• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
27.05.2013 Мәдәният

XI “Нәүрүз” спектакльләре: “Медея-Керчиктер” моноспектакле


Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленең шәрәфле кунакларының берсе Вс.Мейерхольд исемендәге Үзәк (Мәскәү ш.) булачак. Алар фестивальгә немец драматургы Хайнер Мюллер пьесасы буенча куелган “Медея-Керчиктер” моноспектаклен алып килә. Спектакльдә төп рольне якут фолк музыкасы йолдызы, “Олонхо” театры һәм П.Ойунский исемендәге Якут академия театрының әйдәп баручы артисты, Россиянең халык артисты, Саха-Якутия Республикасының Дәүләт премиясе иясе, Саха-Якутия Республикасының халык артисты Степанида Борисова башкара.

Моноспектакль 4 июнь көнне 18.00 сәгатьтә В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Степанида Борисованың “Нәүрәз”гә кунакка беренче мәртәбә генә килүе түгел. 2011 елда артист фестивальгә тойук – якут фольклорының үзенчәлекле җыр төрен бөтен дөньяда иң оста башкаручы буларак килгән иде (http://www.tatar-inform.ru/news/2011/05/04/268801/). 2012 елда Степанида тамашачыларны Тыва шаманы Лазо Монгуш Кабан күле ярында “чистарыну йоласы”н башкарганда җырлап шаккатырды. Быел үзенең серле һәм колорит җырчы-шаман образына тугры калган театр примасын Казан бөтенләй башка амплуада күрәчәк.

“Медея-Керчиктер” моноспектакле – “Медея”нең классик антик сюжетының гадәти булмаган интерпретациясе. Режиссеры – Вс.Мейерхольд исемендәге Үзәкнең магистратурасын тәмамлаган Шамил Дыйканбаев.

Дыйканбаев спектаклендә Степанида Борисова Хайнер Мюллер текстын якут манерасында башкара. Ул җанландырган Медея – тәңрече, шаман. Әйтерсең, вакыйга шаман йоласы белән антик драма арасындагы тирбәлеп торучы куркыныч чик сызыгында бара. Бу тарих үч алу яки акылдан язу турында түгел, бу – тән һәм тавыш белән үткәннең чынбарлыкта да яшәве турында сөйләп бирү. Үткәннәрнең җибәрмәве һәм теләсә кайсы мизгелдә калкып чыга алуы турында.

XI “Нәүрүз” фестивале афишасында режиссер Шамил Дыйканбаев сәхнәләштергән тагын бер спектакле бар – Чыңгыз Айтматовның “Дөя күзе” (“Верблюжий глаз”) әсәре мотивлары буенча “Учур” Дәүләт яшьләр театрында (Кыргызстан, Бишкек ш.) куелган “Анархай” драмасы. “Анархай”ны 6 июньдә 18.00 сәгатьтә шулай ук В.Качалов исемендәге Театрның кече сәхнәсендә күрергә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” халыкара театр фестивале Казанда 3-7 июнь көннәрендә узачак. XI “Нәүрүз” фестиваленең төп программасына Россиядәге төрки телле республикаларның, шулай ук Төркия, Азербәйҗан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм башка илләрнең драма һәм курчак спектакльләре керәчәк. 


---
Камал театры
№ --- | 25.05.2013
Камал театры печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (840995) / 27.05.2013 22:39:52

Белгэч тем более,язарга кирэк! Э монда Василий, я Владислав булуында шиклэнеп утырган кеше язган,килеп чыга!
Укучыга адресланган язма,ул студент конспекты тугел,ике-оч хэреф белэн анлатырга.
Театр турында белгэн кеше анлый,э белмэгэне кофе стаканында гадать итэргэ тиешме?
Эш кемнендер белу-белмэвендэ тугел,эш дорес язмавыгызда.

№2 (840992) / 27.05.2013 22:33:25

Мейерхольдның исемен белмәгән башың белән өйрәтеп утыру ни аңлата? "Центр им. Вс. Мейерхольда" ны ничек дип атар идең татарча? Всеволод Мейерхольд - режиссер, Мәскәү шәһәрендә аның исемендәге
үзәк бар. Ферштейн?

№1 (840985) / 27.05.2013 22:25:06

Ну дусларым,шундый тозсыз язмаларны кем эзерли?
Минем дэ сездэ эшлисем килэ.

Вс.Мейерхольд исемендәге Үзәк (Мәскәү ш.) булачак))))0
Ботен Мэскэу килэ ахыры?

Алла язмасын,тоземэсен....Тфу-тфу....


Вс ул нэрсэ? Владимир Сергеевич? Владислав Семеновичмы эллэ?
якут фолк)))) Музыкада ниндидер яна направление булса кирэк!

Аяк-кулларны гына тугел телне,иякне сындырырлык язма....

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar