• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
03.06.2013 Җәмгыять

Гаиләдә ничә бала булырга тиеш?

Дөнья статистикасына ышанганда, һәр ил халкының 20-25 процентын балалар тәшкил итә. Белгечләр әйтүенчә, Россиядә һәр ана кешегә ике бала да тими икән. Шәһәрләрдә яшәүче гаиләләрнең 5 проценты гына – күп балалы, авыл җирлегендә бу күрсәткеч 13 процентны тәшкил итә. Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләрне модага кертергә дип күптән тәкъдим ясаган иде. Сезнең фикерегезчә, гаиләдә ничә бала булырга тиеш?

Инсаф ФАСЫЙХОВ, спорт мәктәбе укытучысы:

– Нормаль гаилә – өч балалы гаилә. Ләкин мондый гаи­ләләрнең 70 процентында бер кешегә туры килә торган керем яшәү минимумыннан да ким­рәк. Ә бит хатынын һәм өч баласын карау өчен ир-атның хез­мәт хакы яшәү минимумыннан ким дигәндә 5 тапкыр күбрәк булырга тиеш. Ә эш­ләүче ир-атның кереме бүген хатыны һәм бер баласына гына җитеп бара. Бала карау өчен түләнә торган пособие­ләр бар анысы. Ләкин, бердән, алар балага 1,5 яшь тулганга кадәр генә түләнә, икенчедән, хезмәт хакының нибары 40 процентын гына тәшкил итә. Алай да хәзер 2, 3, хәтта 4 балалы гаи­лә­ләрне еш очратам. Өстә­венә аларда һәр балага лаеклы белем би­рер­гә, төрле яктан үстерергә тырышалар – шунысы куанычлы. Балалар күп, аларга вакыт җитми дип, үсмерләр үз-үзлә­ренә тапшырылмаган.

Гөлнара СӨНГАТОВА,теш табибы:

– Бер бала булырга тиеш. Бар мәхәббәтеңне, бар мөм­кинлекләреңне аңа бирәсең. Теләсәң, бию түгәрәгендә шө­гыльләндерәсең, теләсәң, спорт чараларында кат­наш­тырасың. Чит илгә укырга җибәрергә дә була. Ә гаиләдә ике-өч бала булганда, кечке­нә­ләренә авыргарак туры килә. Алар апасы-абый­сын­нан калган киемне кия, алар белән шөгыльләнергә вакыт калмый. Күп балалы гаиләләр­дә үсмерләр, гадәттә, әшәке төр­кемнәргә эләгә, мәктәптә начар укый. Бәлки, миңа гына шундый тискәре мисаллар белән очрашырга туры кил­гәндер. Ата-ана үзе өчен дә яшәргә тиеш бит. Кер юу, өй җыештыру, бала карау, бакчага илтү-алу, түгәрәкләргә йөр­тү... Әлеге матавыклы юлларны бер тапкыр гына үтә алдым – миңа шул җитә калды.

Светлана ВОСТРИКОВА, “Энергия тепла” волонтерлар хәрәкәте әгъзасы:

– Минем өчен аеруча авыр сорау бу. Әлки, Нурлат районнары, Казан шәһәре балалар йортларында, ятим балалар өчен оештырыла торган чараларда еш булырга туры килә. Шул сабыйларга карагач, гаи­ләләр ишле булсын иде, дигән фикер туа. Ата-ана һәр баланы тигез ярата, һәр­берсен карый, лаеклы шәхес итеп тәрбияли ала икән, гаи­ләдә 5, хәтта 7 бала булырга тиеш. Монда кан буенча туганлык әллә ни мө­һим түгел. Күп балалы гаилә­ләрнең авыр холыклы, сә­ла­мәт булмаган баланы уллыкка алган очракларын беләм. Ярты елдан соң, гадәттә, әлеге бала да яхшы якка үзгәрә, башка балалар да үзен җавап­лырак хис итә башлый. Хаталар җибәрмәс өчен, белгеч­ләр, психологлар белән ки­ңәш­ләшеп эш итәргә кирәк.

Ләйсән ХӘЗИШИНА,балигъ булмаган балалар эшләре буенча полиция инспекторы:

– Тормыштагы хәлләргә гаҗәпләнәм: бала тәрбия­ләргә теләүчеләрнең сабыйлары булмый, баланы бар дип тә белмәүчеләр ел саен корсакка уза. Гаиләдә ничә бала булырга тиеш, дип сораганда, гаиләләрне башта имин һәм имин булмаганнар­га бүләргә кирәктер. Өйдән, интернаттан качкан балалар артыннан районнарга йө­рергә туры килә. Күрше тө­бәкләргә кадәр барып җит­кәннәре дә бар. Аларга ата-ана да, апа-сеңел дә ки­рәкми. Мондый гаи­ләләрдә һәр баланы артык тамакка күрәләр. Яшьләр демографияне яхшырту шаукымына би­рел­мәсеннәр, туачак ба­ла­ларының киләчәге турында да уйлансыннар иде. Баланы тәрбияләү эшендә аны табуы – иң җиңеле. Мәктәп яшендә башлана ул авыр­лык­лар.  


Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№14 (842388) / 13.06.2013 21:14:46

Бер генә бала белән калырга ярамый, ялгыз агачны яшен суга

№13 (841522) / 03.06.2013 21:19:16

Мода дигәннәренең тиз уза торган нәрсә булуына отчет бирерлектер инде,бу җитәкчеләр!
Рухи кыйммәтлекләрне модага кертеп буламы соң?

№12 (841512) / 03.06.2013 20:57:58

Үз урыны турында әйткән булса кирәк +++.

№11 (841510) / 03.06.2013 20:44:55

Кайсыдыр бер илнең булачак президенты сайлау алдыннан-25миллион эш урыны булдырам дип әбишшәт иткән кебек,әллә мин төш күрдемме.

№10 (841507) / 03.06.2013 20:32:45

Хэр бала уз ризыгы белэн тугач,нигэ сон куп балалар ярым ач яши?)))))))
Бу сорауга жавап бирерлек мэкаль,эйтем халык фольклорында элегэ юк.

№9 (841503) / 03.06.2013 20:01:55

Хэр бала уз ризыгы белэн тугач,нигэ сон куп балалар ярым ач яши?

№8 (841489) / 03.06.2013 17:20:04

Һәр бала үз ризыгы белән туа, ди ...

№7 (841484) / 03.06.2013 16:53:54

Вәли, акча проблемасы тудырганчы ук башлана. Бер бала өчен йөрәк тыныч түгел әле.

№6 (841475) / 03.06.2013 15:26:15

Саф татар гаиләсендә өчтән дә ким түгел!!!
Җан биргәнгә җүн бирә Аллаһе,Галия!

№5 (841462) / 03.06.2013 12:15:31

Биредэ сорау бик ук дорес куелмаган.Гаилэнен кереме купме булырга тиеш? - бусы топ проблема.Шул проблема чишелгэч,купме бала кирэклеген хэр гаилэ,узе хэл итэ ала,анын очен курсэтмэлэр кирэкмидер.Автор мисалга донья статистикасын да китерэ.Кеше колдермэгез,пожалуйста, без бит Татарстанда яшибез.Хэерчелек урчету ин зур проблема бит.

№4 (841461) / 03.06.2013 11:36:18

Аллах кемгэ ничэне язган инде..

№3 (841460) / 03.06.2013 11:21:13

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләрне модага кертергә дип күптән тәкъдим ясаган иде.

№2 (841459) / 03.06.2013 11:01:34

Ин киме 3 бала булырга тиеш.1 яки 2 балага тэрбия биру 3 бала тэрбиялэугэ караганда авырырак булырга да момкин.

№1 (841457) / 03.06.2013 10:04:03

НИК ШУЛАЙ СОН УЛ ЧЫННАН ДА. бала телэгэн кешенен булмый, э кайбер кеше елына бернисэ мэртэбэ тошертеп тора, э анын хаман була...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar