поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.05.2013 Мәдәният

Самара өлкәсендә татар милли бию фестивале узды

Самара өлкәсенең Камышлы авылында “Әйлән-бәйлән” дип аталган икенче Регионара татар милли бию фестивале булып үтте.

...Җирдә яз. Кешеләргә җылылык биреп, кояш елмая. Кырлар, авыл урамнары, тау битләре хәтфә белән түшәлгән диярсең. Инде уянган бөреләр керфекләрен ачкан бер мизгелдә Камышлы төбәгенә ераклардан кунаклар килеп төште.

Фестивальне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Камышлы район администрациясе оештырды.

Ике турда һәм яшьләре буенча төрле номинацияләрдә узган бу бәйге үзенең мәйданына бик күп талантлы биючеләрне туплады. Сайлап алу турында Похвистнево районы Гали авылы, Шенталы районы Денис авылы, Оренбург өлкәсенең Северный районы Кызыл Яр авылы, Богырыслан шәһәре, районыбызның барлык авылларыннан бию коллективлары һәм аерым биючеләр катнашты.

Сайлап алу туры бик кызу барды. Жюри әгъзаларына тирләп-пешеп эшләргә туры килде, чөнки һәр биюче үзенчәлекле, талантлы, оста, дәртле. Ә бию коллективларын әйтеп тә торасы юк! Чыгышларны караган тамашачылар кайсыларына торып басып кул чаптылар, биючеләрне хуплап сызгырдылар, тыпырдадылар. “Ярмәк вагы”н типтерүчеләр тамашачыларның күңелендә аеруча дәрт уятты.

Фестивальнең гала-концерты башланыр алдыннан барлык кунакларны, бәйгедә катнашкан биючеләрне, аларның җитәкчеләрен Камышлы муниципаль район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов сәламләде.

...Сәхнәдә яшьлек дәрте. Төсләр балкышы. Чибәр, сылу егетләр-кызлар, бию ритмнарын алмаштырып, тамашага җыелган халыкның игътибарын сәгатьләр буена биләп тордылар. Үз-үзләрен тотышларының табигыйлеге һәм гадилеге, хәрәкәт белән белдергән хисләр байлыгы - боларның һәммәсе сәхнә белән залны мизгел эченә бер дулкынга көйләп куйды.

Ерак араларны якын итеп килгән “Казан” дәүләт бию ансамбленең чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде, күңелләрне хушландырды.

Менә, ичмасам, бәйрәм булды бу! Аллы-гөлле милли күлмәкләр, чиккән камзуллар, каюлы читекләр, бизәкле түбәтәйләр, калфаклар кигән кызлар, егетләр Камышлы сәхнәсен дер селкеттеләр, тузанын туздырдылар. Бу бәйрәмне күрми калганнарның күңелләре озак сыкрар әле!

Менә фестивальнең лауреатлары, дипломантлары һәм башка лаеклы урыннарны яулаганнарның исемнәре яңгырады. 10-15 яшьлекләр арасыннан 1нче урын - Яңа Усман авылының “Наз” коллективына, икенче, өченче урыннар Шенталы районы Денис авылының “Мизгел” һәм “Тамчы” коллективларына бирелде.

Башлап биючеләр арасыннан 1нче урынга - Камышлыдан Илмира Әхмәтшина, икенче урынга - Иске Усман авылыннан Роза Максимова, өченче урынга Гали авылыннан Әлфия Латыйпова лаек булдылар.

16-25 яшьлекләр арасында Камышлы авылыннан Гүзәл Исламова һәм Руслан Кәбиров дуэты - 1нче, Гали авылыннан дуэт (Яшьлек биюе) - 2нче, Камышлыдан дуэт (Кошлар биюе) 3нче урынны яуладылар. Башлап биючеләр арасында Денис авылы кызы Алия Галиуллина - 1нче, Гали авылы егете Айдар Насыйров - 2нче, Денис авылыннан Лилия Галиуллина 3нче урынга лаек булдылар.

25 яшьтән өлкәнрәкләр арасында башлап биючеләрдән 1нче урын - Северный районы Кызыл Яр авылы егете Рәфис Фәрраховка, 2нче, 3нче урыннар Гали авылы чибәрләре Рузия Моратовага һәм Гөлнара Кариповага бирелде. Коллективлар арасында - 1нче, 2нче урыннарга - Камышлы авылыннан “Чишмә” коллективы һәм “Яраланган йөрәк” биюен башкарган дуэт, 3нче урынга Гали авылыннан парлы бию башкарган дуэт лаек булды.

“Ярмәк вагы”н башкаручылар сәхнәгә берәм-берәм чыгып биеделәр. Алар арасында олылары да, урта яшьтәгеләре дә, балалар да бар иде. Олылар арасында Мохтар Баһаутдинов - 1нче урынга, Мәрьям Сәгыйдуллина - 2нче урынга, Җария Сәяхова 3нче урынга чыктылар. Урта яшьтәгеләр арасында Рәфыйк Шәрәфетдинов - 1нче урынны, Мөнирә Сәгыйдуллина - 2нче урынны, Гамилә Вәлитова 3нче урынны яуладылар. Балалар арасында Вәсимә Фәрдиевага - 1 нче урын, Ранил Гыйниятуллинга һәм Тимур Сафинга - 2нче урын, Юлия Шамкаевага 3нче урын бирелде.

Менә фестивальнең иң дулкынландыргыч мизгеле - Гран-при бүләген тапшыру вакыты җитте. Бәйгенең иң югары исеменә һәм бүләгенә Богырыслан шәһәреннән “Зоренька” ансамбле лаек булды. Ә тамашачыларның күңелен яулаган Вәсимә Фәрдиева махсус бүләккә лаек дип табылды, һәм аңа бәйрәмнең иганәчесе Рөстәм Хисмәтов телевизор бүләк итте.

Бәйрәм ахырында Камышлының өченче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале лауреаты, “Халкым минем-2010” иҗат фестивале, бишенче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры Гран-при бүләкләренә лаек булган “Ак каен” татар фольклор ансамбле коллективы чыгыш ясады.




Автор фотосурәтләре. 


Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»