поиск новостей
Көн мәзәге
  • –  Россия кешесе футбол буенча дөнья чемпионатында җиңү яулагач нишли?
    –  Компьютер уенын сүндереп йокларга ята.
Бүген кемнәр туган
  • 07 Октябрь
  • • Данис Хәйруллин - шагыйрь
  • • Данил Салихов - язучы
  • • Рәшит Бәшәр - шагыйрь
  • • Әлфәт Закирҗанов - әдәбиятчы
  • • Владимир Путин - дәүләт эшлеклесе
  • • Айгөл Рәхимова - җырчы
  • • Яна Батыршина - гимнастка
  • • Руслан Нигъмәтуллин - футболчы
  • • Зифа Кадыйрова - язучы
  • • Әнәс Әскәров - медиаменеджер
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
03.01.2009 Юмор

ЯҢА ЕЛ АЛДЫННАН ХАЛЫККА Л.И.БРЕЖНЕВНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЕ

Уважаемые товарищи, друзья! Вот я на вас смотрю первый раз снизу. И для себя сделал большое открытие. Оказывается, если на земле живут одни русские, то под землей живут одни татары. И здесь государственным языком является татарский, поэтому я перейду сейчас на общеподземный государственный татарский язык.

Менә мин сезгә астан карап ятам. Без сезнең бе­лән рәхәт яшәдек. Берәү дә моңа сүз әйтмәс. Хәзер дә мин рәхәтләнеп яшәп ятам. Беләм, сезнең анда эшләр хөрти. Беләм, мине зур хөрмәт белән, ихтирам белән искә төшерәсез. Кабат кайтуымны көтәсез. Тик мин кайтып кына ни эшли алырмын икән соң? Менә шун­дый сорау бирәм мин үз-үземә. Союз юк, дәүләт юк, социализм юк, партия юк, эшләүче юк, ашаучы күп. Шәраб заводларын ябып бетергәнсез. Кая минем өч сум алтмыш ике тиенлек «коленвал»? Ә мин, үзегез беләсез, «коленвал»сыз яши алмыйм. Яшереп маташ­мыйм, бөтен ил белән эчтек. Аракы булмагач, мин ан­да кайтып тормыйм, кыстамагыз. Кире китәргә туры килсә, юньләп күмә дә белмисез, тегесендә дә дөбер­дәтеп төшердегез, әле дә бил авыртып тора. Аннан соң тагын бер нәрсәгә хәтер калды: миннән кысып бер медальне Черненкога биргәнсез. Монда килгәч талап ал­дым. Бирми маташты, нахал.

Горбачевны беләм. Генсек һәм президент буларак ул сезгә күрмәгәнегезне күрсәтте, рәхмәт аңа. Ату минем кадерне белми идегез. Тик аның аркылы да ми­нем сезгә хәтерем калды. Мине президент итмәдегез. Ярый әле мин үпкәчел түгел, миңа «дорогой» дигәне дә җиткән. Соңгы вакытларда мин андый сүзләрне тор­ган саен азрак ишетәм. Күбрәк «анаңны», «денеңне», «кабер ташыңны», «тегеләй-болай итим» дигән сүз­ләр ишетелә.

На этом спасибо!

Ельцинны белмим. Тише, көлмәгез! Менә монда миңа Лениннар, Сталиннар, Хрущевлар подсказывают, инде белербез, диләр. Ельцин, ГКЧП белән сугышкан булып маташканда, үл­гәч өч кеше өчен алган медален ташламасын, монда алып килеп миңа бирер.

Карагыз әле, ул «путч» булуы дөресме соң? Әллә болай гына сөйлиләрме? Монда бик тонык ишетелә.

Болтун Горбачевка американнарның яхшы яшәве турында халыкка әйтмәскә иде. Зур ялгыш ясады ул бу нәрсәсе белән. Хәер, аның бәләкәй ялгышлары юк­тыр, мөгаен. Бәләкәй ялгыш ясарга ул сәләтсез кеше. Карагыз әле, аңа әйтегез, килмәсен ул бирегә, монда президентлар юк. Америкага китеп үлсен!

Мин монда күп нәрсәләрне кабат уйлап баштан ки­череп ятам. Ниләр эшли микән минем газиз халкым? Талоннары, купоннары җитә микән? Тамагы тук, өс­те бөтен микән? Вау... вау... чер... Ваучер... Нәрсә соң ул? Неправильный текст подсунули. Хет берәр кеше­гә, депутатлардан башкаларга, льгота калды микән? Өй са­ен президент, президент түгел кеше бар микән? Со­рау өстенә сорау. Күңелегез тулса нишлисез? Елый­сызмы? Еламагыз! Йөз грамм җиппәрегез!

Менә шулай, безнең хәлләргә килгәндә, без мон­да әйбәт кенә яшәп ятабыз. Ленин шул Ленин уры­нында, Сталин Сталин урынында. Менә Калинин, Во­рошилов, Дзержинский, әйеме, Дима Устинов. Әнә Гитлер коймак пешереп йөри. Мае юк.

Безгә бүтән яулардай җир, ирешер биеклекләр калмады. Рәхмәт совет халкына. Ул булмаса, безне бо­лай зур итеп маршаллар, генеральный секретарьлар итеп кем үстерер иде? Яшәсен бөек совет халкы. Ә коммунизмда сез яшәдегез инде, мин аны намус белән вәгъдә иттем һәм үтәдем. Сезгә хәзер бер генә юл калды – безнең янга килергә. Хәер, эшләрегез болай барса, чакырмый да килерсез. Килегез, кил, бергәләп аста коммунизмда яшәвебезне дәвам итәрбез. Ваш до­рогой Леонид Ильич!

 

Аз-маз ХӘМЗЕТДИН
Безнең гәҗит
№ 1 | 01.01.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы