21.05.2013 Язмыш
Зәңгәр чардуган (ХИКӘЯ)
Төркиядә яшәүче якташыбыз, Арча егете "Матбугат.ру" укучыларына үзенең хикәясен тәкъдим итә. Юридик фәннәр кандидаты, адвокат Фәнис Зыялының (Зыятов) "Зәңгәр чардуган" хикәясе сезнең хөкемгә.
Төркиядә Хокук Факультетында укыган егетнең, авыр уку елын бетереп ялга авылына кайту көне, ниһаять, килеп җитте. Кайтасы көнен берәүгә дә әйтмәде, сюрприз булуын теләде ул.
- Рәхмәт, абый, хәерле юл сезгә! - дип озатып җибәрде ул авыл юлына кадәр китереп куйган шоферга кул болгап.
Авылга кадәр барасы 3 чакрым hәм күчтәнәч тулы авыр сумка аның өчен берни дә түгел иде, чөнки ул авылына кайтты, туган авылына, тәгәрәп үскән җиләкле тау итәкләренә, тал-тирәкле вак балыклы су буйларына, гөмбәле агачлыкларына, кадерле ватанына, әби-бабайларының газиз туфрагына кайтты... “Туфрак”, “ватан” нинди изге сүзләр. Дошман хөҗүменнән, туфрагыбызга кызыгучылардан, Ходаем, үзең сакла!..
Cумкасын җилкәсенә асты да, тирән итеп сулыш алганнан соң, сөенә-сөенә мәчет манарасы күренеп торган газиз авылына таба юл алды. Егет, шатлыгыннан җырлап җибәргәнен сизми дә калды:
…Җырлый чишмә, сайрый кошлар,
Җырлыйлар арышларым.
Һава сыман кирәк миңа,
Өчилем тавышлары...
Көн бик матур, кояшлы иде. Бигрәк тә каурый болытлар арасындагы тургай сайравы күңелен канатландырды егетнең. Юл буендагы кыр чәчәкләренә кунган күбәләкләрне тотарга тырышып юлдан чыкканын сизми дә калды. Куе хәтфә үлән арасыннан тирә-якка сикерешкән чикерткәләрне күреп: “Ах, сез ялкау тәреләр,” - дип сүгеп тә алды. Юк, яратып кына ачуланды аларны егет, аның өчен хәтта юлдагы чокыр-чакыр да, туфрагының әреме дә, болынының йомраны да, чикерткәләрнең җырлавы да бик кадерле, ягымлы иде. Ул анысы табигатьнең матурлыгыннан ямь таба, хозур, җиңеллек тоя белә. Табигать белән серләшү, аралашуны ул балачактан үзлегеннән өйрәнде, бу табигатьнең кемнең яратканын еллар узгач кына аңлады.
Авыл белән олы юл арасындагы юл күрсәткеч ялгыз өянке агачына якынлашканын абайламый да калды егет. Тукта, тукта бу тирәдә аның туганының вафат булган урыны булырга тиеш. Әнә, әнә бит! Юлның сул ягында тирә-ягы чүп үләннәреннән чистартылган, тимерләргә чорналып үскән әрсез эт эчәгеләреннән арындырылган Зиннур абыйсының кечкенә генә зәңгәргә буялган чардуганы тора иде. Берничә көн элек кенә булса кирәк чардуганның эченә төрле төcле кашкарый чәчәкләре куелган.
…Зиннур абыйсын бик ярата иде ул. Тирә-як авылның иң озын мәhабәт гәүдәле, чибәр туганың белән ничек горурланмыйсың соң. Волейбол уйнаганда да тупка сукканда сикереп тормый, көрәк шикелле учлары белән берне генә тондыра торган иде... Эчкерсез, карусыз һәм бик тә мәзәк тулы шаян кеше иде мәрхүм. Әҗәле яшьли килде шул Зиннур абыйcының. Эх, нигә йоклап киттең икән син, тракторыңда?...
Алсу кашкарый чәчәгенә кунган күбәләк, егетне уйларыннан арынырга мәҗбүр итте. Ул ихтиярсыз гына ирененә йөзе буйлап тәгәрәп төшкән тозлы күз яшен сөртеп алды. Юк, юк, болай җебегән, елак түгел ул, нигәдер күңеле тулып китте егетнең. Аны елаткан Зиннур абыйсының теге дөньядагы хәле иде. Ул тагын зәңгәр чардуганга якынлашып ниләрдер пышылдады, битләрен сыпыргандай итте.
Егетне ул елларда бары тик туган авылының табигатe кенә аңлады, ул Рахман вә Рахим булган Аллаһ Тәгаләгә ялвара иде...
26.05.1999