу,байлыгы кубэеп китте,сиздермэс очен хатынынын исеменэ яздырып,аерылган булдылар инде,налог абый тинтерэтмэсен очен.вэт.

№6 (842059) / 11.06.2013 00:54:37

Белмим тагын.МИнеке әйтә,яхшы урнаштым беркаяда китмим ди.Куган саен шулай ди.

№5 (842022) / 10.06.2013 20:20:18

әбиләр,яхшы ирдән хатын китми,- диләр,(?!?)
ышансаң ышан,ышанмасаң юк.

№4 (842018) / 10.06.2013 18:57:56

Анысы кем тагын Эхем?

№3 (842004) / 10.06.2013 16:36:19

Әллә Толик белән тандем шушыңа китерде микән?

№2 (842002) / 10.06.2013 16:26:57

Татарчага тэржемэ иткэч кызык тугел. Оригиналный мэзэклэр кирэк. Давай бергэ.

№1 (841999) / 10.06.2013 15:20:23

Кызык)))

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar