|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2008 Милләт
«ТАТАРЛАР-2008» БӘЙГЕСЕ БАШЛАНАЕл саен «Татарлар.ру» сайты оештыручы бу интернет-бәйгегә кандидатлар исемнәре һәм аңлатмалар tatarlar.ru@mail.ru адресына 15 гыйнварга кадәр кабул ителә. Тавыш бирү 2009 елның гыйнвар ае ахырына кадәр www.tatarlar.ru сайтында дәвам итәчәк. Фикер алышулар шул сайтның форумында бара. Фикерләрегезне “Матбугат.ру”да язсагыз да була. «Ел татарлары» — тансык, ирекле бәйге булырга тырыша. Нәтиҗәләрне кулланучылар фикере билгели. Алар тәкъдиме белән кандидатлар ярышка кертелә. Кулланучылар тавышы җиңүчеләрне ачыклый. Тавышлар саны автомат рәвештә хисаплана.
Бәйгенең номинацияләре:
«Татар җәмәгать эшлеклесе – 2008» «Татар иганәчесе – 2008» «Татар мәгърифәтчесе – 2008» «Татар артисты – 2008» «Татар сәясәтчесе – 2008» «Татар спортчысы – 2008» «Татар яшьләре лидеры – 2008» «Татар журналисты – 2008» «Татар коллективы – 2008» «Татар сайты – 2008»
Кулланучылар башка номинацияләрне дә тәкъдим итә ала. Кандидатлар саны өчтән ким булса, ул номинация тавыш бирүдә катнашмый. Иң күп тавыш туплаган кандидатлар «Татар ир-егете – 2008» һәм «Татар хатын-кызы – 2008» булып санала.
--- |
Иң күп укылган
|