11.05.2013 Җәмгыять
Рафаил Хисамов: “Музейда идеалистлар эшли”
Чистайда “аяклы энциклопедия яши”. Ул Борис Пастернак мемориаль музеенда эшли. Әгәр бу музей бүген тел очында һәм баш әйләндергеч уңышка ирешә икән, монда, һичшиксез, безнең героебыз Рафаил Хисамовның өлеше зур.
Берничә мисал: Алексеевск районына сәфәргә чыккан Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин Чистайга туктала һәм биш минутка Пастернак музеена кагылып чыгарга була. Рафаил Хисамов аңа сәгать ярымлык экскурсия оештыра. Нәтиҗәдә бер атнадан соң республика бюджетыннан музей йортында яшәүчеләргә фатирлар бирү өчен 9 млн сум акча бүлеп бирелә. Премьер-министр Илдар Халиков исә шундый ук экскурсиядән соң ремонт өчен финанс ярдәме оештыруга вәгъдә бирә. Вәгъдә үтәлә: бер айдан соң төбәк бюджетыннан 8 млн сум акча килә. Аның экскурсиясендә мин дә катнаштым. Нәтиҗәдә Пастернак иҗатына гашыйк булдым һәм Рафаил Хисамов тормышының кайбер сәхифәләре белән таныштым.
– Рафаил Хәмитович, Чистайның бай тарихы халыкка тиешенчә җиткереләме?
– Бу юнәлештә эш күптән алып барыла. Бүген Чистайда музей берләшмәсе бар. Ул әлегә Б.Пастернак мемориаль музеен, Өяз шәһәре музеен һәм Укытучы йорты музеен берләштерә. Алга таба ул үз канаты астына 15ләп музейны алыр дип көтелә. Ә төп республика проектлары – Болгар һәм Свияжскины торгызу эшләре төгәлләнгәч, Президент Чистай шәһәренә алынырбыз дип өметләндерде. Мөгаен, тарихны торгызырга алынгач, төрмә тарихы, дворян көнкүреше, сәүдәгәрлек эше, янгын куркынычсызлыгы һәм башка күп кенә музейлар барлыкка килер... Болар бар да тормышка ашкан очракта, Чистай Алабуга музей-тыюлыгына кергән музейлар саныннан калышмас. Фәкать бу эшләрне үз иңнәрендә күтәрерлек кешеләр генә булсын. Чөнки оештыру бер хәл, аны эшләтеп җибәрү, профессиональ югарылыкка күтәрү күпкә катлаулырак. Пастернак музее әнә шундый югарылыкта. Әмма бит моңа 22 ел дәверендә ирешелгән.
– Тарихи шәһәр буларак Чистай моңа лаек...
– Чистай – бик борынгы шәһәр. Аңа хәтта меңнән артык ел дип әйтеп була. Бу һавадан алынган сан түгел, ә табылдыклар, фәнни тикшеренүләр белән расланган факт. Биредә ике дистә елдан артык галим Наил Нәбиуллин эшли. Нәкъ менә ул Юкәтауда казу эшләре алып бара. Юкәтау шәһәрлеге табылдыклары Чистайга 1070 ел тирәсе икәнлеген ачыклады. Юкәтау кенәзлеге Болгардан соң сәяси һәм икътисадый яктан икенче урында булган. Ләкин безнең меңьеллык билгеле бер сәбәпләр аркасында билгеләп үтелмәгән.
– Сезне “аяклы энциклопедия” дип йөртәләр. Сездәй кешене музейда нәрсә бәйләп тота?
– Һәрхәлдә, хезмәт хакы түгел инде. Мин монда 8 мең сум акча алам. Бу – 23 ел эшләү дәверендә эшләгән кеше лаек дип табылган сумма. Ә пенсиягә кадәр сәгать заводында генераль директор ярдәмчесе булып эшләдем. Анда кичләрен эшләдем һәм җитди вәкаләтләргә ия идем. Заводның икенче, өченче сменалары миңа буйсынды. Шуңа күрә эш хакы яхшы булды. Ул вакытта музейга хезмәт хакы алыр өчен кереп тә тормый идем. 30 ел буе заводта эшләгәндә гаиләм мохтаҗлык кичермәде. Бүген исә музей хезмәткәрләренең хезмәт хакын кимсетерлек дәрәҗәдә түбән дияр идем. Минеке ярый әле, әле генә эшкә килеп урнашканнарныкы 7 меңгә дә тулмый. Бу җәһәттән без бик нык артта калдык. Хезмәт хакларын 10-20 процентка арттырырга карар кылган очракта да, мәсьәлә хәл ителмәячәк. Укытучы, тәрбиячеләрнең хезмәтен бәяләделәр, анысы әйбәт. Ә музей хезмәткәрләре элек ничек иде, шулай калды. Сәбәбе гади: без бит куркыныч та тудырмыйбыз, таяныч та була алмыйбыз. Без – җәмгыятьнең аңлаешсыз катлавы. Музей хезмәткәрләре беркайчан да протест белдермәячәк. Аңа эшләргә теләмисең икән, ял ит дип әйтү дә ансат. Дөрес, мин Эрмитаж кебек эре музейларны исәпкә алмыйм. Анда башка система, чөнки алар коммерцияле эш алып бара. Һәм алар кунакка килгәч безнең шундый эш хакына риза булып эшләвебезгә берничек тә ышанмыйлар. Ә без эшлибез һәм ничек кенә әле! Чөнки музей үзенә сирәк очрый торган идеалистларны яки бөтен нәрсәгә төкереп бирә торган идиотларны җәлеп итә (көлә).
– Пастернак музее беркайчан да буш булмый. Бу аның үзенчәлегедер, мөгаен. Сез моңа ничек ирештегез? Чөнки күпләр халык музейга йөрми дип зарлана бит.
– Без фәкать халык артык күп килә дип кенә зарлана алабыз. Ә музейларның буш тору-тормавы музей хезмәткәрләренең үзләреннән тора. Чөнки һәр җирлекнең, һәр музейның үз “фишка”сы бар.
Безгә Пастернакның Нобель премиясе лауреаты булуы да ярдәм итте. Ләкин бу да иң мөһим факт түгел. Без музейны беренче көннән үк кызыксындырырлык итеп эшләтеп җибәрә алдык. Кем ул Пастернак? Монда килгән кеше бу сорауга җавап таба. Без эшне шундый итеп оештырдык, ул Чистайның брендына әйләнде. Ә бит монда килгәннәрнең 90 проценты Пастернакны белми. Өлкәннәр бәлки ниндидер җәнҗаллы вакыйганы хәтерлидәдер, ә яшьләр “Доктор Живаго” романын да белми, шигырьләреннән дә бихәбәр.
– Ә “кара исемлек”кә ничек эләктегез?
– КФУның тарих-филология факультетын тәмамлагач, 1974 елда Чистай кичке мәктәбендә эшләдем. Аннан төрмә мәктәбе директоры вазыйфасын башкардым. Ләкин китәргә туры килде... Үзенә күрә сәбәпләре бар иде. Стандарт фикер йөртмәгән кеше ул елларда “Черек күл”нең “кара исемлегенә” эләгә иде. Хикмәт шунда, 1978 елда Чистай төрмәсенә Владимир шәһәреннән сәяси маддә белән хөкем ителгәннәр кайта башлады. Мин шуларның кайберләренә ярдәм иткәндә тотылдым. Ярдәм бик гади: аларга сораган китапларын юнәтеп тапшыра идем. Ә бу – кагыйдәдән тайпылу дигән сүз. Лаеш шулпасын эчәргә туры килде.
– Кагыйдә бозган кешене ничек шундый төшемле эшкә алдылар соң?
– 30нчы елларда шундый гыйбарә бар иде: “Блат Совнаркомнан югарырак”. Әнә шул блат ярдәмендә эшле булдым. Ә болай мине беркайда да эшкә алмадылар. Заводта, бәхеткә, элеккеге коллегаларым – укытучылар эшли иде. Кайсы – тәэмин итү бүлеге, кайсы конструкторлык бюросы җитәкчесе. Дусларым эшкә алгач, орган кешеләре мине эштән җибәртергә тырышмады. Чөнки моннан да куылсам, мин инде өлгереп җиткән антисоветчик була идем. Алар моны аңлады булса кирәк... Ә болай артыңнан бер саплам да калмыйча күзәтче йөргәнен тою бер дә күңелле булмады. “Черек күл”дә КГБ рәисе урынбасарының сорау алганы истән чыга торган түгел. Тоткын булудан чак-чак котылып калдым.
– Кемгә булышу өчен кыен ашадыгыз?
– Журналист, әдәбият белгече һәм тарихчы Сергей Григорьянцка (“Азатлыкның алтын каләме” WAN халыкара премиясе лауреаты – ред.) китап тапшырдым. Ә танышу болай булды. Аның камерадашы, чып-чын җинаятьче Грибоедовның “Горе от ума” әсәре буенча бик яхшы инша язып килде. Анда яңа фикер, яңа уй ярылып ята иде. Укыдым да, күзләрем маңгайга менде. Мондый фикерне хәтта әдәби мәкаләдә дә табып булмый иде. Моны XIX гасыр башындагы четерекле вакыйгаларны аңлаган кеше язганлыгы ап-ачык. “Укучым” дөресен әйтергә мәҗбүр булды. Ул кем язганлыгын “тиште”. Күрәсең, моның буш вакытта рецензия язарга теләге булмаган, ә Григорьянц кызык табып, сырлап биргән. Шул кеше аркылы ул Достоевский китабын соратты. Гап-гади, совет чорында басылган басма. Авторның “Записки из мертвого дома”, “Братья Карамазовы” әсәрләре укыту программасына кермәгән, әмма тыелмаган иде. Ул алардан өзекләр сайлап кайбер мәсьәләләрдә җинаятьчеләрнең күзен ача иде. Кеше хокуклары өчен көрәшеп, ул монда да күп нәрсәләргә иреште. Анда тоткыннар сәгать “колаклары” ясый иде. Григорьянц аркасында эш бүлмәләрендә тиешле яктылык булды. Ул китапханә фонды турында да кайгыртты. Аны этап белән лагерьга озатканда төрмә җитәкчелеге иркен сулап куйды. Ләкин озакка түгел, бер елдан соң аны кабат бирегә кайтардылар... Монда бик күп акыллы башлар срокларын тутырды. Алар арасында Сергей Ковалев (совет диссиденты, СССРда, соңрак Россиядә хокукларны яклау хәрәкәте әгъзасы, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе – ред.), сәламәт кешене сырхау дип язудан баш тартканы өчен медицина фәннәре докторы Анатолий Корягин да бар иде. Хәзер Корягин Швейцариянең Цюрих шәһәрендә укыту эшләре алып бара. Ә Михаил Казачков Принстонның Гарвард университеты профессоры. Төрмәдән чыккач ул музейга килеп теләкләрен язып калдырды.
– Үткәннәрегез кызыклы...
– ...һәм караңгы. Без – берничә төрле караш яшәгән чор кешеләре. Көндәлек совет тормышы ул бөтенләй башка төрле. Анда халык бер-берсенә кешелекле иде. Чөнки барысы да бертигез булды. Мин заводта эшләдем һәм 180 сум акча алдым. Ә баш инженерның хезмәт хакы 240 тәңкә иде. Күрәсез, минекеннән әллә ни артык түгел. Төп проблема – фатир алу. Анысын 20 елдан соң булса да алып була иде. Совет чорында барысы да тыйнак яшәде. Анда супер байлар, урта хәллеләр һәм бик нык ярлылар юк иде. Бусы ул чорның плюсы дисәк, минусы – югарыдагыларның сәяси уеннары булгандыр. Алар авантюрасы халыкка кыйммәткә төште. Әйтик, Әфган сугышы... Халык белән исәпләшеп тормадылар. Җыеп әйткәндә, мин ул системаны да, бусын да яратмадым.