13.05.2013 Медицина
Табиб ялгышының бәясе– кеше язмышы
Табиблар үз бурычларына салкын карыйлар дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Шикаятьләр саны да арта бара. Медицина хезмәткәрләрен дөрес дәваламауда, ялгыш диагноз куюда, операция уңышсыз булуда гаеплиләр.
«Табибның ялгышырга хокукы бармы?» дигән сорауга җавап бирү гаять кыен. Бер яктан караганда, һәркем хата җибәрә ала кебек. Әмма, икенче яктан, кеше сәламәтлеге сагында торучыларның мондый ялгышлары кеше гомере белән бәяләнә ала.
Авырулар акча янчыгымы?
Саулык саклау өлкәсендәге аянычлы хәлләр барчабызны да тетрәндерә. Телевидение әледән-әле шундый очраклар турында сөйләп тора. Берәүнең табиб ялгышы аркасында баласы гарип калган, икенчесе вакытында дөрес дәва алмыйча, үлеп киткән. Боларны ишеткәч, табибларга мөрәҗәгать итәргә дә куркып торасың кайвакытта.
Алай дисәң, сыйфатлы дәвалау өчен мөмкинлекләр зур бездә. Белгечләр биш елдан биш елга белемнәрен күтәреп тора, хастаханәләр авырудагы бөтен үзгәрешне ачыкларга мөмкинлек биргән камил җиһазлар белән тәэмин ителгән. Ел саен бу максатларга дәүләт казнасыннан миллиардлар бүлеп бирелә. Авыруны тиешле итеп дәвалау өчен ни җитми соң?! Кызганычка, үз эшләренә намуссыз караган табиблар бар.
Тормышта авыруларга акча янчыгы итеп кенә карау очраклары шактый еш күренеш. Табиб һәм шәфкать туташларының чирлеләргә кешечә мөнәсәбәте конверт калынлыгы белән билгеләнә бүген. Күчтәнәч бирмәгән пациентларга исә борылып та карамыйлар. Авыруны өстән-өстән генә, аннан-моннан тикшерү аяныч нәтиҗәләргә китерә дә инде. Болай була торып, әлбәттә, бернинди модернизация дә ярдәм итмәячәк.
“Сатып алынган” дипломлар кеше гомерен өзә
Социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча Россиядә яшәүче һәр икенче кешегә гомерендә бер генә тапкыр булса да табиб хатасы белән очрашырга туры килә. Әмма судка мөрәҗәгать итүчеләр бик аз. Ел саен табибларга каршы бары 700гә якын дәгъва белдерелә. Күпчелек очракта бу мөрәҗәгатьләр сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм үлем очраклары белән бәйле.
Табиб хаталарының күбесе тәҗрибә булмаудан һәм «сатып алынган» дипломнар аркасында ясала дип саный россиялеләр. Илдәге халыкның 60 проценты табибларга ышанса, 28 проценты исә аларга ышанычын югалткан.
“Табиб хаталары” иминиятләштереләчәк
Күптән түгел Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы табиб хаталарыннан мәҗбүри иминиятләштерү турындагы закон проектын иҗтимагый фикер алышуга чыгарды. Әгәр табиб ялгышлык җибәреп, авыруга зыян китерә икән, бу зыян махсус иминият акчасыннан капланачак. Пациент үлгән очракта аның якыннарына 2 миллион сум күләмендә компенсация түләнәчәк. Инвалид булып калганда – 0,5-1,5 млн.сум түләү каралган. АКШ, Канада, Бөек Британия, Германия, Швеция, Финляндия, Яңа Зеландия һәм Австралиядә мондый тәҗрибә кулланыла инде. Бездә бу законнны гамәлгә кертү кирәклеге турында берничә ел элек сөйли башладылар.
Әмма табибның гаебен исбатлау бик авыр. Медицина хезмәткәрләре «үзләренекенә» сүз әйттерми. Авыру тарихын да, анализ нәтиҗәләрен дә үзгәртеп язу берни тормый бит аларга. Шуңа да законны илебездә “эшләтеп” җибәрү шактый кыен булачак, ди белгечләр.