поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бары тик Казанда гына автобус тукталышлары мондый тәртиптә урнаша ала: “Солнышко”, “Дружба”, “ЗАГС”, “Роддом”

Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
Архив
 
06.01.2009 Фаҗига

“АНЫ ШАЙТАН КОТЫРТКАН...”

Мондый вәхшилекне немец та эшләмәс”, – дип үксеп елады Ралия апа. 20 декабрьдә кичке сәгать дүрт белән ун арасында Чирмешән районының Югары Кәминкә авылында яшәүче килене Сөмбел Таҗиева 5 яшьлек улы Радикны таяк белән кыйнап үтергән. Сабыйны җирләргә җыенган көнне шул авылда булдым.

“КИЧЕР, ДИДЕ”

 

Әлеге хәлне ишетеп, авыл халкы өнсез калган. Кечкенә малай белән хушлашырга шактый кеше җыелган.

 

– Бу хатынны атарга кирәк, – дип ярсып әйтте Миңнебаян апа.

 

– Алай димә, Аллаһ җибәргән сынау бу, – дип җавап бирде Ралия апа. – Шайтан коткысына бирелеп, Сөмбел ялгышкан. Бәлки, зиһене киткән чак булгандыр. Аңа карата йөрәгем тулы нәфрәт, шул ук вакытта кызганам да. Өч баласын калдырып, рәшәткә артында утыру рәхәт түгел. Кылган гамәле турында уйланадыр, киткәндә елады. “Әни, берегезгә дә рәхәтлек күрсәтмәдем. Кичерә алсаң, кичер”, – диде. Гаебен танырлык итеп, җиңелчә генә хөкем итсеннәр иде.

 

Сөмбел 35 яшьтә. Тумышы белән Актаныш районы Киров авылыннан. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаган. Булачак ире Рөстәм белән Түбән Камада таныша. 1993 елның августында өйләнешәләр. Бүген олы кызлары Ләйсән – 15, Флүзә – 13, уллары Зөлфәт 11 яшьтә.

 

– Без бер урамда яшәдек, – дип дәвам итте Ралия апа. – Сөмбел төскә-биткә чибәр хатын-кыз. Пөхтә дә. Аракы эчеп, тәртипсезләнеп йөрмәде. Кәефе яхшы чакта аралаша, кәефе юк икән, кеше белән исәнләшми дә. Килен булып төшкәннән бирле беркайда эшләмәде. Сүз әйтә башласаң, балаларын калдырып өйдән чыгып китә иде. Сабыйларны ятим итмәгез, алар хакына булса да аерылышмагыз, дип, улыма гел әйтеп тордым.

 

Дүртенче балага йөккә узар алдыннан килен туган ягына кайтып китте. Рөс¬тәм аның янына барып йөрде. Шул вакытта ул авырга калган. Радик  җитлекми, алты айдан Сарман районы (анда Сөмбелнең бертуган сеңлесе яши) бала тудыру йортында дөньяга килгән. Ана кеше баланы кызганмый аңардан баш тартам дип гариза язган һәм шунда калдырып чыгып киткән. Без бу хәлләрне ул монда кайтып яши башлагач кына белдек. Сөмбелне аналык хокукыннан мәхрүм итәргә теләделәр. Моңа юл куймас өчен ул Радикны тәрбияләргә риза булды.

 

Оныгымны кыйнап үтерүенә башта ышанмадым. “Ул баланы тууга ук яратмадым, шуңа күрә бу эшне эшләдем”, – дигәч, Сөмбелнең гаепле икәнен аңладым. 

 

“ӘНИНЕ ИРЕККӘ ЧЫГАРСЫННАР ИДЕ”

 

Әбиләр Радикның гәүдәсен юарга әзерләнә иде. Курыкмасагыз, битен ачып күрсәтәбез, диделәр. Баланың йөзен күргәч, тәнемә салкын су сипкәндәй булды. Әйтерсең лә каршымда кара күмер кисәге ята. Битенең кара янмаган җире калмаган. Тәне тагын да хәтәррәк.

 

– Тумыштан инвалид булса да, ул бит кеше, – дип өзгәләнеп әйтте Рәбига апа. – Исән чагында аның мөлдерәп торган күзләрендәге сагышны күрсә¬гез. Әкрен генә сөйләшә, йөри иде. Рөстәм бертуган абыемның улы. Балалары хакына гына Сөмбелнең кыланышларына түзеп яшәде. Нинди булса да, балалары өчен ул әни.  

 

Ләйсән һәм Флүзә белән дә аралаштым. Алар икесе бертавыштан, әнинең безгә кул күтәргәне булмады, диделәр.

 

– Соңгы вакытта әни бик үзгәрде, әйтерсең лә алыштырып куйдылар, – дип сөйләде Ләйсән. – Юктан да кызып китә иде. Мин ул көнне клубка чыктым, кич нәрсә булганын белмим.

 

– Мин әбиләрдә идем, – дип сүзгә кушылды Флүзә.

 

– Әнине иреккә чыгарсыннар иде, дип хәзер бер Аллаһтан гына сорарга кала, – дип дәвам итте Ләйсән.

 

Апалары янына Зөлфәт тә килеп җитте. Берсеннән-берсе мөлаем, матур балалар. Үсмер чорда, ана назын һәрдаим тояр чакта әнисез калуның ничек авыр икәнен үзләре генә беләләрдер.

 

Әтиләре Рөстәм нефть оешмасында эретеп ябыштыручы булып эшли. 

 

– 15 ел бергә гомер иткән хатынымнан моны көтмәгән идем, – диде 35 яшьлек гаилә башлыгы. – 20 декабрьдә Зәй районына туганнарга киттем. Радик үлде, дип, икенче көнне Сөмбел шалтыратты. Кул болгап озатып калган баланың кинәт вафат булуына гаҗәпләндем, әлбәттә. Кыйнап үтергәне ачыклангач, Сөмбелгә ташланасым килде. Ләкин аның янына якын җибәрмәделәр.

 

– Берәр вакыт хатыныгызның балаларга сукканын күрдегезме?

 

– Юк, моңа юл куймаячагымны ул белде. Шәхсән үземнең аларга кычкырганым да булмады. Радик тыныч, ачык күңелле бала иде. Килгән кешене ятсынмады. Аны 11 ноябрьдә генә тәрбиягә алдык. Яратырга өлгерми калдым диярлек.

 

“КЫЙНАП ЯРСУЫН ЧЫГАРГАН”

 

Ралия апа белән Җәүдәт абый өч балага гомер биргән. Рөстәм – олы уллары. Уртанчысы Ришат.

 

–  Аның да тормышы таркалды, – дип авыр сулады әни кеше. – Хатыны марҗа иде. Ятим баланы кызганып, 16 яшендә килен итеп алдык. Пешекчегә укыттык. 7 ел торгач, ике баланы алып чыгып китте. Хәзер монысының кайгысы өстәлде.

 

Ярый төпчегебез Розаның гаиләсе имин.

 

Сөмбелнең әти-әнисе нинди кешеләрдер, бала үлүгә үк хәбәр иттек. Килмәделәр. 15 ел буе кызларының кайда торганын күргәннәре юк.

 

Кичә Сарманнан Сөмбелнең сеңлесе кайтты. Ул да озак тормады, иремә эшкә, дип китеп барды. Баланың битен дә ачып карамады.

 

Казанга кайткач, телефон аша Сөмбелнең әти-әнисе белән элемтәгә кердем. Әмма исерек булу сәбәпле, алар сорауларыма җавап бирә алмады. Авыл җирлеге башлыгы Флүр Бәхтиев та пенсионер яшендәге ир белән хатынның салгаларга яратуын яшер¬мәде.

 

Чирмешән районы мәгариф бүлегендә бала хокукларын яклау буенча баш белгеч Флюра Рәхимҗанова Сөмбел гаиләсендәге мәхшәр белән яхшы таныш. 

 

– 2003 елда безгә Сарман районыннан хат килде, – дип хатирәләрен яңартты Флюра ханым. – Сөмбел улыннан баш тартып гариза язган һәм бала тудыру йортындагыларга ирем юк дип ялганлаган. Бу хакта гаилә башлыгы Рөстәмгә җиткердем. Нарасыйның дөньяга тууы аның өчен яңалык булды. Ул: “Минем бала түгел”, – диде. Соңыннан документ буенча гына үзенеке саналган баладан баш тартам дип гариза язды.

 

Шуннан Радикны Чаллыдагы балалар йортына урнаштырдылар. Ләкин сабый чирле булу сәбәпле, аны берәү дә тәрбиягә алмаган. Малайга ятимлек статусы бирелсен өчен Сөмбелне һәм ирен ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәргә кирәк иде. Судның беренче утырышында ук Рөстәм белән Сөмбел баланы тәрбиягә алырга теләвен белдерде. Радикның ботына операция ясау сәбәпле, суд кичектерелде. Узган ел декабрь ахырында соңгы утырыш булды. Суд аларның баланы тиешле дәрәҗәдә тәрбиялибез дигәненә ышанды. Быелның апрелендә районның башкарма комитеты тарафыннан малайны аларга бирергә дигән карар чыгарылды.

 

Ике көн үтүгә, Сөмбел, баланың саклык кенәгәсен тотып, миңа килгән. 5 ел дәвамында Радикның 111 мең сум пенсия акчасы җыелган, шуны алырга рөхсәт итегез әле, ди. Шул вакытта бер хәтерем калса, бу гамәлен ишетеп, һаман шок хәлендәмен.

 

– Сөмбел улын кыйнап, аңа карата еллар дәвамында җыелып килгән ярсуын чыгарган, – дип белдерде Русия прокуратурасы каршындагы Татарстан буенча тикшерү идарәсенең Әлмәт районара тикшерү бүлеге тикшерүчесе Рамил Хәйретдинов. – Балага артык су эчәргә ярамаган. Сабыйның су эчкәнен күргәч, анасы башта кулы белән суккан, аннан таяк белән кыйнаган. “Елама, дигәч, Радик кулы белән авызын тотты, шуннан тагын да катырак суктым”, – дип сөйләде. Авызына сугып хәтта өске тешләрен койган. Кул бармакларын имгәткән. Соңыннан улын идәнгә йокларга салган. Шул хәлендә сабый берничә тапкыр су эчәргә сораган, бәдрәфкә барырга теләвен әйткән. Иртәнгә үлгән.

 

Сөмбел төштән соң гына авылның фельдшерын чакырткан. Ник соң әйттегез, дип сорагач, җәзадан курыктым, диде.

 

...Тикшерүче сөйли, ә мин әнисе кыйнаганда авыртуларга түзгән яклаучысыз сабыйны күз алдына китердем. Якты дөньяда нибары 5 ел яшәп, күпме газап кичерергә туры килгән аңа. Бер гөнаһсыз баланы, ичмасам, бакыйлыкта җәннәт көтсен иде!

 


Эльмира СӘЛАХОВА, Чирмешән районы.
Ирек мәйданы
№ 1 | 01.01.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы