поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июль
  • Алмаз Монасыйпов (1925-2008) - композитор
  • Данил Мостафин - дәүләт эшлеклесе
  • Хазбулат Шәмсетдинов - нәшир
  • Дилә Булгакова - шагыйрә
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
17.05.2013 Дин

Яулык бизәнү әйбере түгел

«Мине күргәч, аптырап калма. Мин иртәгә яулыгымны салып киләм», – дип хәбәр бирде беркөнне дус кызым. Университетта ничә ел бергә укыган, мәчеткә вәгазь тыңларга да бергә йөргән намаздагы иптәшем авызыннан чыккан яңалык чыннан да мине гаҗәпкә калдырды. Егетенең мөселман икәнен дә уйлап: «Ул нәрсә ди соң?» – дип сораганга: «Үзеңә кара дип әйтә», – дигән җавап ишеткәч бигрәк тә.

Әйе, диндә көчләү, мәҗбүр итү юк. Тик яшьтән мәчет-мәдрәсәгә йөреп, Ислам дине турында хәбәрдар булган дустымның кинәт кенә мондый карарга килүен аңлый алмадым. Икенче көнне кызлар төркеме арасыннан чак кына танып алдым мин аны. Чәчләре ясалып иң өстенә таралган, итәк тә тездән өскә менгән... Кием алыштырды дип кенә дуслыгыбыз бетмәсә дә, күңелем иптәшемнең бу гамәлен барыбер кабул итмәде. Ни хәл итәсең, яулык чөю генә иманны ныгытмый шул. Җаныбызны дини ризык белән дә гел туендырып торырга кирәк. Күпмедер вакыт үткәч, бәлки, бу кыз кабат үз юлына кайтыр, чөнки андый очраклар да юк түгел. Аллаһы Тәгалә аның өчен сәбәбен дә чыгарып куя бит.

Туры юлдан яздыручы кызыктыргыч нәрсәләр күп бүген. Шайтаннар да читтә йөрми, аяк чалырга гына тора. «Татар башын татар ашый» дигән бик начар әйтем бар халыкта. Ә бит бу чынлап та шулайга китте. Кемнәргәдер ярарга тырышып, Түбән Каманың бер мәктәбендә хиҗапны тыярга тырышуны нәрсә дип атап була? Татар-мөселман иленең уртасында урнашкан, күпчелек татарлар яшәгән шәһәрдә бит әле, җитмәсә. Иптәшләре яулык-хиҗап кия дип, балаларын «начар» диннән сакларга тырышумы бу? Ярар, намазны тыйсыннар да ди (бер Аллаһ хөкемдар), ә кием укуга комачау итми бит югыйсә. Без дә – 15ләп яулыклы кыз – хөкүмәт мәктәбендә укыдык. Барыбыз да мәктәпне «дүрт»ле, «биш»легә тәмамладык. Өстәмә дини белем алу мәктәп тормышында кайнарга безгә һич тә комачауламады.

Фәлән еллар элек, Коръән ашына барып, бер татар апасыннан: «Кызыма да, улыма да гел тукып торам: ерак торыгыз ул дини кешеләрдән, сектантлар бит алар. Хәзер цивилизацияле чорда яшибез ич», – дигән сүзләреннән әни үртәлеп кайткан иде. Ул вакытта: «Кызым, сиңа бик авырга туры килер инде. Ярый ла яныңда иманлы, аңлаучан кешеләр булса», – дип борчылучы әнием бүген: «Аллага шөкер, синең өчен күңелем тыныч», – дип утыра. Ә теге апаның улы эчкечелеккә чыкты, кызы ирсез бала үстерә. Безне «фанатиклар» дип атаган апабызны Аллаһы Тәгалә туры юлга кертте: намазда, мәчеттә гыйлем ала. Эх, әзрәк кенә алдан тәкәбберләнмәгән булсак та бит, терсәк якын – тешләп булмый. Гайбәт түгел, сөенеп тә язмыйм, ләкин гыйбрәт алырга була.

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, кереп киттем әллә кайларга... Әйе, кызыктыргыч нәрсәләр күп бүген. Боларның барысын да Аллаһ безгә сынау өчен биргән. Дөрес, яулык бәйләү әле ул син мөселман дигән сүз түгел, шайтан вәсвәсәсеннән яулык саклап кала алмый бит. Бу дөнья зиннәтләренә бирешмәс өчен иман һәм аны һәрвакыт ныгытып тору кирәк. Ләкин хиҗап кию өчен дә күп көч сорала. Ә аннан баш тарту... Бу инде шайтанның башлаган зур эше. Ярый ла моның белән генә туктап калса... Ә намаздан аерса? Мөртәд (диннән чыккан кеше) хәленә төшерсә?

Әлбәттә, кызлар арасында яулыкны кызык өчен генә бәйләүчеләр дә юк түгел. Үз башына яңа маҗара эзләп йөргән мондый кызны үземнең дә очратканым булды. Ярты ел төренеп йөргән ул танышым беркөнне «Вконтакте» битендә бизәнгән-ясанган, яулыксыз төшкән фотосын куйды. Фото астында иптәшләренең соклану һәм сөенү тулы сүзләре: «Син нинди гүзәл», «Сиңа болай бигрәк килешә, гел шулай йөр», «Йөргәнсең инде бөтен матурлыгыңны яшереп!» һ.б. Танышымның күңеле булган: барысын рәхмәткә күмде. Татар дусларының шушындый сүзләре арасында рус милләтеннән булган егетнең сүзләре игътибарны җәлеп итте: «Ты же мусульманка, тебе нельзя такие фотки выставлять». Акыллы киңәшкә рәхмәт җавабы гына күренмәде... «Нәрсә булды?» – дигән соравыма исә танышымның: «Бу вакытлыча гына», – дигән җавабы килде. Әйе, чынлап та вакытлыча гына булды, ахрысы, икенче очрашуыбызда ул инде яулыктан иде. Ләкин интернет челтәрендәге фотосын гына алып атмады, «якын» дусларын борчуга саласы килмәгәндер инде. Ә бәлки, яулыгын тагын салгандыр...

Бер киеп, бер салырга яулык бизәнү әйбере түгел. Ул – яшәү рәвеше. Хиҗап кидең икән, рәхим ит, Ислам куйган таләпләрне дә үтә. Җил искән уңайга авышып, кеше сүзенә карап йөрергә дин уен нәрсә түгел бит. Кеше сүзеннән куркыр урынга, Аллаһтан куркырга кирәк. Бәлки, шул вакытта адашкан юлдан туры юлга чыгарга сукмак табылыр... 


Мәрьям АБДУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы