поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.05.2013 Мәдәният

«Кадерле кадр» сәхифәсендә Дилбәр Әбүнәгыймова

Əлмəт драма театрының иң күп уйнаучы тырыш һəм талантлы актрисаларының берсе ул. Моңлы, тигез тембрлы матур тавыш, кереп адашырлык тирəн караш, кайнар темперамент. Өстəвенə, Дилбəрнең һəр күзəнəгеннəн саркыган ярату. Театрны, тормышны, артист белəн аралашу өчен күңелен ачкан тамашачыны ярату ул.

Сигез балалы гаилəдə дүртенче булып үскəн кыз биючелек турында хыялланган икəн. Тик җизнəсе, драматург Юныс Сафиуллин аңа театр училищесына укырга керергə тəкъдим итə. Шул киңəштəн башланган тормыш белəн əлегəчə яши Дилбəр. Шуның белəн бəхетле дə.



1.«1966 елның зəмһəрир суык 21 гыйнварында əтием Рəшит белəн əнием Халидə гаилəсендə дүртенче бала булып дөньяга килгəнмен. Сигезенче сыйныфны Казанга килеп, апа белəн җизни гаилəсендə яшəп тəмамладым. Аннан туп-туры Казан театр училищесына юл тоттым. Укытучыларым Гали Хөсəеновны, Рабит Батулланы, Шамил Бариевны, Гөлсем Исəнгулованы, Фирдəвес Əхтəмованы бары тик җылы хислəр белəн генə һəм сагынып искə алам».



2.«Мин авылымнан Казан каласына юл тотканда Айрат, Вахит, Илһам исемле өч энем, иң кечкенəбез – ике яшьлек сеңлем Рамилə, менə шулай əни кочагына сыенып калдылар. Əти тракторы белəн басуда эштə калгандыр инде, фотода юк. Абыйларым Булат белəн Расих, апам Рəсимə дə фотога элəкми калганнар».



3.«Студент еллары бик тиз узган да киткəн. Рəсимə апам белəн Юныс җизнəм мине үз балалары кебек карап укыттылар. Аларның уллары Алмаз белəн кызлары Айзидə күптəннəн буй җиткəн егет белəн кыз инде».



4.«Төрле төбəклəрдəн җыелган бу балаларның самими карашларын күрегез əле сез! Курсташларым белəн 1981 елда төшкəн фото».



5.«Училищены тəмамлаганнан соң режиссёр Рөстəм абый Абдуллаев Əлмəткə алып китте безне. Зур сəхнəдə беренче эшебез «Ə таңнар гүзəл тынлыкта иде» (А.Васильев «А зори здесь тихие») спектакленнəн соң төшкəн фото бу».



6.«Язмышым кушканы шул булгандыр инде, театрда шофер булып эшлəүче Айрат Əбүнəгыймов белəн 1990 елда гаилə кордык. 1991 елны кызыбыз Дилəрə туды. Ул быел Казан энергетика университетын тəмамлый. Ə улыбыз-тəмлебез Айзатны 2006 елны алып кайттык. Шаяртып: «Ике балам ике гасырныкы», – дим хəзер. Быел улыбыз беренче сыйныфка укырга керəчəк».



7.«Фатыйх Əмирханның «Тигезсезлəр»ендə башкарган Сəлимə роле иң уңышлы роллəремнең берсе дип əйтə алам. Бу фотода без Гөлчəһрə ролен уйнаган Наилə Нəҗипова белəн».



8.«Моннан берничə ел элек Əлмəт театрында Актаныш якташлар җəмгыяте очрашу уздырган иде. Бу матур кичəнең фотода саклануы – шатлык. Районның ул вакыттагы башлыгы Энгель əфəнде Фəттахов белəн бергəлəп төшкəн фото».



9.«Казан гастрольлəре безнең өчен һəрвакыт зур вакыйга һəм зур бəйрəм. Бу фотога Казанга килгəч сəхнə теленнəн укыткан легендар шəхес Асия апа Хəйруллина белəн төшкəн идек. Шулкадəр кызык үтə иде аның дəреслəре, хəзер шуларның берсендə генə булса да утырыр идем».



10.«Бу сəхифəне əзерли башлагач шуны ачыкладым – спектакльлəрдəн фотоларым бик аз икəн. Рольлəрем күп, югыйсə. Бу фотода мин Данил Салиховның «Сəер кеше» пьесасы буенча куелган спектакльдə Раушания ролендə».

Ялкынланып яшь кызларны уйнаганнан соң салмак ханымнарны, соңрак əбилəрне уйнарга күчү – театрда гадəти күренеш. Һəр театрда уйнап «картайган»нар да, уйнамый «картайган»нар да бихисап. Икəүдəн икəү сөйлəшкəндə Дилбəрнең күңелендə мондый борчылу – уйнамый «картаю» турындагы уйлар барлыгын да сиздем мин. Драматургия кытлыгы, иң беренче чиратта, артист язмышында чагыла шул. Театрларда урта яшьтəге актрисаларның саны, драма əсəрлəрендəге героинялар саныннан бик күпкə артык. Менə шундый арифметика борчый да инде актрисаны. Ə мин аңа уңышлар телим. Рольлəр көтү вакыты аларның уйналу вакытыннан күпкə, бик күпкə кыска булсын.


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Сәхнә
№ 4 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»