10.06.2013 Мәгариф
БДИ мәгариф системасын үзгәрттеме?
Бердәм дәүләт имтиханы Россиядә 2009 елда гамәлгә керде. Бу сынауга карата халыкның фикере бер дә уңай түгел. “Регнум” агентлыгы үткәргән интернет-сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Өстәвенә бердәм имтихан тирәсендәге низаглар быел бер генә көнгә дә тынып тормый. Халыкның 81,6 проценты фикеренчә, БДИ кертү Россия мәгариф системасына тискәре йогынты ясаган. Сораштыруда катнашучыларның нибары 5 проценты гына БДИны уңай күренеш дип бәяләгән. Ә сезнең фикерегезчә, бердәм дәүләт имтиханы белем бирү дәрәҗәсен ничек үзгәртте?
Анастасия ИСАЕВА,Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары:
– Мин алты ел буе вузда укыттым. Югары уку йорты һәм мәктәп программалары ул вакытта кискен аерыла иде. Үзем укырга кергәндә дә үзлектән “сәясәт” фәнен үзләштерергә туры килде – 11 сыйныф укучысы өчен бу шактый катлаулы мәсьәлә. Бу күзлектән караганда, укучыларга да, вуз укытучыларына да хәзер җиңелрәк – программалар тәңгәл килә. Моны төгәл фәннәрдән белем бирүчеләр аеруча сизде.
Тимур СӨЛӘЙМАНОВ, “Студентлар лигасы” төбәк яшьләр оешмасы президенты:
– БДИга карашым икеле. Бер яктан, анда һәркемгә дә аңлаешлы, төгәл сораулар бирелә, шуларга җаваплар алына. Нәтиҗәдә авыл мәктәбен тәмамлаган укучы да үзе теләгән уку йортына керә ала. Ләкин БДИга карата тискәре фикер дә бар. Баллар артыннан куганда белем бирүнең төп максаты югала – мәдәни, тәрбияви, күзаллауны киңәйтү, үзенчәлекле фикер йөртү, мантыйкны үстерү.
Гөлчәчәк ГАЛИМОВА, Зәй районы мәгариф бүлеге башлыгы:
– Гомумән алганда, БДИ кертүне хуплыйм. Ерак районнарда укучы балалар аның нәтиҗәсендә теләгән вузларына керә ала. Белем дәрәҗәләре дә бермә-бер артты. Имтиханга алар җаваплырак карый башлады. Ләкин, минемчә, БДИ – имтиханның бер формасы гына булырга тиеш, сынауның бүтән төрләре кертелсә, яхшы булыр иде. Әйтик, укучы вузга керергә теләми икән, БДИ түгел, бүтән төрле имтихан тапшырсын.
Резеда КАДЫРОВА,Әлки районы математика укытучысы:
– БДИ балаларның фактик белемнәрен тикшерә. Андагы биремнәр 5 ел элек үткәрелгән имтиханнардагыга караганда катлаулырак. Өстәвенә, моңа кадәр бала билеттагы бер-ике сорауга җавап бирсә, БДИда бар белемнәрен күрсәтергә туры килә. Кәкре атып, туры тидергән җаваплар да булырга мөмкин. Ләкин укучы бар җавапларны да шул рәвешле дөрес бирә алмый – БДИ ныклы әзерлек таләп итә. Алай да укучының телдән җавап бирүенә җитми инде. Элек бала иҗадилыгын эшкә җигә ала, кайвакытта хәйләкәрлеген дә күрсәтә иде. Тормышта ул сыйфатлар да кирәк бит. Ә хәзер бар да механик эшкә кайтып калды.