поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.05.2013 Мәдәният

Яшь композитор Эльмир Низамов белән интервью (ВИДЕО)

Эльмир Низамов Татарстанның яшь, өметле композиторларыннан санала. Ул бик күп халыкара конкурсларда катнашып, үзен лаеклы рәвештә күрсәткән көйязар татар егете.

“Алтын Казан” рок-операсы белән Эльмир күпләребезнең күңелен яулады. Моннан тыш та аның иҗаты кызыклы һәм киң кырлы. Үзгә композитор булудан тыш, әле ул мәгънәле әңгәмәдәш тә икән.

“Калеб” дигән яңа проектының тәүге очрашуы да Эльмирга багышлана. 22 май көнне Г.Камал театрының Кече залында уза торган чарада Эльмир иҗатын яратучылар һәм аның белән танышырга теләүчеләр җыела.

- Эльмир, композитор һөнәре сине нәрсәсе белән җәлеп итә? Белүемчә, син иң актив яшь композиторлардан саналасың бит.


- Композитор - башка иҗади һөнәрләр кебек үк күбрәк күңел тартуы. Миңа Лев Толстойның “яза алмыйсың икән, язма” дигән фикере ошый. Уйлавымча, ул шулай булырга тиеш тә. Шәхсән үзем музыка дөньясына шактый ук соң һәм аңлы рәвештә килдем. Һәрвакыт күңелемдә иҗат итү теләге барлыгын тоемлый идем, һәрвакыт нәрсәдер кыласы килде. Музыка - сәнгатьнең гаҗәеп өлкәсе бит ул. Аны дөньядагы төрле кеше аңлый, башка сәнгать юнәлешләре бирә алмаган хис-тойгыларны күңел түренә җиткерә ала. Композитор һөнәре мине шуның белән җәлеп итә дә инде. Әлбәттә, ул зур тырышлык һәм хезмәт таләп итә торган өлкә. Үзең язган музыканы сәхнәдән ишетү, синең иҗатың башкаларга шатлык бирүен күрү, зур бәхет. Профессиям кызыклы шәхесләр белән танышырга һәм аралашырга мөмкинлек бирә. Беренче чиратта болар - башкаручылар, дирижерлар, җырчылар, шагыйрьләр һәм язучылар. Без музыкантлар бик бәхетле халык дияр идем мин.

- Эльмир, дөньяның бөек композиторлар иҗаты гасырлар сынауларын уза алса да, аларның шәхси тормышлары кызыгырлык булмаган. Бүгенге заман композиторының тормышы ничегрәк көйләнгән?


- Бу очракта сезнең белән тулысынча килешмәскә рөхсәт итегез. Иҗат кешеләре төрле чорда төрлечә яшәгән. Ерак түгел совет чорын алыйк, хәзер аны күпләребез сүгеп искә алырга ярата, имештер, идеология, цензура бар иде дип. Ә бит ул вакытта иҗат берлекләре финанс кытлыгы кичерми иде. Совет композиторлары да бик яхшы көн күрделәр. Композиторлар мәктәбенә ярдәм итү, алар эшчәнлеген җәелдерү җәһәтеннән тулы бер система эшләде. Ул хакта хәзер безгә хыялланырга гына кала. Шулай да бездә локаль проектлар, яшь көйязарларга ярдәм итүче фондлар бар. Башка төбәкләргә караганда, безнекеләр яхшырак көн күрә. Ләкин бу композиторларның проблемалары юк дигән сүз түгел шул. Капитализм һәм базар мөнәсәбәтләрендә сәнгатьне яшәтү авыр.

- Эльмир, диплом эшең - “Алтын Казан” рок-операсының язылу тарихы турында сөйлә әле. Ренат абый белән ничегрәк эшләдегез?


- “Алтын Казан” минем диплом эшем. Беренче курста укыганда ук музыкаль театр өчен нәрсәдер язасым килде. Миңа бу жанр бик ошый. Безнең консерваториядә искиткеч опера студиясе эшли. Татарстаның халык шагыйре Ренат Харис белән мин 2009 елның 24 декабрендә таныштым. Әлеге танышлык миңа чын мәгънәсендә зур бүләк булды. Озак уйлап тормыйча, рок-операның нигезенә алтын казан турындагы риваять алына дигән фикергә килдек. Либретто өстендә эшли башладык, ике ай дигәндә тәмамланды да. Ренат абый белән шулкадәр җиңел эшләдек, ул бик тәҗрибәле шагыйрь, бик күп данлыклы композиторлар белән иҗат иткән. Минем өчен андый шәхес белән танышу һәм дус булу зур горурлык. Әлеге рок-операдан соң аның белән җырлар да иҗат иттек. Ә хәзерге вакытта яңа әсәр язабыз – “Кара Пулат” операсы.

- Соната, рапсодия, концертино, пьеса кебек жанрларда фортепиано, флейта, труба, виолончель, скрипка, гитара кебек уен кораллары өчен әсәрләр язганыңны беләбез. Аларны халыкка чыгару мәсьәләсе ничегрәк тора? Тыңлаучы табуы да авыр диләр бит. Хәзерге заман тыңлаучысын ничегрәк җәлеп итәргә кирәк дип уйлыйсың?


- Үз тыңлаучыңны табу һәрвакыт читен. Академик, профессиональ музыка зур пропагандага мохтаҗ. Сәнгать табыш китерә алмый, аның өчен, киресенчә, чыгымнар кирәк, реклама һәм пиар, диюем. Кешеләргә эстрада гына түгел, ә яңа музыканың барлык палитрасын тәкъдим итәргә кирәк. Күп санда булмаса да, радио, академик музыканы пропагандалаучы телевизион каналлар, шулай ук интернет бар. Адәм балаларының гомум мәдәнияте, аңын үстерү үзләреннән дә тора. Иң мөһиме, күңел ачу музыкасына гына түгел, җитди, интеллектуаль якка да йөз белән борылырга иде.

- Мәктәпләрдә музыка тиешенчә укытылмый дигән фикергә карашың?


- Тулысынча килешәм. Шәхес тәрбияләүдә музыка алыштыргысыз роль уйный. Кешеләр бу хакта борын заманнардан хәбәрдар булган. Бик кызганыч, мәгариф өлкәсендә һаман саен андый дәресләр кими. Ә бит, киресенчә, сәнгатькә кагылышлы фәннәр санын арттырырга кирәк. Бигрәк тә мин хорда җырлауны һәм музыкаль уен коралларында уйнауга игътибар бирер идем. Миңа калса, бала чактан ук классикларыбызны хорда җырлаган кеше, бөтенләй башка төрле шәхес булып җитлегә. Музыка аның йөрәгендә мәңгегә кала. Професиональ булып китмәсә дә, сәнгать дөньясының гүзәл мизгелләрен үзендә сакларга сәләтле була. Минем бик күп дусларым музыка мәктәбен тәмамлаган. Югары белемнәре исә бөтенләй башка өлкәдән, ә менә симфоник оркестр концертларына кызыксынып йөриләр, рәхәтләнеп опера тыңлый алалар.

- Иҗатчы һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Нинди фестиваль, конкурсларда катнашасың?


- Музыка училищесы һәм консерваториядә уку дәверендә үк мин россиякүләм һәм халыкара конкурсларда катнаштым. Төрле конкурслар бит алар яшь композиторга үзен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Киң катламнарга үз иҗатыңны танытырга менә дигән форсат. Соңгы вакытларда катнашкан проектларны алсак, Мәскәүдә узган “ХХI гасыр композиторы” (“Композитор ХХI века”) халыкара конкурсында алтмышлап кеше катнашты. Мин Омар Хайаям робагыйларына “Вокаль цикллары” (“Вокальные циклы”) һәм кыллы квартет, баян өчен DIXI әсәрен тәкъдим иттем. Симфоник оркестр өчен язылган “Небесное движение” әсәре апрель аенда “Орфей” радиосы оештыра торган россиякүләм конкурста җиңү яулады. Хәзер әлеге әсәр ЮНЕСКО тарафыннан Прагада оештырыла торган “Трибуна современной музыки” халыкара конкурсында безнең илне тәкъдим итәчәк. Шулай ук мин яңа музыкага багышланган төрле фестивальләрдә дә катнашырга тырышам. Хәзерге вакытта композиторлар берлегенең МолОТ - яшьләр бүлеге оештыра торган II халыкара фестивальдә катнашам. Биредә яшь композиторларның әсәрләре яңгырый, алар арасында минекеләре дә бар.

- Үзеңне романтик композитор дип атыйсың, ә егет кеше буларак син нинди?


- Үзең хакында сөйләве бик авыр. Уйлавымча, мин каршылыклы кеше. Бер яктан, мин прагматик һәм реалист, җирдә нык басып торырга яратам, һәрбер нәрсәне алдан уйлап, төгәл эшләргә кирәк дип фикерлим. Ә икенче яктан караганда, хыялый кеше, кечкенәдән үк олы сәхнәдән үземнең музыкам яңгыравын күз алдына китерә идем. Төрле шәһәрләрдә композитор булып йөрү, яңа шәхесләр белән аралашу мизгелләрен күзаллый идем инде. Шунысы кызыклы, хыялларым тормышка аша бара. Үз алдыма зур максатлар куярга яратам. Кайдадыр ишеткәнем дә бар: һәрбер зур ачышлар хыяллардан башланган дип.

- Эльмир, җитди әсәрләр язарга нәрсәләр этәрә?

- Адәм баласы өчен аның нинди мөһиттә яшәве мөһим. Мин профессиональ музыкаль белем алдым, һәрвакыт янәшәмдә кызыклы, белемле кешеләр булды. Сәнгатьтә төп кыйблам – бөек классиклар Моцарт, Шуберт, Рахманинов, Шостакович, Шнитке һ.б. Һәрвакыт әлеге шәхесләргә якынаерга , аларның дәвамчысы булырга телим. Уйланырга, фикер йөртергә, сорауларыма җавап табарга тырышам. Минем уйлавымча, чын рәссам һәрвакыт үсәргә һәм тирәнтенрәк сукаларга, үз иҗаты белән сораулар тудырырга һәм аларга җавап бирергә тиеш.

- Күпрәк нинди шагыйрьләргә игътибар итәсең?


- Шигъриятне бик яратам. Соңгы вакытта Есенин, Бродский, Хименас һәм Песоа әсәрләренә көйләр яздым. Татарлардан - Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Бикә Рахимова, Гөлшат Зәйнашева, Хәнәфи Бадиков шигырьләренә. Әсәрләрнең бигрәк тә фәлсәфи эчтәлеклесе, тормыш турында уйланулары, үлем, мәхәббәт - мәңгелек темаларына булганнарын өстен күрәм. Бөтен шигырьгә дә көй язып булмый, кайберләре аңа мохтаҗ та түгел. Миңа калса, музыка шигырьне көчәйтергә һәм кызыклырак итәргә тиеш. 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 22.05.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»