поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.05.2013 Җәмгыять

“Калеб” яңа буын җыены тәүге очрашуга чакыра

Күптән түгел генә “Матбугат”ның игълан тактасында “Калеб” яңа буын җыенының тәүге очрашуы. Композитор Эльмир Низамов иҗаты белән танышу”, дигән игълан пәйда булды. Нәрсә соң ул “Калеб”, бу җыенның максат-бурычлары нидән гыйбарәт, тәүге очрашу нәрсәләр вәгъдә итә? Әлеге сорауларга җавап алу максатында без проектның авторы Гүзәл Сәгыйтовага мөрәҗәгать иттек.

“Татар мәдәниятенә яңа буын иҗатчылар килде. Яшь шагыйрь, язучылар, җырчы, композитор, рәссам, музыкант, артист, режиссерлар... “Калеб – яңа буын иҗатчыларны бер-берсе белән таныштыручы, аларны берләштерүче мәйдан буларак күзаллана. Аның идеясе март ахырында Казан дәүләт консерваториясендә җыр сәнгатенә багышлап оештырылган түгәрәк өстәлдә туды. Ләкин анда без шагыйрь, композитор һәм җырчыларны бер-берсенә якынайту турында сүз алып барган идек. “Калеб” исә киңәйтелгән вариант буларак барлыкка килде: монда без бөтен өлкәдәге иҗатчыларны да тупларга булдык. Бүген яшь талантлар бер-берсен бөтенләй белми диярлек, һәр иҗатчы үз казанында гына кайный: артистлар – театрда, вокалист, композиторлар – консерваториядә, рок төркемнәр – подвалларда, рәссамнар – остаханәләрдә һ.б. Аннан... яшьләрдә күңел төшенкелегенә бирелү, “мине күрмиләр, ишетмиләр” дип депрессиядән-депрессиягә яшәү дә еш күренешкә әйләнде. Ни өчен соң әле без иҗат кичәләрен уздыру өчен кешенең картайганын, 60, 70, 80 яшькә җитүен көтәбез?! Яшьләргә мәйдан бүген кирәк!

“Калеб”нең беренче очрашуы – композитор Эльмир Низамов иҗаты белән танышу рәвешендә узачак. Эльмир бүгенге көндә чит ил, Мәскәү, Петербургта үткәрелгән конкурсларда еш катнаша, җиңүләр яулый, Россия Композиторлар берлегенең “МОлот” яшь композиторлар бүлегенең Казандагы бүлекчәсен җитәкли. Ләкин татар дөньясы аны белми диярлек. 22 май көнне Камал театрының Кече сәхнәсендә уздыралачак кичәдә алар шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән беренче тапкыр очрашачаклар, ул үзенә күрә импровизация булыр дип көтелә. Кем белә, бәлки, әлеге иҗатчылар киләчәктә ниндидер уртак әсәрләр тудырыр?! “Калеб”нең беренче җыенында “Голос” проектының финалисты Эльмира Кәлимуллина да чыгыш ясаячак. Без аны хәзер барыбыз да яхшы беләбез, ләкин аның белән алданрак та таныша ала идек бит! Эльмира – Эльмир Низамовның “Алтын Казан” рок-операсында төп партияләрнең берсен башкарган вокалист, Эльмирның якын дусты. Очрашуда шулай ук Казан мөселман кинофестивале, “Созвездие-Йолдызлык” фестивальләренең даими алып баручысы Рүзил Гатин да катнаша. Ләкин алып баручы сыйфатында түгел, үз һөнәренең остасы – җырчы буларак (Рүзилне бу өлкәдә дә танытасы иде!). Шулай ук тамашачы ул кичне җырчы Айсылу Сәлманова, музыкант, яшь композитор Ильяс Камалның чыгышларын да бәяли алачак.

Сентябрь аеннан “Калеб”тә очрашуларны ай саен үткәрергә планнаштырабыз. Әлеге очрашулар төрле форматта узачак. Җыелу урыны да кичәнең формасына бәйле рәвештә үзгәрер дип көтелә. Билгеләнгән (әлегә кадәр юл салынмаган) мәйданнар да бар: Консерваториянең кече залы, Аксенов йорты, Сәйдәш музее, С. Гобәйдуллина исемендәге хәзерге музыка үзәге һ.б. Июнь аенда буласы очрашуны исә мин табигатьтә, ябык формада күрәм.

Бер ай элек интернетта вконтакте социаль челтәрендә “Калеб”нең группасы да эшли башлады. Чөнки айга бер тапкыр гына очрашулар ниндидер зур нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин, ә менә интернетта яшь талантлар, аларның иҗатлары, яңа әсәрләре белән таныштырып бару – һәрвакыт онлайнда калырга мөмкинлек бирә. Группада администраторлар булып шагыйрә Луиза Янсуар, журналистлар Алия Сабирова, Сөмбел Гаффарова, композитор Эльмир Низамовлар тора. Ләкин без башкаларның да материалларын рәхәтләнеп кабул итәргә әзер! 22 май очрашуыннан соң интернеттагы төркем тагын да активрак эшләп китәр дигән ышанычтамын. Калеб – йөрәк, күңел мәгънәсендә. Һәрбер иҗат әнә шул төшенчәләр белән бәйле түгелме соң?! Бу катлаулы заманда күңелләр өшемәсен, йөрәкләр серләшсеннәр иде!”



P.S.
“Калеб”нең логотибын Булат Гыйлванов эшләгән.


---
Матбугат.ру
№ --- | 20.05.2013
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»