09.05.2013 Җәмгыять
Габделхак Абдуллин: Дошман үтергәнче ата иде...
Ленинград блокадасы һәм Курск дугасындагы канкойгыч бәрелешләрдә катнашкан, дошман яулап алган ил һәм шәһәрләрне азат итеп, фашистларны куа-куа Австриягә кадәр барып җиткән батыр йөрәкле Габелхак Абдуллин һаман да егетләр кебек нык әле. Тиздән 92 яшен тутыра димәссең дә...
Габделхак абый Сарман районындагы иң хөрмәтле сугыш ветераннарының берсе. Бөтен гомерен башта туган илне фашистлардан азат итүгә, аннары исә Зур Нөркәй авылында балалар укытуга багышлаган мактауга лаек шәхес ул.
Сугыш башлану хәбәрен Габделхак абый Пермьдә эшләгән вакытта ишетә. «Бу куркыныч хәбәр бик тиз таралды. Шул ук көнне безне дошманга каршы сугышырга «өйрәтә» башладылар. Көндез эшлибез, ә төннәрен исә мылтыктан атарга, окоплар казырга, штык белән һөҗүм итәргә өйрәнәбез. Шул рәвешле, аз йокларга, шуңа да карамастан үзебезне яхшы хис итәргә өйрәндек. Һәм менә 1942 елның көзендә - сугышның иң кызган вакытында барыбызны бергә җыеп фронтка озаттылар», - дип сүзен башлады Габделхак абый.
Аларны Мәскәүдән ерак түгел Кержач районына китерәләр. Бомбага тотудан калган хәрабәләрне күреп, барысы да бер мәлгә сүзсез кала. Тик озак уйланып торырга вакыт булмый, эшләргә кирәк. Барысын бергә җыеп, ниндидер бер амбарга урнаштыралар. Аннары исә яшь солдатларны роталарга билгеләү башлана. Урта белемле егетләр химротага эләгә. Габделхак абый да шулар арасында. Әгәр дә химия сугышы башлана калса, беренче булып сугышка нәкъ менә алар керергә тиеш була. Шул ук көнне ротага химия дәресләре бирә башлыйлар. Дошман нинди агулы газлар кулланырга мөмкин, ничек һөҗүм итәчәк, нинди бомба һәм снарядлар файдаланачак - солдатлар шулкадәр күп мәгълүматны кыска вакыт эчендә ятларга тиеш була.
1943 елның башында Сталинград сугышы тәмамлана. Габделхак абыйлар беренче җиңүгә шатланырга да өлгерми, аларны бернинди кисәтүләрсез генә сугышның иң кызган урыны - Ленинградны азат итәргә төньяк-көнбатыш фронтка китерәләр. Яшь солдатлар Сталинградтан Гвардия исеме алып кайткан дивизиягә барып кушыла. Нәкъ менә шул вакыттан алып сугыш тәмамланганчыга кадәр Габделхак абый дошман белән көрәшнең нәкъ үзәгендә кайный, әҗәлдән бер адымда гына йөри, иптәшләре, көрәштәшләренең үлеме белән очраша, бер-бер артлы сызгырып узучы бомба, мина, снарядлар шартлавы исә көндәлек ишетелә торган тавышларга әверелә.
Ловать елгасы янындагы сугышны бүгенгедәй хәтерли Габделхак абый. «Елганың бер ягында дошман, бер ягында без. Максат - шушы елганы кичәргә, дошманга һөҗүм итәргә һәм шул рәвешле Ленинградны азат итәргә. Әйләнә-тирәдә сазлык, юллар юк. Юл дигәнең - бүрәнәләрдән генә салып куелган сукмак, машиналар да шуның буенча гына уза. Без әзерләнеп бетәргә дә өлгермәдек, дошман һөҗүмгә күчте... Кая барырга, нишләргә? Салынган юлдан аз гына кырыйга чыктыңмы, шундук сазлыкка кереп батасың. Һөҗүм дә итә алмыйбыз - пушкалар, тракторлар барысы да батып калган... Көч-хәл белән урманга күчерделәр үзебезне. Ул чактагы югалтуларны сөйләп кенә бетерерлек түгел. Шулай да соңрак Ловать елгасын кичүгә ирештек», - дип сөйли ветеран.
Озак та үтми Габделхак абыйлар дивизиясен Курск дугасына күчерәләр. Сугышка әзерлек эшләре өр-яңадан башлана. «Химрота буларак, без һәрвакыт разведкада булырга тиеш. Дошман белән безнең арада 1-2 километр ара бар. Ул нейтраль зона дип атала. Төннәрен шул зона буйлап дошманга таба шуышабыз. Кулда - махсус прибор. Әгәр дә дошман ялгыш кына сизеп алса, башың бетте. Шундук пулеметлардан ата башлый да, яралаганчы яки үтергәнче ата да ата, ата да ата... Яраланучылар да, үлеп калучылар да күп булды», - дип искә ала Габделхак абый.
Курск дугасында сугыш бик каты була ул чакта. «Сталинград сугышы белән бер булды ул, бик көчле булды. Тик дошман безне кисеп ала алмады, киресенчә, без аларны чигенергә мәҗбүр иттек. Орел һәм Белгород шәһәрләрен дошманнан арындырдык. Бу - СССР өчен бик зур җиңү иде. Мәскәүдәге беренче салютны шуның хөрмәтенә аттырдылар. Ә сугыш кырындагыларның ничек сөенгәнен белсәләр иде, ул хисне сүз белән генә аңлатырлык та түгел...», - дип елмая элеккеге химик-разведчик.
Мин Габделхак абыйдан: «Сугышта иң исеңдә калган вакыйганы сөйлә әле», дип сорыйм. Аның йөзе шундук җитдиләнә, уйчанланып китә. Бераз уйланып торгач, сүз башлый: «Ул чакта дошман Днепрның аръягына чыгып туктады. Андагы урынны бик каты ныгытканнар иде алар. Без алар артыннан килеп Днепрның бу як ярына урнаштык. Ара 10 километр чамасыдыр, мөгаен. Бервакыт шулай тыныч кына эшләп йөргәндә безнең өстән нимесләрнең “Рама” дигән разведчик самолеты очып узды. Эчтән генә: “Әһә, бу бер-бер нәрсә эшли инде хәзер”, - дип уйлап куйдым.... Мин машина өстендә эшләп маташам, 5 метр чамасы ераклыкта гына пешекче һәм ике солдат төшке аш пешерәләр. Шулвакыт нәрсәдер “чож” итеп китте. Мин шундук аны-моны сизгәндәй чокырга сикердем. Төшеп җитәргә дә өлгермәдем, баш очымда снаряд шартлады. Пешекче һәм солдатлар утырган урынның нәкъ үзәгенә барып төшкән иде. Аз гына соңлаган булсам, мин дә шулар белән бергә һәлак буласы булганмын...”
Габделхак абый исән кала. Дошман артыннан куып Днепрны да кичә, Бессарабия (хәзерге Молдавия), Румыния аша уза, Венгрия башкаласы Будапештны алу өчен барган зур канкойгыч сугышта да катнаша Җиңү көнен исә Австрия җирендә каршылый солдат. Ул турыда сөйләгәндә, Габделхак абый яшәреп киткәндәй була, күзләрендә очкын кабына, елмаеп җибәрә. “Сугыш беткән көнне мәңге онытасым юк. Солдатлар сөенечтән һавага ата. Шул пулялардан озак кына бөтен дөнья яктырып торган иде”.
Сугыштан исән-имин кайтуы турында Габделхак абый: “Аллаһы Тәгалә саклады инде мине” дип әйтә. Медальләре, рәхмәт хатлары бик күп аның.
15 май көнне хөрмәтле сугыш ветераны 92 яшен тутырачак. 58 ел бергә торган сөекле хатыны Мәсрүрә апаны гына бик юксына инде (хәләл җефете 2009 елда вафат булган). Аның турында сәгатьләр буе сөйләргә дә риза Габделхак абый. “Бик бәхетле гомер кичердек, икебез дә укытучылар. Бөтен кеше ай-ай матур парлар инде сез, дип әйтә иде”, - дип сөйли ул Мәсрүрәсе турында.
Сугыш афәте белән күзгә-күз очрашкан Габелхак абый бик бәхетле гомер кичерә бүген. Балалары тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши ул. Өч баласы да “әткәй безгә кил, юк, безгә кил” дип өзелеп торалар. Бәхетле картлык менә шул буладыр инде ул. Балаларыңа терәк һәм киңәшче булып тагын озак еллар яшә әле, Габделхак абый!
1
2
3