27.05.2013 Мәдәният
Нуриевка һәйкәл куячаклар
Татарстан башкаласында төгәлләнеп килүче Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивалендә катнашучылар танылган биюче, “оча торган татар”га Казанда һәйкәл кую өчен имза җыюны оештырган.
Бу башлангычны иң беренчеләрдән булып Зур театр прима-балеринасы Евгения Образцова хуплаган. Татарстан Мәдәният министрлыгында күмәк хатларның мәгънәсен тапмыйлар: янәсе, һәйкәл мәсьәләсе хәл ителгән инде.
Искәртеп узабыз, Казанда Рудольф Нуриевның әнисе дөньяга килгән, биредә аның әти-әнисе гаилә корган. Ул үзе Казанда нибары ике тапкыр гына булган (1992 елның март һәм май айларында), икесендә дә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чакыруы буенча.
Казанда Нуриевка һәйкәл куярга кирәк дигән сүзләр күптәннән йөрсә дә, бу фикерне тормышка ашыру өчен берни дә эшләнми, иҗат әһелләре шуңа борчыла. Башта ул биюченең тууына 75 ел тулу уңаеннан калкып чыгар дип көтелгән иде, ул быелның 17 мартында билгеләп үтелде, әмма һәйкәл куелмады.
- Нуриев – бөтен дөньяда дан казанган бердәнбер татар кешесе. Татарлар арасында башка андый шәхес юк, - дип саный Рәүфәл Мөхәммәтҗанов. – Миңа билгеле булганча, артистлар үз теләкләре белән имза җыя башлаган. Алар еллар узса да, һәйкәл һаман да куелмаганга күрә мондый адымга барган, күрәсең. Шул ук вакытта бу хакта бернинди мәгълүмат та юк. Берәү дә ул булмаячак дип тә әйтми, әмма аның кайчан куелачагын да әйтүче юк.
Рәүфәл Мөхәммәтҗановтан Рудольф Нуриевның һәйкәлен ничек күз алдына китерәсез дип сорагач, ул бу хактагы фикерләре белән уртаклашудан баш тартты:
- Бу белгечләр эше. Ә һәйкәл урнаштырылачак урынга килгәндә исә, мин аны безнең театрның арткы ишегалдында, фонтан урынында куяр идем.
Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә безгә имза җыюның бернинди мәгънәсе дә юк дип белдерделәр, чөнки һәйкәл куелачагы хәл ителгән инде. Әмма аның нинди булачагы, кайда һәм кайчан урнаштырылачагы гына мәгълүм түгел. Ведомство хезмәткәрләре сүзләренчә, тиздән скульпторлар арасында Рудольф Нуриевка иң яхшы һәйкәл идеясенә конкурс игълан итәргә ниятлиләр.