|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2013 Сәясәт
![]() Медиарейтинг: Думадагы Татарстан депутатлары республикага эшләмиДәүләт мониторингы хезмәте уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Татарстаннан Дәүләт думасына сайланган бер депутат та федераль парламентта "республика көнтәртибен" алга сөрми. Тикшерү депутатлар исемнәренең мәгълүмат чараларында Татарстан белән бәйле мәкаләләрдә ничә тапкыр күренүенә нигезләнеп алып барылган. Татарстан депутатларының берсе дә беренче егермелеккә кермәгән, дип яза "Коммерсант". Иң югарыда, 22нче урында Владимир Путин администрациясенә киткән Олег Морозов урынына әле бер елдан да азрак вакыт элек килгән Татарстанның элекке башлыгы Тимур Акулов алган. Аның исеме Татарстан белән бәйле еш телгә алынган (79.3%). Шулай ук депутатлар Фатыйх Сибагатуллин һәм Радик Ильясовны телгә алу очраклары күп. Бердәм Русия вәкиле буларак иң еш телгә алынган депутат Илдар Гыйлметдинов булган. Татарстанның калган 12 депутаты беренче йөзлеккә дә кермәгән.
|
Иң күп укылган
|