поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.05.2013 Сәясәт

Әхсән Баянның вафат булуын Татарстанда белми калганнар

Тукай премиясе лауреаты, язучы Әхсән Баян 8 майда Татарстанның Кама Тамагы районында тормыш иптәше янына җирләнгән. 86 яшьлек язучының вафаты турында Татарстан язучылар берлеге, рәсми мәгълүмат чаралары да хәбәр итмәсә дә, бу турыда Башкортстанның «Кызыл таң» газеты яза.

Татар әдәбияты зур югалту кичерде. Якташыбыз, Татар­станның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Баян вафат булды.

Әхсән Фәтхел­баян улы Баянов 1927 елның 8 декабрендә Башкорт­станның Илеш районы Әшмән авылында туган. 1943 елда күрше Ишкар авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, берничә ел колхозда эшли, аннары 1947-50 елларда район үзәге Югары Яркәйдәге Мәдәният йортында художество җитәкчесе була. Шунда ул төп эшеннән аерылмыйча урта мәктәпне тәмамлый. Бер ел авылында укытучылык иткәннән соң, 1951 елда Казан дәүләт универ­ситетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1956 елда университетны тәмамлаганнан алып Әхсән Баянов озак еллар журналистика өлкәсендә эшли. 1956-1962 елларда “Социалистик Татарстан” гәзите редакциясендә хәбәрче, әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире була. 1962-1966 елларда “Казан утлары” журналының җаваплы секретаре, 1977-1981 елларда журналның баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкара.

Әхсән Баянов иң элек шигъри әсәрләре белән танылган әдип. Аның шигырьләре матбугатта 1951 елдан күренә башлый. 1959 елда исә “Диңгез шавы” дигән беренче җыентыгы басылып чыга. Аның күпсанлы лирик һәм фәлсәфи-публицистик ши­гырьләре, балладалары, “Яшел мәйдан”, “Диңгез шавы”, “Мират”, “Сез аңларсыз мине”, “Сәяхәтнамә”, “Һәйкәл”, “Кышкы чәчәкләр” һәм башка поэмалары татар поэзиясендә күренекле урын алып тора.

Әхсән Баянов проза һәм драматургия жанрларында да нәтиҗәле эшләде. “Яшьлегемне эзлим”, “Дүрт монолог”, “Тау ягы повесте”, “Төлке тоту кыен түгел”, “Тавыш — табигать бүләге”, “Аязучан болытлы һава”, “Аргы яр” повестьлары һәм Кама буендагы гигант төзелешләрне гыйбрәтле язмышлар аша гәүдәләндергән “Ут һәм су”, “Таш китап” романнары укучыларда һәм әдәбият сөючеләрдә зур кызыксыну уятты.

Әхсән Баяновның шигырьләре урыс теленә дә тәрҗемә ителгән.

Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Әхсән Баянов “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән, аңа шулай ук “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Татарстанның халык шагыйре” дигән мактаулы исемнәр бирелгән. Әхсән Баянов — Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты да.

Әхсән Баянов 8 майда Татарстанның Кама Тамагы районында тормыш иптәше янына җирләнде, дип яза «Кызыл таң».

Чыганак: Татар заманы 


---
Матбугат.ру
№ --- | 16.05.2013
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»