поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.05.2013 Матбугат

“Балалар китаплары ипи белән сөт кебек” (Татар китапларын Кытайда бастыралар)

Апамның алты айлык кызына татарча китап эзлибез. Төсле, зур рәсемлесен, авызына капса да ертылмый торган калын кәгазьгә басылганын. Казан­ның күпсанлы китап кибетлә­рен урадык. Төрлесе очрады. Әмма иң кечке­нәләргә дигән­нәре табылмады. Соңрак шәхси нәшрият­та чыккан ике китап таптык. “Хәсән” нәшрият йорты чыгарган “Суык” һәм “Чырык-чырык чыпчык” китаплары.

Рус телендә балалар өчен нәшер ителгән ки­тапларның исәбе-хисабы юк. Су тигәч, төсе үзгәрә торган, хәрефләр, сүз­ләр әйтә, әкиятләр сөйли, җырлый торганнары да. Ә нәниләр өчен татарча китаплар ни өчен аз? Аларга ихтыяҗ бармы? Әти-әниләр балаларына нинди китаплар эзли?

3-5 мең тираж белән чыга, 85 проценты китапханәләргә таратыла

Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров сүз­ләренчә, бүген балалар өчен китаплар чыгаруда иң җитди проблема – аларны төзүчеләр булмау. Икенчедән, рус телендә чыгучы китаплар белән ярышу өчен безнең типографияләрнең җи­һазлары да җитешеп бетми. Мәсәлән, Татарстанда китап тышларына уентыклар ясый торган яки “сөйләшә торган” китаплар чыгарырлык җиһазлар юк. Рос­сиядә калын картонга китаплар бастыру да шактый кыйммәт икән. Татарстан китап нәшрияты өч китапны Кытайда бастырырга заказ биргән. Болар – Ленар Шәехнең “Безнең ишегалдында”, Абдулла Алишның “Койрыклар” һәм “сөйләшә торган” “Нәниләргә әлифба” китаплары. Аларның пилот вариантлары нәшриятка кайткан инде.

“Нәниләргә әлиф­ба” татар балалары өчен зур яңалык булыр, мөгаен. Җәүдәт Дәрзаманның шигырьләреннән төзелгән әлиф­бага хәрефләрне әйтүче төймә­ләр беркетелгән. Ленар Шәех­нең “Безнең ишегалдында” китабы – иң кечкенәләр өчен. Китап артык зур түгел, рә­семнәргә бай. “Безнең ишегалдында” һәм “Койрык­лар” – 10ар мең, “Нәниләргә әлифба” – 8 мең тираж белән чыгарылган. Алар шушы көн­нәрдә сатуга чыгар дип көтелә. Бәяләре әлегә билгеле түгел.

Нәшриятның балалар һәм үс­мерләр әдәбияты редакциясе җитәкчесе Талия Шакирова үз­ләре чыгарган китаплар белән таныштыра. Баксаң, балалар өчен татар китапларының исемлеге ул кадәр үк ярлы түгел икән. Ни өчен кибетләрдә аларның кайберләре генә очрый? “Балалар китапларына ихтыяҗ бик зур. Алар ипи белән сөт шикелле сатылып бетеп баралар. Елга бер мәртәбә генә китап кибетенә сугылган әти-әни шуңа күрә таба алмый аларны. Гадәттә, китаплар 3-5 мең тираж белән чыга. 85 проценты китапханәләргә таратылгач, кибетләргә аз кала. Бер мәртәбә сатылып беткәч, икенче, өченче тапкыр басарга бирәбез”, – ди редакция җитәкчесе. Мәсә­лән, иң кечкенәләр өчен нәшер ителгән китаплардан – Резеда Вәлиеваның “Ак песи” әкияте, “Итагатьле мәче” әкиятләр китабы, балаларны рәсем өлешлә­рен табып кушарга һәм алырга өйрә­тә торган китаплар берничә мәр­тәбә басылып сатылып бет­кән. Аларны шушы көннәрдә генә кабат бастырып сатуга чыгарганнар. “Нәниләр тел өйрәнә” дип аталган татарча-русча-ин­глиз­чә рәсемле сүзлекне өчәр мең тираж белән өч мәртәбә чыгардык. Аны Интернет-кибет аша чит илләрдә яшәүчеләр дә сатып ала, рәхмәт әйтеп шалтыраталар. Нә­ниләр өчен “Табышмаклар” китабын шулай ук кабат басарга бирдек”, – ди Талия Шакирова.

Балалар китаплары бүлеген­дә өч кенә белгеч эшли. Җи­тәкчеләре сүзләренчә, аларга һәй­кәл куярга кирәк. Чөнки хез­мәткәр­ләр китап өчен материал да туп­лый, тәрҗемә дә итә, шуны редакцияли дә – китапны тулысынча үзләре төзи. Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты мәк­тәп яшендәге балалар өчен танып белү юнәле­шендә китаплар чыгара башлаган. “Татар телендә мондый ки­тапларның чыкканы юк иде әле. Кошлар, имезүчеләр, балыклар, җир-су хайваннары, сөйрәлүче­ләр турында китаплар, “Таби­гатькә сәяхәт”, “Җил кайда яши?” дигән китаплар чыкты. Мәскәүдә мондый китапларны галимнәр әзерли. Чөнки һәр фәннең үз белгече бар. Ә бездә мондый китапларны язучылар юк”, – ди Талия Шакирова.

Татарстан китап нәшрияты татар балаларына һәр өлкәдә китап булдырырга омтыла. Алар нәшер иткән китаплар арасында буяу өчен “Мин чәчәкләр яратам”, “Мин кем булам?” дип аталган татарча-русча-инглизчә юка китаплар, ике телле “Тукай иленә сәяхәт” китабы, “Тәмле сүз” (әдәп дәреслә­ре), “Кызлар энциклопедиясе”, “Спорт”, “Чемпион булу серләре”, татарча юл билгеләре дә бар. Нәшриятның китаплары нигездә Бауман урамында “Нур-маркет”­ның аскы катында, “Идел-Пресс”­тагы кибеттә сатыла. Китапларны нәшриятның www.tatkniga.ru ад­ресы буенча урнашкан сайтында Интернет-кибеттә дә сатып алырга мөмкин.

“Балалар өчен татарча китаплар артты”

“Хәсән” нәшрият йорты җи­тәкчесе Гүзәл Хәсәнова фике­ренчә, берничә ел элек балалар китаплары шактый аз булган, хә­зер аларның саны арткан. “Бер­ничә ел элек, үзебезнең бала тугач, нәниләр өчен татар те­лендә китаплар эзли башладык. Ләкин алар аз иде. Картон китапны бала тиз генә ертып бетерә алмый, тик андыйлар юк. Кайбер­ләренең дизайны бик үк ошап бетмәде. Шуңа күрә без мондый китапларны үзебез чыгара башларга карар кылдык. Татар­станның Инвестицион үсеш агентлыгы игълан иткән бәйгедә социаль бизнес юнәлеше буенча грант оттык. Беренче ике китабыбыз – “Суык” һәм “Чырык-чырык чыпчык”ны шул акчага чыгардык”, – ди Гүзәл Хәсәнова.

“Чырык-чырык чыпчык. Балалар фольклоры” китабын Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты­ның тәрҗемә һәм сөйләм теле теориясе кафедрасының өлкән укытучысы Айгөл Әюпова, “Суык. Татар халык әкияте”н “Салават күпере” журналының шеф-мө­хәррире Римма Шәйдуллина тө­зегән. Гүзәл Хәсәнова сүзләрен­чә, китапны төзүчеләр, рәссам­нар, биткә салучылар – барысы да аларның дуслары, танышлары. “Хәсән” нәшрият йорты ки­тапларны балалар өчен картон китаплар чыгарып танылган ти­пографиядә – Ростов-Дон шәһә­рендә урнашкан “Проф-Пресс”та бас­тыра.

Нәшрият йорты чыгарган китаплар “Любимый книжный” һәм “Дом книги” китап кибетләре челтәрендә сатыла. “Үзен милли товарлар сатучы дип танытса да, “Бәхетле” кибете тәкъдим иткән шартлар безнең өчен үти алмаслык булды, – ди Гүзәл Хәсәнова. – Шулай ук khasan.ru сайтында китапларны онлайн кибеттә сатып алырга мөмкин. Интернет – ки­бетнең өстенлекләре күп, ул безгә географияне киңәйтергә дә ярдәм итә. Интернет-кибет аша китап­ларны Татарстаннан тыш, Башкортстан, Төмән, Самара, Мәскәү, Түбән Новгород, Иваново, Ульяновск һәм Россия­нең башка төбәкләрендә, Үз­бәкстан, Словакия, АКШта яшәү­че татарлар да сатып ала. Киләчәктә Интернет-кибет аша балалар өчен татар телендә башка нәш­риятларда чыккан товарларны да сатарга ниятлибез”.

Күптән түгел “Хәсән” нәшрият йорты балалар өчен киселә торган “Әлифба” һәм “Безнең як җәнлекләре” карточкаларын чыгарган. Карточка­ларның бер ягына җәнлекнең төсле рәсеме, икенче ягында – аның татарча тасвирламасы. Тиражы – бер мең данә.

Йомгак урынына

Хәзер балаларның күбесе планшет, кесә телефонын уенчык итәргә ярата. Әмма кече яшьтән үк балага китап, бигрәк тә туган телдәге китап белән аралашырга өйрәтү турында онытмаска ки­рәк. Балалар өчен китапларның тиз арада алынып бетүе аларга ихтыяҗ барлыгын күрсәтә. Ки­таплар җитмәүдән кала, татар балалары өчен уенчыклар җитеш­терү мәсьәләсе дә хәл ителмәгән әле. Дәүләт оешмалары белән бәр­рәттән бу өлкәдә шәхси оешмаларга, кыю һәм иҗади эшмә­кәрләргә дә эш җитәрлек.

Балаларыгызга нинди китап аласыз?

Зөлфәт ЗИННУРОВ, җырчы, алып баручы:

Китап алганда, иң беренче рәсем­нәренә игътибар итәм. Күп кенә китапларының рәсемнәре чуар, вак, бөтен хайваннар бер-бер­сенә охшаш итеп ясалган. “Аю булу кыенмы?” дигән китап алдык, аның рәсемнәре бик матур. Татарча китаплар алырга тырышам. Иң кечкенә­ләргә дигән китапларның каты тышлы булуы шарт. Татарча андый китаплар очратканым юк. Җәнлекләрнең исемнәрен әйтә торган, татарча җырлый торган китаплар булсын иде. Рус телендә андыйлар күп бит.

Сөмбел ГАФФАРОВА,язучы, журналист:

Кызыма татарча һәм русча китаплар алам. Матур рәсемле­сен сайлыйм. Рәсеме компьютерда ясалганны түгел, рәссам ясаганны. Классик авторларны, халык әкият­ләрен алам. Безгә әлегә 1 генә яшь. Каты кәгазьле китаплар тиз ертылмый, шуларны өстен күрәм. 


Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ | 24.05.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»