17.05.2013 Мәдәният
Казанда Ваһапов фестивале гөрләде (ФОТО)
Яшь, халыкчан җырчыларга зур сәхнәгә юл ачкан Р.Ваһапов исемендәге IX Халыкара татар җыры фестивале С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында аншлаг белән гала-концертын уздырды. Оештыручылар тамашачыларга чын мәгънәсендә җыр бәйрәме бүләк итте.
Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияты иҗтимагый фонды гамәлгә куйды. Быел фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла һәм Рәшит Ваһаповның тууына 105 ел тулуга багышлана. Казанда 23-25 апрель көннәрендә Рәшит Ваһапов исемендәге IX Халыкара татар җыры фестивале кысаларында яшь татар җырчылары конкурсы уздырылган иде. Жюрины татар җыры легендасы Илһам ага Шакиров җитәкләде.
Республика җитәкчелеге исеменнән фестивальдә катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде. Ул Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең татар җыр сәнгатендә үзенең лаеклы урыны булуын билгеләп үтте. “Фестиваль үзенең классик репертуары, зыялылыгы, затлылыгы белән аерылып тора. Ул төрле илләрдә татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә талантлы яшьләрне барлап, сәнгатькә тарта, татар җырының матурлыгын, моңын җиткерә”, - диде вице-спикер.
Конкурсның төрле еллардагы җиңүчеләре арасында төрле җанрларда иҗат итүче Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Сагынбаева, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Марсель Вәгыйзов, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Төхвәтуллин һәм башкалар бар. Конкурс аларга зур сәхнәгә чыгарга мөмкинлек биргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: лауреатлар арасында Башкортстан Республикасы, бигрәк тә Октябрьск музыка көллиятен тәмамлаучы талантлар шактый. Быел да искәрмә булмады: Фәридә Газзалова, Рәдиф Зарипов, Әлфия Сәетова күрше республиканы лаеклы тәкъдим итте, көчле башкару осталыгын күрсәтте. Быел конкурста лауреатлар 1-3 нче урыннарны бүлеште, Гран-при игълан ителмәде. Башкортстаннан Рәдиф Зарипов, Әлфия Сәетова, Казаннан Айгөл Хисмәтуллина, Айтуган Вәльмөхәммәтов беренче урынга лаек булды. “Әдрән диңгез”, “Уралым” җырлары, “Алтынчәч” һәм “Гөлйөзем” арияләре халык күңеленә хуш килде. Чыгышлар озак кул чабулар, җырчыларны сәхнәдән җибәрергә теләмәү белән үрелеп барды. Проект авторы һәм җитәкчесе Рифат Фәттахов бу уңайдан: “Сезнең кебек татар моңын кадерләп кабул итеп ала белгән тамашачы барында безнең киләчәгебез бар”, - дип белдерде. Фестивальне оештырудагы теләктәшлекләре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. “Чын сәнгать кешесенең бәхете үзеннән соң башлана. Яшьләрнең татар моңын сәхнәгә алып чыгуы – ул Рәшит Ваһаповның үзеннән соң килгән бәхете дип уйлыйм. Димәк, милләтнең, җырыбызның киләчәге бар”, - диде Р.Фәттахов. Концертта, шул бәйге лауреатларыннан тыш, Берлиннан виртуоз баянчы Айдар Гайнуллин, Прага дәүләт операсы примасы Галия Ибраһимова, татар телендә дә җырлар башкаручы рус егете Федор Тарасов, конкурсның алдагы ел лауреатлары Артур Исламов, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Руслан Сәйфетдинов, Айгөл Сагынбаева һ.б. катнашты. Галия Ибраһимова талантлы яшьләргә чит илләргә китмәскә, үз йөзен биредә – туган илендә табарга киңәш бирде. Гомерендә беренче тапкыр татар телендә башкарган “Ага сулар” җыры милләттәшләребезгә сәлам булып яңгырады.
Проект авторы һәм җитәкчесе Рифат Фәттахов сүзләренчә, фестиваль чараларының елдан-ел географиясе киңәя: узган елда Америкага кадәр барып җиткәннәр. Фестиваль оешканнан бирле Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Түбән Новгород, Пермь, Самара, Оренбург, Ижевск, Ульяновск, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе, Түбән Варта, Иркутск, Хельсенки, Берлин, Гданьск, Киев, Стокгольм, Рига, Таллин, Өремче (Кытай) шәһәрләрендә булганнар. 23 майда фестивальнең тантаналы концерты Рәшит Ваһаповның туган ягы – Түбән Новгород өлкәсенең Уразовка авылында узачак.
1. Фестиваль сәхнәсе.
2. Жюри әгъзалары.
3. Римма Ратникова
Конкурс җиңүчеләре:
4. Гөлсирин Абдуллина (3 урын)
5. Инсаф Бәдретдинов (3 урын)
6. Фәридә Газзалова (3 урын)
7. Артур Шугаепов (3 урын)
8. Динар Җусоев (3 урын)
9. Базарбай Морат (дипломант)
10. Айгөл Гардисламова (2 урын)
11. Венера Нәбиуллина, Айдар Рәкыйпов (2 урын)
12. Эльнар Сабирҗанов (2 урын)
13. Рәдиф Зарипов (1 урын)
14. Айгөл Хисмәтуллина (1 урын)
15. Айтуган Вәльмөхәмметов (1 урын)
16. Әлфия Сәитова (1 урын)
17. Проект җитәкчесе Рифат Фәттахов
18. Бәйрәм кунагы – Галия Ибраһимова (Прага)
19. Бәйрәм кунагы – Айдар Гайнуллин (Берлин)
Фестиваль лауреатлары:
20. Марсель Вәгыйзов
21. Сиринә Зәйнетдинова
22. Федор Тарасов
23. Айгөл Сагынбаева
24. Рөстәм Асаев
25. Илүсә Хуҗина
26. Артур Исламов
27. Алсу Сәйфуллина, Флорид Гыйздәтуллин
28. Ришат Төхвәтуллин
29. Руслан Сәйфетдинов
30. Филүс Каһиров
31. Филүс, Руслан, Ришат – фестиваль “йолдызлары”.
32. Җыр дәвам итә!