поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
17.05.2013 Матбугат

Казанда “Бәллүр каләм” бәйгесенең быелгы җиңүчеләре игълан ителде

Бүген “Пирамида”да “Бәллүр каләм–Хрустальное перо” XVΙ журналистлар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова искәртеп узганча, “Татарстан-Яңа гасыр” ТРК генераль директоры Илшат Әминов җитәкләгән конкурс комиссиясенә газеталарда дөнья күргән, радио-телевидение, Интернет мәгълүмат чараларында яктыртылган конкурс материаллары арасыннан иң лаеклыларын билгеләү җиңел булмаган.

“Зур күләмле материалларны карап, өйрәнеп, бәяләгән жюрига рәхмәт”, дип ул фикер алышулар барышында көчле дискуссияләр тууын, эшләрнең гадел бәя алуын ассызыклады.

Журналистика өлкәсендә озак еллар фидакарь хезмәт иткән ветераннар “Һөнәргә тугрылык өчен” дигән номинациядә билгеләп үтелә. Бу юлы җиңүче исеменә ике кеше – матбугат ветераны Венера Ихсанова белән “Татарстан” радиосы дикторы Тәлгать Хәмәтшин лаек булды. Аларга дипломнар һәм бүләкләрне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова белән Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов тапшырды.

“Журналистикада исем” номинациясе җиңүчеләре дип быел 7 кеше табылган. Алар – Владимир Белосков (“Земля-землица” газетасы), Елена Веселова (“Казан” телерадиокомпаниясе”), Николай Сорокин (“ИТАР-ТАСС” мәгълүмат агентлыгы), Сәрия Садрисламова (Ватаным Татарстан” газетасы), Ирина Заһретдинова (“Актаныш таңнары” газетасы”), Айрат Бик-Булатов “Татарстан” ДТРК), Ләйсәнә Садретдинова (“Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе). Җиңүчеләрне “Спортивное вещание” агентлыгы генераль директоры Василий Кикнадзе белән Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Рифат Сабитов котлады. Рифат Сабитов “Бәллүр каләм” бәйгесенең әһәмиятен югары бәяләде. “Күпчелек төбәкләр шуңа охшышлы бәйгеләр оештырып карады, ләкин барып чыкмады. Чөнки моңа теләк булу гына җитми, талантлы журналистларның күп булуы да кирәк”, дип ул Татарстанның мондый талантларга бай булуын искәртте. Кунак бәйге лауретларын котлап, иҗат уңышлары теләде.

Осталык бәйгесенең дистә еллык тарихы дәверендә беренче тапкыр быел анда баш мөхәррирләр өчен “Мөхәррир” дигән аерым номинация булдырылган. “Казан” телерадиокомпаниясенең яңалыклар бүлеге директоры Лилия Галимова белән “Знамя труда” (Әлмәт) газетасы баш мөхәррире Сария Исхакова аның беренче җиңүчеләре булды. Аларны мактаулы кунак - Евразия телевидение һәм радио халыкара академиясе (МЕАТР) вице-президенты Кипрас Мажейка котлады.

Быел өстәлгән икенче яңа номинация – “Медиапроект”. Ике проект авторлары әлеге номинациянең җиңүчеләре дип табылган. Алар - “Мультимедияле редакция-заман таләбе” проектын тәкъдим иткән “Зеленодольская правда”, “Зеленый дол” газеталары һәм “Яшел Үзән” телевидениесе һәм кызыклы конкурс-проектлар тәкъдим иткән “Акчарлак” газетасы.

Читтә яшәп иҗат итүче татар телле каләм ияләре өчен махсус булдырылган “Туган тел” номинациясендә бу юлы “Бәллүр каләм” һәм дипломны “Татарстан-Яңа гасыр” каналының Ульяновскидагы хәбәрчеләр пункты җитәкчесе Рәмис Сафин алды.

“ТР шәһәр, район, корпоратив ММЧ” номинациясе җиңүчеләре - алтау. Алар – “За нефть” газетасы (“Лениногорскнефть”), “Челнинские известия”, “Луч” ТРК (Әлмәт), “Маяк” газетасы (Азнакай), “Лениногорские вести”газетасы, “Чаян” журналы.

“2012: Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы” номинациясендә “Казан” журналы редакциясе белән “Болгар” радиосы хезмәткәре Ләйсән Староверова җиңүче дип табылган. Яшь талантларны барлау өчен гамәлгә куелган “Дебют” номинациясендә исә “Новый Зай” газетасы хәбәрчесе Дарья Герасимова белән “Чын Мирас” журналына тиңнәр табылмаган. “Объектив аша караш” номинациясендә “Вокруг света за 15 минут” программасы авторы, алып баручысы һәм видеооператоры Лилия Григорьева белән “Информпечать “Нократ” “Вятка” телеоператоры Алексей Шишмагаев билгеләп үтелде.

“Темасы җирле, осталык – башкаладагыча ” номинациясенә тәкъдим ителгән 23 эшнең өчесе генә җиңүче булырга лаек дип табылган. Аларның авторлары – “Теләче” газетасы җаваплы сәркатибе Фәнил Нигъмәтҗанов, “Нурлат” ТРК хәбәрчесе Ольга Логинова һәм “Саба дулкыннары” ТРК журналисты Әлфия Мөбәрәкова.

Ел дәвамында журналистлар һәм ММЧ һәрдаим игътибар үзәгендә булган шәхесләр “Бәллүр каләм” кысаларында аерым номинациядә билгеләнеп үтә. Ул номинация исеме элегрәк елларда “Ел шәхесе” дип аталса, хәзер “Танылу” дип атала. Бу юлы мәртәбәле жюри заман герое исеменә ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе, баш дирижеры Александр Сладковскийны иң лаеклысы дип тапкан.

Бәйгенең иң югары бүләге- Гран-прига исә озак еллар “Бугульминская правда” газетасын җитәкләгән Владимир Изергин лаек булды. Аңа ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Лада-Калина” автомобиле ачкычын тапшырды.


Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА
Татар-информ
№ --- | 17.05.2013
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы