|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2013 Җәмгыять
Татарстан юлларында 3 көн эчендә 13 кеше һәлак булганКалендарь җәй аеның беренчесе башланып, 3 тәүлектә генә дә Татарстан юлларында13 кеше һәлак булган һәм 59ы имгәнгән, җәрәхәтләнгән – кешеләргә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 53 транспорт һәлакәте нәтиҗәсе шундый. Бу исәпкә Казанда 1 кешенең гомерен алган һәм 16сына тән казасы салган 15 транспорт һәлакәте дә керә. Кичә кичке 7 нче 12 минутта Мәскәү - Уфа юлының Питрәч районы турынсындагы 875 нче чакрымында “Пежо Партнер” автомобиле белән идарә иткән 1993 елгы егет юл йөрү кагыйдәләренең 9.10 һәм 10. пунктларын бозган – юл читендә туктап торган “Скания”не яннан зур тизлектә килеп бәрдергән дип фаразлана. Нәтиҗәдә, “Пежо Партнер”ның 1955 елгы пассажиры бәрелүләреннән һәлакәт урынында мәңгелеккә күзләрен йомган.
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|